Кешеләр сәламәтлеге хакына

2013 елның 21 мае, сишәмбе

Узган җомга көнне Югары Тегермәнлек авылында капиталь ремонттан соң  җирле амбулаторияне  ачу тантанасы булды.

Кайчандыр бу зур бинада районның иң яхшы участок больницасы урнашкан була.  Ул 1965 елда ачыла. 2003 елда биредә “Акчарлак” социаль приюты  эшли.  Шунда ук халыкка  медицина ярдәме дә  күрсәтелә. Әмма еллар узу белән амбулаториягә капиталь ремонт таләп ителә.

Капиталь ремонт барлыгы 2 миллион сумга төшә.  Төзүче-подрядчылар (ООО “Строитель-5”, җитәкчесе Ф.Заһидуллин) зур күләмле эш башкарганнар.  Стеналарны, түшәмне, идәнне ремонтлаганнар, тәрәзәләрне алыштырганнар. Башка  санитар-техник эшләр үткәргәннәр. Хәзер амбулатория  тышкы  яктан гына түгел,  ә эчтән дә  заманча төскә кергән. Биредә аптека пункты, клиник лаборатория, карау кабинеты, 5 урынга көндезге стационар, балалар табибы,  гомуми практика табибы кабинетлары һәм  яхшы гына җиһазландырылган башка  бүлмәләр дә бар.  Амбулатория  Югары һәм Түбән Тегермәнлек авылларында яшәүче 1200 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Бирегә шулай ук  якын тирә авыллардан да дәваланырга киләләр.

Амбулаторияне ачу тантанасына  ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.Җәләлетдинов та килгән.

–Республикада  авыл халкына медицина ярдәме  күрсәтүнең сыйфатын арттыруны максат итеп куйган махсус программа уңышлы гына тормышка ашырыла,–диде ул. –Авылда  медицина хезмәте күрсәтү шәһәрнекеннән ким булырга тиеш түгел.  Амбулаториядә  дәвалаудан бигрәк  авыруларны  кисәтүгә, профилактикалауга зур игътибар бирелергә тиеш.

–Бездә кешеләрнең  сәламәтлеген саклау юнәлешендә зур эшләр башкарыла,–дип  дәвам итте тантаналы митингны район башлыгы И.Валеев. –Яңа ФАПлар төзелә, заманча медицина җиһазлары, машиналар алына,  медицина учреждениеләре  капиталь ремонтлана. Болар барысы да Президентыбыз һәм республика хөкүмәтенең даими ярдәме, кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе. Шулай ук амбулаторияне  сыйфатлы һәм тиз срокларда ремонтлаган төзүчеләргә рәхмәтемне белдерәм.

Җавап сүзе белән ООО “Строитель-5” җитәкчесе Ф.Заһидуллин чыгыш ясады. Аннары җирле халык исеменнән  колхозның элеккеге баш ветеринары Г. Шәфигуллин сөйләде.

Кызыл лента  киселгәннән соң кунаклар бина белән таныштылар, кабинетларны карап чыктылар, медицина хезмәткәрләре белән фикер алыштылар. Сүз уңаеннан, Р.Җәләлетдинов  амбулатория өчен заманча медицина җиһазлары алуда  булышачагын белдерде.

Бина янәшәсендә җирле үзешчәннәр концерт күрсәттеләр. Кыскасы, бу көнне Тегермәнлектә  чын бәйрәм булды.

Рәсемнәрдә: тантанадан күренешләр.

 

Вячеслав Родионов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International