1 июнь–Балаларны яклау көнендә Балык бистәсенең үзәк стадионында бәйрәм тамашасы булып узды. Район үзәгендә, тирә-як авылларда яшәүчеләр бу көнне билгеләп үтү өчен гаиләләре белән килгәннәр иде.
Бәйрәмнең төп геройлары балалар булды, әлбәттә. Кызлар һәм малайлар күңелле ял итсеннәр өчен чараны оештыручылар мавыктыргыч уеннар, конкурслар әзерләгәннәр. Стадиондагы махсус мәйданчкта йөзләгән бала хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Берәүләр дротик ыргытты, икенчеләр туп белән кәрзингә тидерүдә ярыштылар. Җиңүчеләргә сувенирлар, бүләкләр бирелде.
Мәйданның икенче ягында балалар концерт куйдылар. Биредә шулай ук район күләмендәге иҗат конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Балалар әкият персонажлары белән фотоларга төштеләр. Һәрвакыттагыча асфальтка рәсем ясау конкурсында бик күп балалар катнашты. Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар төсле акбурлар белән берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясадылар.
Футбол кырындагы зур концертта төрле фестиваль һәм конкурсларда җиңүчеләр чыгыш ясадылар. Балаларны яклау көне гаилә белән тәңгәлләштерелә. Башкача мөмкин дә түгел шул. Нык гаиләдә генә балалар бәхетле була бит. Традиция буенча бу көнне икенче балалары туган ата-аналарга район Пенсия фонды идарәсе начальнигы М.Валеева һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин ана сертификатлары тапшырдылар.
Аннары Балык бистәсе һәм Лаеш районнары яшь футболчылары арасында ярышлар булып узды. Балыкбистәлеләргә стеналар да булышты булса кирәк. Ике яшь группасында да алар җиңү яуладылар.
Традиция буенча мондый бәйрәм чараларына республикабыз башкаласыннан да кунаклар килә. Район башлыгы И.Валеев, ТР Дәүләт Советы депутатлары В.Васильев һәм А.Самаренкин бәйрәмдә катнаштылар. Балалар мәйданчыгында ата-аналар белән сөйләштеләр. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм күңелле булды.
Вячеслав Родионов.
“Яшьлек” стадионында бәйрәм