Үткән атнаның ял көнендә христиан динен тотучылар зур бәйрәмнәрен–Качмануны билгеләп үтү өчен Чулман елгасына, Олы Кульга авылындагы Изгеләр чишмәсенә коенырга һәм изге су алырга килделәр. Ни кызыклы, бәкегә су чумларга килүчеләрнең саны елдан-ел арта бара. «Крещение суыклары» быел да чын мәгънәсендә үзенең кырыслыгы белән аерылып торды. Әмма диненә бирелгән, гореф-гадәтләрен сакларга омтылган халыкны салкыннар гына куркыта алмады. Бәйрәм уңаеннан бу көнне Чулман ярындагы Храмда тантаналы гыйбадәт кылу башкарылды. Ә Чулманда су керер өчен бәке алдагы көннең яртысында ук әзер иде инде. Аны соңгы ун елда Юрий Караганов җитәкчелегендәге “Круг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре әзерли. Хәтердә сакланганча, алар аны төзелә торган Храмның стеналары күтәрелгән 2004 елда беренче тапкыр уйганнар иде. Шул еллардан бирле балыкчылар һәр елда төшү баскычлары, чишенү-киенү палаткалары булган бәке төзеп райондашларыбызны сөендереп киләләр. Быел исә бу изге эшне Юрий Чернеев, Валерий Ермолаев, Леонид Галямов, Максим Мыльников, Анатолий Вотяков, Геннадий һәм Денис Подгорновлар, Сергей Бибаков һәм Газиз Мөбәрәкшин җиренә җиткереп башкарып чыктылар. Качману көнендә Балык бистәсе Храмы башлыгы иерий Симеон бәкедәге суны изгеләндерде. Анда берәүләр су кереп пакълансалар, икенчеләре исә изге су алырга килделәр.
–Бу су зур дәвалану көченә ия. Су кергәннән соң үзеңне яңадан тугандай тоясың,–ди Татьяна Караганова Качману көнендә алынган изге суны бәһаләп. Ул үзе исә бу изге бәкедә инде унынчы елын рәттән коена.
Райондашларыбыз бу көнне әлеге изге урыннардан чистарынып, күңелләренә пакълык өстәп киттеләр. Коенучыларның сагында Гадәттән тыш хәлләр һәм “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре тордылар. Бу көнне бәхетсезлек очраклары теркәлмәде.