Соңгы вакытларда Иске Арыш авылы шатлыклы, куанычлы олуг вакыйгаларга тиенеп кенә тора.
Ике ел элек кенә авылга асфальт юл керде. Аннан килә, заманча Мәдәният йорты пәйда булды. Һәм дә авыл халкы янәдән бәхетле сәгатенә килеп иреште: биредә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасына Рәсәй Федерациясенең сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Каграманян, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, районыбыз башлыгы Илһам Валеев килгән иделәр.
–Мондый ФАП районда узган ел Иванаево авылында файдалануга тапшырылган иде. Ул безгә дә, халыкка да нык ошады. Җылы, заманча җиһазланган. Бу инде соңгы еллардагы сезнең өчен өченче бәхетле кичерешләрегез вакыйгасы. Куанычын күреп, сәламәт яшәгез,–диде район хакиме.
Рәсәй, Татарстанның олы кунакларын да авыл халкының шатлыгын сокланулы хисләрдә уртаклаштылар.
–Монда авыртып килегез, димибез, авыртмас өчен профилактик максатларда йөрегез бирегә,–диделәр алар.
Ә пунктта чыннан да кешенең сәламәтлеген кайгырту өчен бик кулай шартлар тудырылган. Ике миллионнан артык суммага төшкән бу объектны “Стройтитан” төзү оешмасы аякка бастырган. Янкормаларын торгызу, агачлар утырту, канализациясен булдыру, су, газын кертү мәсьәләсе–район үзәк хастаханәсе өлешендә. Кыскасы, бер дигән объект пәйда булды авылда. Авыл халкының сөенече ташып торганлыгын тантанага таягына таянып килгән әби-бабайларның күзеннән дә абайларга мөмкин иде.
–Шөкер, авылыбызның өмете бар. Оланнар бәхетенә дә яшәсен төбәгебез,–диде алар. Амин, диясе генә кала. Авылның яшәренә ышаныч бар бүген. Ни әйтсәң дә, республикабызга шактый гына шәхесләр бүләк иткән авыл да бит әле ул. Алга таба да әлеге төбәктә кеше дигән олы, изге исемне тугры саклаучылар аз булмас дигән фикердә кайтыр юлга кузгалдык.
Вазыйх Фатыйхов.
Рәсемдә: район башлыгы И. Валеев Мәскәү кунагы белән.