Кеше гомерен, саулыгын саклауга барлык белемен, гомерен багышлаган, Гиппократ анты биргән, хөрмәткә лаеклы табиблар барыбыз өчен дә кадерле. Күбебез аларга бурычлы. Шундый мактауга лаек, районыбызда, хәтта республикага билгеле шәхесләр Рәсимә һәм Мөнир Мингалиевлар.
Аларның тормыш һәм хезмәт биографияләре дә күпләр өчен үрнәк. Гаиләдә ике апасыннан соң әтисенең гаилә нәселен дәвам иттерүчесе, сөенече булып дөньяга туа Мөнир. Ләкин Мөниргә 3 яшь тулганда илдә сугыш башлана. Әтиләре беренчеләрдән булып фронтка китә. Озак та үтми, гаиләдә олы апасы вафат була. Ә беркөнне исә фронттан әтиләренең батырларча һәлак булу хәбәре килә.
1946 елда авылдагы башлангыч мәктәпне тәмамлаган Мөнир, соңрак Олы Әшнәк мәктәбендә җидееллыкны, аннан 12 чакрым ераклыктагы Олы Солтан урта мәктәбен дә уңышлы тәмамлый. Әтисез үскән малайга тормыш арбасын күп тартырга туры килә. Көзге-кышкы суыклар, язгы-бозгы сулыкларда чабата киеп, аркага бәрәңге белән алабута, әзрәк он катыштырган күмәч тутырылган биштәр асып Солтанда фатирда торып укулар, керосин лампасы яктысында ярым салкын өйдә дәрес хәзерләүләр–барысы да бүген ачы хатирә булып бәгырьгә уелган. Мәктәптән соң Казан медицина училищесына укырга керә Мөнир. Анда ике ел укыгач армия сафларына алына. Солдат хезмәтен Ерак Көнчыгышта–Кытай чигендә үткәрә. Биредә күп кенә иптәшләренә медицина ярдәме күрсәтергә туры килә аңа. Командирлардан һәм җирле халыктан да күп рәхмәт сүзләре ишетә ул, “Безнең доктор” дип йөртәләр аны.
Армия сафларыннан кайткач Кече Әшнәк, Олы Солтан авылларында ФАП мөдире булып эшли. 1962 елда исә Казан медицина институтының кичке бүлегенә укырга керә. Укыган вакытларында институтның анатомия кафедрасында өлкән лаборант хезмәтен башкара. Әлеге уку йортында белем алучы Актаныш кызы Рәсимә белән дә шул елларда таныша ул. Мәхәббәттә аңлашкан яшьләр 1968 елның маенда гаилә коралар. Укуларын тәмамлагач аларны юллама буенча Лениногорск районының Бакирово шифаханәсенә эшкә билгелиләр. Әмма туган як барыбер үзенә тарта икән шул. 1972 елның сентябрь аеннан район үзәк хастаханәсендә эшли башлый алар. Рәсимә Мингалиева белемле, тәҗрибәле гинеколог буларак райондашларыбыз арасында танылу ала. Ә Мөнир озак еллар табиб-рентгенолог хезмәтен башкара, поликлиника мөдире, соңрак баш табиб ярдәмчесе булып эшли. Ә 2002 елдан район суд медицина экспертиза бүлеге мөдире ул. Бу җаваплы һәм тынгысыз хезмәтне дә намус белән башкара. Күпме йокысыз төннәре, тынгысыз көннәре әлеге эштә узган табибның. “Мине кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең тормыштан тиз туюлары, яшәүнең рәхәтен, кадерен белмәүләре нык уйландыра соңгы вакытларда. Яшь буынның, 15-30 яшьлекләрнең үз-үзләренә кул салулары ешайды”,–ди ул борчылуын белдереп.
Бар гомерләрен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган, “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесен йөртүче, республика сәламәтлек саклау министрлыгыннан күп тапкырлар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән Мөнир һәм Рәсимә Мингалиевларның хезмәт һәм тормыш юллары да күпләр өчен үрнәк. Алар икесе дә шактый еллар инде ислам кануннарын үтәп намазга бастылар. Рәсимә хаҗ кылып, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем алды. Бүгенге көндә район үзәк мәчетендә дип-әхлак дәресләре алып бара. Икесенә 104 ел хезмәт стажы булган, фәрештәләргә хас чиста, саф күңелле табибларга халкыбызның рәхмәте чиксез. Саулык, бәхет аларга һәрчак юлдаш булсын.