Моңсу һәм шатлыклы тантана

2013 елның 28 мае, сишәмбе
 

Бу бәйрәм тантанасы һәрвакыт моңсу да, шатлыклы да.  Моңсу, чөнки  балачак, мәктәп, яраткан укытучылар белән аерылышасың. Шатлыклы, чөнки егет-кызларны алда яңа, мөстәкыйль, кызыклы тормыш көтә.

Балык бистәсе гимназиясендә  бу бәйрәмгә һәрвакыт ныклап әзерләнәләр. Быел да ул  дулкынландыргыч узды.

Гимназиялеләрне котларга  район башлыгы урынбасары  Р.Гыйльманов та килгән.

–Сезне зур эшләр көтә. Сез безнең киләчәгебез, өметебез. Һәрберегезнең тормышта  дөрес юл сайлап, аннан туры баруыгызны телим.  Имтиханнарны уңышлы бирегез,–диде ул чыгарылыш сыйныф укучыларына.  Аннары Р.Гыйльманов “Елның иң яхшы укытучысы–2013” республика конкурсы лауреаты Л.Крюковага  кыйммәтле бүләк  тапшырды. Район администрациясе  гимназияне дә   бүләксез калдырмады.

Бу көнне  гимназиянең актлар залында  күп котлаулар, җылы сүзләр һәм  теләкләр яңгырады. Чәчәкләр, музыка һәм җырлар күп булды.  Төрле номинацияләрдә җиңгән укучыларга да бүләкләр тапшырылды. Иң яхшылар истәлекле дипломнар алдылар.

Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котларга  һәм  агитация  эше үткәрергә Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы вәкилләре дә килгәннәр иде.  Анда укучылар  җыр-биюдә үзләренең  сәләтләрен күрсәттеләр.

Традиция буенча 1 нче  сыйныф укучылары да  котладылар. Алар күңелле әдәби монтаж әзерләгәннәр.

Менә соңгы кыңгырау да яңгырый.  Ул егет һәм кызларга  мөстәкыйль тормыш башланганын хәбәр итә.

Рәхмәт сезгә, укытучылар

Менә  соңгы кыңгырау да яңгырады. Балаларыбыз тормышындагы  тагын бер чор тәмамланды. Бер яктан  аларның бу көнгә белем эстәп, уңышларга ирешеп килүе  шатлыклы күренеш, әлбәттә. Ә менә  балачак белән, икенче туган йортка әйләнгән мәктәп белән хушлашу  күңелсезрәк инде. Әйе,  вакыт ага да ага.  Әле кайчан гына  улларыбызны, кызларыбызны  беренче сыйныфка алып килгән идек.  Укытучылары Галина Емельяновна Сорокина аларны  үзенеке кебек кабул итте. Зур тырышлык белән хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтте, белем омтылышына нигез салды. Без моны 11 ел дәвамында тойдык. Сыйныфны бүлгәч икенче группа  балаларны Любовь Ивановна Смолина укытты.  Мондый укытучыларга эләгүләре белән балаларыбыз бәхетле булды, әлбәттә.  Урта һәм өлкән сыйныфларда Ольга Николаевна Мокеева,  Наталья Ивановна Гыйззәтуллина “сыйныф әниләре” булдылар.  Алар җитәкчелегендә балаларыбыз  яңа белемнәр алдылар.  Үзләре өчен ачышлар ясадылар.  Күз алдыбызда елдан-ел белемнәрен тирәнәйттеләр.  Мәктәп тормышы кызыклы, вакыйгаларга бай, онытылмас булды.  11 ел сизелми дә узып китте.  Бу юлны  җиңел дип әйтеп булмый. Әмма кызларыбыз һәм улларыбыз  аны лаеклы рәвештә уздылар.  Инде менә мәктәп, балачак белән хушлашыр вакыт та җитте. Бу көннәрдә ата-аналарның күңелләре  барлык укытучыларга, директор Галия Зәйнетдинова җитәкчелегендәге мәктәп коллективына  рәхмәт хисләре белән тулы. Алар  балаларыбызга ныклы белем бирү өчен көчләрен, вакытларын кызганмадылар. Хезмәтләре, түземлекләре, гаделлекләре, кайгыртучанлыклары өчен зур рәхмәт үзләренә. Без балаларыбызның Балык бистәсе  2 нче мәктәбендә укулары белән  горурланабыз.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле  Наталья Вячеславовна  Соловьева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Мансур улы Садыйковның  “Соңгы кыңгырау” тантанасында ясаган чыгышлары безнең күңелдәге  уй-теләкләрне чагылдырды кебек.  Фән олимпиадаларында–белемгә омтылышлары, спорт бәйгеләрендә максатчыл тырышлыклары белән призлы урыннар яулаган укучыларның киләчәктә дә сынатмасына  ышанычларын белдерде алар.  И.Садыйков бер төркем укучыларга район мәгариф бүлеге, спорт һәм яшьләр эше бүлегеннән  Мактау грамоталары, ДОСААФ, “Форпост”, хәрби комиссариаттан патриотик рухта тәрбияләнгәннәре һәм  бәйгеләрдә нәтиҗәле күрсәткечләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.

Әйе, “Соңгы кыңгырау”  гадәти бәйрәм генә түгел. Бу  11 ел  буе  армый-талмый белем биргән гадел, сабыр мөгаллимнәргә карата рәхмәт хисләре  дә ташыган көн. Чыгарылыш укучыларының укытучыларына булган ихлас рәхмәт сүзләре  җырларында, шигъри юлларында чагылды. Йөзләрдә никадәр елмаю булса да күңелдә мәктәп белән хушлашу моңсулыгы иде. Соңгы кыңгырау  чыңы чыгарылыш укучыларын яңа тормыш юлына да дәште сыман.

Рәсемнәрдә: тантаналардан күренешләр.

Вячеслав Родионов.  

Таңсылу Минһаҗева.                                                                                                                   

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International