Соңгы елларда безнең районда мәдәният һәм спорт өлкәләрендә мәгълүм үсеш күзәтелә. Спортчыларыбыз, үзешчән артистларыбызның республика күләмендәге ярышларда, иҗат фестивальләрендә, конкурсларда җиңү яулаулары моны ачык дәлилли. Район башлыгы И.Валеев адресына да республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан Рәхмәт хатлары килеп тора.
ТР Премьер-министры урынбасары, ТР татар-башкорт спорт көрәше федерациясе президиумы рәисе М.Әхмәтовтан килгән хатта мондый юллар бар: “...2013 елда татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе 5 ярыш үткәрде. Сезнең җитәкчелектәге Балык бистәсе районы җыелма командасы яхшы нәтиҗәләргә ирешеп барлык ярыш йомгаклары буенча 10 нчы урынны алды (2012 елда 14 нче урында иде). Бу спорт төрен үстерүгә өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм һәм район көрәшчеләренең уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйм”.
Икенче хат традицион мәдәниятны үстерү республика үзәге директоры Ф.Завгаровадан килде. Ул район башлыгына халык иҗатын үстерүгә һәрьяклы ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт җиткерә. “... “Шома бас” республика смотр конкурсын йомгаклау турында жюри карары белән “Камские звездочки” балалар бию коллективына (җитәкчесе Ә.Шәвәлиева) икенче дәрәҗә лауреат исеме һәм кыйммәтле бүләккә сертификат бирелде. Жюри биюләрнең оригинальлеген, сәхнә костюмнарының төрлелеген билгеләп үтте. Сезгә сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез”.