Котлы Бөкәш эшләүче фермерлар Илдус Шакиров белән Дамир Ногманов бүген тулы канлы тормыш белән яши. Нәкъ элеккеге чорлардагы кебек эшләүчеләрнең тормыш-көнкүреш хәлен һәм яшәү шартларын яхшырту буенча да кайгыртучанлык күрсәтәләр. Әнә, узган ел гына фермерлык хуҗалыгына эшкә килгән бер гаиләгә торак йорт биргәннәр, үзләренә күрә барлык уңайлыклары булган тулай тораклары да бар. Быел да алар ике йорт төзергә планлаштыралар.
Хуҗалыкта терлекчелек тармагы да елдан-ел үсеш кичерә. Кайчандыр берничә баш бозаудан башланган фермада бүген 137 мөгезле эре терлек исәпләнә. Аның 50 се савым сыерлары. Моннан тыш әле аларның 300 сарыклары, 50 атлары да бар. Иң куанычлысы, фермерлар район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгечләре белән киңәшләшеп, һәрвакыт яңалыкка омтылып, технологик таләпләрне төгәл үтәп эшли беләләр. Шуның ачык мисалы буларак, соңгы елларда малларның сакланышы яхшырган. Хәзер инде нәселләрен яңарту, продуктлылыгын күтәрү, баш санын үстерү өстендә эшлиләр. Бер сүз белән әйткәндә, алар заман рухын тоеп эш итә.
–Хәзер элеккечә бер урында таптанып әлләни уңышларга ирешеп булмый, шуңа без дә нәсел эшенә игътибарны арттырдык. Узган ел эре токымлы сарыклар алып үрчетә башлаган идек, инде беренче уңышларыбыз да күз алдында. Авыллардан һәм тирә-күрше районнардан фермерлар сарык сорап күп мөрәҗәгать итә. Атларның да токымын яхшыртырга исәп итәбез,–ди Дамир Ногманов.
Ә монда малларның үсеше, аларны яңа технология нигезендә тәрбияләү мәсьәләләре белән иңендә шактый бай тәҗрибәсе булган зоотехник–Камил Әхкамов шөгыльләнә. Терлекче Юрий Смирновны ул үзенә төп ярдәмче итеп алган. Чөнки күп эшне бергәләп башкаралар. Соңгы нәтиҗәләр дә куанычлы. Бу ел башыннан гына 14 бозау алганнар. Барысы да матур, көр булып үсә. Савым остасы Гөлфия Хисамиева да үз эшенең чын остасы икән.
“Барысына да өлгерә: малларны да ашата, бозауларны да үзе тәрбияли”, –диләр аның турында. Фермерлар хәзерләүчеләргә һәр көнне 350 килограмм сөт озаталар. Ферма тирәләрендә тәртип күзгә ташлана. Тракторчы Василий Федоров һәр көнне утарларны һәм юлларны кардан чистартуны үз өстенә алган. Күп еллардан бирле биредә сарыкларны Фәимә Насыйбуллина белән Илһамия Әхмәтвәлиева тәрбияли. Яңа бәрәнләгән сарыклар өчен аерым җылы биналары бар. Анда өчәр бәти китергән яхшы нәселле сарыкларны аерым бүлекләрдә тәрбиялиләр. Терлекчеләргә һәр туган бәрән өчен өстәмә рәвештә 50 сум күләмендә премия бирүне гадәткә керткәннәр. Барлык кирәкле катнаш азык алларыннан өзелми. Азык дигәннән, аны узган ел шактый күләмдә хәзерләгәннәр. Печән, сенажның да сыйфаты яхшы, маллар бик яратып ашый. Ә буаз сыерларга солы пешереп бирәләр. Гаилә фермасында эшләүчеләрне кайнар аш белән дә тәэмин итәләр. Шуңа алар иртәнге сәгать 5 тән кичке 8 гә кадәр эш урыннарында булалар.
Терлекчеләр соңгы вакытларда хезмәт хакларының үсүе хакында сөенечләре белән дә теләп уртаклаштылар. Кисәтүләрсез, хезмәт дисциплинасын бозмыйча эшләүчеләр 20 шәр мең сум хезмәт хакы ала биредә. Шуңа алар тырыш хезмәт куялар да инде.