Юл ваемсызлыкны кичерми

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Кыш көне автомобиль белән идарә итүнең үз кыенлыклары бар. “Корыч ат”ыңны тиешенчә дагаламасаң, ягъни кышкы шипалы шиналар кидермәсәң юлга чыкмавың хәерлерәк инде. Югыйсә берәр фаҗигагә юлыгасыңны көт тә тор.

  Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миннеханов чираттагы брифингны юкка гына “Шипыларсыз шанс юк!” дигән лозунг астында үткәрмәде инде. Ул журналистларга кыш көне җәйге шиналар белән йөрүнең нинди фаҗигаләргә илтүе турында сөйләде.

 Декабрьнең ике көнендә генә дә 3 авариядә 8 кешенең гомере өзелгән. Сәбәпләре уртак–авариягә юлыккан машиналарның шиналары кышкы юл шартларына туры килмәү.

 Менделеевск районында бер автомобильче руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Җиңел машина йөртүче һәм аның ике пассажиры шунда ук һәлак булалар. Өченче пассажир больницада үлә. Бактың исә машинаның кышкы шиналарының протекторы 1 миллиметр да калмаган, шипалары да коелып беткән. Ә ул кимендә 4 миллиметр булырга тиеш. Үтә дә ваемсызлык үрнәге инде бу. Ни кызганыч, йөзәрләгән машина шундый “пеләш” көпчәкләр белән йөри бирәләр. Өстәвенә арткы күперчегенә ике төрле шиналар урнаштырылган. Мондый машина тизлекне кинәт арттырганда яки кискен туктатканда рульгә бөтенләй буйсынмый башлый инде.

Югары Ослан районында бер яшь хатын шулай ук каршы як хәрәкәт полосасына чыгып икенче бер җиңел машина белән бәрелешә. Ана һәм аның өлкән кызы шунда ук һәлак булалар. Бер яшьлек кызын исә махсус креслода утырган булу гына коткарып кала. Бу очракта машинаның кышкы көпчәкләре булган булуын, әмма алгы көпчәкләрдә генә. Бу шулай ук һичбер кагыйдә кысаларына сыймый. Күчәрләренә төрле типтагы шиналар куелган машина кышкы юлда шулай ук руль идарәсен тыңламый. Менә сез кыш көне бер аягыгызга яхшы сырлы турист ботинкасы, икенчесенә пляж шлюпкасы киеп чыгып карагыз әле. Машина да нәкъ шулай инде.

Кыш көне җәйге шиналар белән йөргән өчен нибары 500 сум штраф каралган. Бу күп түгел әлбәттә. Шуңа күрә күпләрне куркытмыйдыр да бәлки. Ә менә кышкы юл ваемсызларны бик каты җәзаларга, хәтта үлемгә дә дучар итергә мөмкин бит. Шуны онытмыйк!

Айрат Сафиуллин,

район ЮХИДИ бүлеге начальнигы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International