Ел ахырында җыелышып башкарган эшкә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору гадәте бар. “агрохимсервис” җәмгыятендә республика семинары үткәрелүе дә очраклы хәл түгел. Күпләрне таң калдырырлык итеп эшли дә, тотрыклы яши дә беләләр алар.
Балалар иҗат үзәге бинасында инвалид балалар өчен социаль яклау бүлеге һәм балалар иҗат үзәге оештырган чыршы бәйрәме үткәрелде. Бирегә район үзәгеннән һәм авыллардан 110 инвалид һәм 33 социаль куркыныч гаиләдә тәрбияләнүче бала чакырылган иде.
Эш бүлмәмнең тәрәзәсеннән Чулман елгасы күренеп тора. Әле кайчан гына дулкынланып торган елга инде боз белән капланды. Озак та көттерми, боз өсте балыкчылар белән тулды. Димәк, кышкы балык тоту чоры ачылды.
Кәсепчелек–тормыш нигезе, ди халык. Бүген андыйлар Яңа Арыш авыл җирлегендә дә бик күп.
Районыбыз гаилә фермалары төзү буенча республика күләмендә лидерлар рәтендә йөри. Соңгы елларда сөт җитештерүдә шактый үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан керем алу 7 процентка үскән.
Ел саен бер хәл кабатлана. Чулман боз белән капланырга да өлгерми, балыкчылар сәламәтлекләрен, хәтта тормышларын куркыныч астына куеп елга өстенә сибеләләр. Беренче боздан балык шәп каба, диләр инде. Әмма нинди генә судак, чуртанны да кеше сәламәтлеге, гомере белән бәяләп булмый бит. Ел саен МЧС кисәтеп тора. Әмма балыкчылар барыбер боз өстенә керәләр, чумалар, баталар. Быел да рәсми булмаган мәгълүматлар буенча районыбызда гына да 3-4 кеше бозлы чумып чыккан инде. Бәхеткә каршы батып үлүчеләр юк.
Тормыш-яшәешкә аерым хуҗалык, төбәк, илме ул, аның йөзе, социаль, сәнәгать объектларының торышы куәти, байлык индикаторы саналган. Бу фикердән чыгып сүз йөрткәндә, Ходайга, язмышка, республика, район җитәкчелегенә шөкер-ана кылыйк, соңгы елларда районыбызда көндәлек ихтыяҗга караган объектлар аз сафка басмады.
Районыбыз биләмәсендә чишмәләрне барлау, чистарту, яңарту кебек игелекле эшкә зур игътибар бирелә.
Агымдагы елның 1декабренә районда 35 янгын очрагы (узган ел–33) очрагы булды. Алар, нигездә, төзексез мичләрдән файдаланудан, артык кыздырудан, тузган электр үткәргечләрдән, приборлардан һәм ут белән саксыз эш итүдән чыктылар. Ә Яңа ел бәйрәмнәре фаҗигаләрсез үтсен дисәк, дәүләт янгын күзәтелеге бүлеге начальнигы Андрей Мишин киңәшләренә колак салыйк: