18 май көнне Яңа Арыш урта мәктәбе базасында яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча районыбызның ачык беренчелеге булып узды.
Әлеге көн мәктәптә “Сәламәтлек көне” дип игълан ителде һәм ул табигать кочагында авылыбызның иң матур җирләреннән берсе–Сабантуй мәйданында уздырылды. Бу бер дә гаҗәп түгел. Чөнки безнең көрәшебез дә Сабантуй мәйданнарыннан чыгып сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелде, Рәсәй күләмендә дә танылды. Ә бу ярышлар озакламый гөрләп узачак. Милли бәйрәмебез Сабантуйга менә дигән әзерлек тә булды инде.
Ярышлар Яңа Арыш урта мәктәбендә татар-башкорт спорт көрәше түгәрәге оешуга 20 ел тулуга да багышланган иде. Шуңа да юбилей бәйгесенә ике дистә ел эчендә әлеге түгәрәктә шөгыльләнеп район, республика, Россия, дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән 40 ка якын якташыбыз, танылган көрәшчеләр дә кайтты. Алар яулаган җиңүләрне, дәрәҗәләрне санап кына да бетерерлек түгел. Шунысы куанычлы, әлеге ярышларның төп спонсорлары да көрәшче егетләребез булды. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче шәхси эшмәкәрләр Илназ Галимов, Айнур Мифтахов бәйгене чын мәгънәсенә бәйрәмгә әверелдерделәр.
Җиңүчеләр Мактау грамоталарына, медальләргә, кыйммәтле бүләкләргә, җиңүче команда Күчмә Кубокка ия булды. Махсус бүләкләрне шулай ук элеккеге шәкертебез, спорт остасы Рәнис Шәрипов һәм авылыбыз эшмәкәре Рәмзил Әхмәтвәлиев тапшырдылар. Яңа Арыштан Риназ Гобәев “Иң чиста көрәшүче”, Салават Әхмәтвәлиев “Иң яшь көрәшче”, Олы Елгадан Илназ Галиуллин, Яңа Арыштан Илсаф Ишмөхәммәтов “Җиңүгә омтылыш өчен” призларына лаек булдылар.
Югарыда телгә алынган спонсорларга, “Рацин” дәүләт-унитар предприятиесе генераль директоры Әсгать Шәрәповка яшь буынны тәрбияләүдә, милли көрәшне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен районның барлык яшь көрәшчеләре һәм тренерлар исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Менә алар яшь батырлар:
32 кг.
1. Айрат Әхмәтҗанов (Биектау).
2. Рәзил Хәсәншин (Котлы Бөкәш).
3. Илгиз Садриев (Олы Елга).
36 кг.
1. Ислам Шәрәфиев (Биектау).
2. Нияз Хисмәтов (Бәтке).
3. Илшат Кәримов (Биектау).
40 кг.
1. Илнур Мөхәммәдиев (Урахча).
2. Азат Әхмәтҗанов (Шомбыт).
3. Ислам Ситдыйков (Яңа Арыш).
45 кг.
1. Рәҗәб Әхтәмов (Яңа Арыш).
2. Радик Пчелаков (Шомбыт).
3. Айдар Гарипов (Шомбыт).
55 кг.
1. Дилүс Гыйлемханов (Яңа Арыш).
2. Марсель Шәфыйков (Котлы Бөкәш).
3. Фаил Гарифуллин (Күгәрчен).
60 кг.
1. Риназ Гобәев (Яңа Арыш).
2. Инсаф Баһавиев (Ямаш).
3. Алмаз Хәмәтханов (Юлсубино).
65 кг.
1. Илфар Садыйков (Яңа Арыш).
2. Илшат Мусин (Яңа Арыш).
3. Булат Хисмәтов (Бәтке).
70 кг.
1. Фәндүс Зарипов (Яңа Арыш).
2. Алексей Тимофеев (Шомбыт).
3. Ислам Абдуллин (Котлы Бөкәш).
75 кг.
1. Алмаз Гыйлаҗиев (Биектау).
2. Инсаф Мөсәгыйтов (Иске Арыш).
3. Илсаф Әхмәтҗанов (Яңа Арыш).
75 кг. югары
1. Салават Закиров (Иске Арыш).
2. Рафыйк Гайфиев (Котлы Бөкәш).
3. Инсаф Вәлиев (Яңа Арыш).
Командалар арасында келәм хуҗалары–Яңа Арыш көрәшчеләре 430 очко туплап беренче урынны алдылар. Икенче урынга 194 очко белән Биектау командасы чыкты. Котлы Бөкәш, Шомбыт мәктәбе командалары өченче урында калдылар.
Айрат Садыйков,
Яңа Арыш мәктәбенең физкультура укытучысы.