ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Бу атна башында район фермерлары һәм крестьян хуҗалыкларының конференциясе узды. Әлеге чарада район башлыгы Илһам Валеев, Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Кече Әшнәк авылының “Н.Закирова” крестьян-фермерлык хуҗалыгы берничә ел инде, салым түләүләре һәм хезмәт хакы буенча бурычсыз эшли.

Халкыбыз гомер буена оныта алмый торган истәлекле вакыйгалар күп хәзер. Ленинград блокадасының 900 көнгә сузылуын бу көннәрдә бөтен илебез халкы бик олылап билгеләп үтә. Районыбызда да бүген андый алты ветеран яши.

30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Котлы Бөкәш эшләүче фермерлар Илдус Шакиров белән Дамир Ногманов бүген тулы канлы тормыш белән яши. Нәкъ элеккеге чорлардагы кебек эшләүчеләрнең тормыш-көнкүреш хәлен һәм яшәү шартларын яхшырту буенча да кайгыртучанлык күрсәтәләр. Әнә, узган ел гына фермерлык хуҗалыгына эшкә килгән бер гаиләгә торак йорт биргәннәр, үзләренә күрә барлык уңайлыклары булган тулай тораклары да бар. Быел да алар ике йорт төзергә планлаштыралар.

Кеше гомерен, саулыгын саклауга барлык белемен, гомерен багышлаган, Гиппократ анты биргән, хөрмәткә лаеклы табиблар барыбыз өчен дә кадерле. Күбебез аларга бурычлы. Шундый мактауга лаек, районыбызда, хәтта республикага билгеле шәхесләр Рәсимә һәм Мөнир Мингалиевлар.


27
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Үткән атнаның ял көнендә христиан динен тотучылар зур бәйрәмнәрен–Качмануны билгеләп үтү өчен Чулман елгасына, Олы Кульга авылындагы Изгеләр чишмәсенә коенырга һәм изге су алырга килделәр. Ни кызыклы, бәкегә су чумларга килүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. «Крещение суыклары» быел да чын мәгънәсендә үзенең кырыслыгы белән аерылып торды. Әмма диненә бирелгән, гореф-гадәтләрен сакларга омтылган халыкны салкыннар гына куркыта алмады.

Күп балалар бәләкәй вакытта укытучы, табиб, артист булырга хыялланалар. Ә Гөлчирә апа инде башлангыч сыйныфларда укыганда ук пешекче һөнәренә мөкиббән була. 7 балалы ишле гаиләдәге 4 кызның иң кечкенәсе булганга күрә, аңа авыр эшләр бик тәтеми дә. Ләкин кул арасына керә башлауга ук кыз әнисе янында аш бүлмәсендә кайнаша. Бик тә ашарга пешерергә ярата ул.

Узган ел районыбызның Ямаш-Күки, Олы Әшнәк–Кече Әшнәк, Мам.Каз. Чаллы–Бикчурай, Шомбыт–Шестая Речка, Котлы Бөкәш–Бирдебәк авыллары арасында асфальт юллар түшәлде.

22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Кыш көне автомобиль белән идарә итүнең үз кыенлыклары бар. “Корыч ат”ыңны тиешенчә дагаламасаң, ягъни кышкы шипалы шиналар кидермәсәң юлга чыкмавың хәерлерәк инде. Югыйсә берәр фаҗигагә юлыгасыңны көт тә тор.


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Балык бистәсе 2 нче мәктәбе Татарстан Республикасында “Өстенлекле мәктәп” программасы буенча эшләүче уку йортлары исемлегенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International