Илһам Валеев: “Район йөзен төзелешләр бизи”

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Тормыш-яшәешкә аерым хуҗалык, төбәк, илме ул, аның йөзе, социаль, сәнәгать объектларының торышы куәти, байлык индикаторы саналган. Бу фикердән чыгып сүз йөрткәндә, Ходайга,  язмышка, республика, район җитәкчелегенә шөкер-ана кылыйк, соңгы елларда районыбызда көндәлек ихтыяҗга караган объектлар аз сафка басмады.

 “Дельфин”ыбыз, заманча төзелгән “Яшьлек” футбол стадинобыз дистәләгән хоккей мәйданчыкларыбыз бар, төрле Программалар кысаларында күп катлы йортлар, социаль биналар калыкты. Быел да бу юнәлештә шактый күләмле  эшләр башкарылды. Кайсы илкүләм, республика Программалары кысаларында районыбыз халкын шатландыра алдык икән?  Әйдәгез, шушы сорауны район башлыгы Илһам Валеевка юллыйк әле.

–Дөреслеге шул, көтеп кенә ятсаң, мөмкинлекләрне кулдан ычкындыруың да ихтимал. Әлеге хакыйкатьне аңлаган хәлдә, авыл хуҗалыгына, мәгарифкә, сәнгатькә, медицинага, юл төзелешенә кагылышлымы ул, гамәлгә кергән һәм һәр яңа игълан ителгән Программага керергә тырышабыз. Моның өчен беренчедән үзеңнең булдыклыгыңны күрсәтү кирәк. Ягъни, нинди генә Программага керсәң дә, эшеңне тел-теш тидермәслек итеп башкарып чыгу сорала. Икенче төрел әйткәндә, ихтыяҗыңны раслау һәм ышанычны аклау.

Быел гына районда 14 Программа буена төзелешләр, яңартулар алып  бара алдык. Шул кысаларда куелган бурычлар үтәлде, максатларыбыз  тормышка ашты. “Бөек Ватан сугышы ветераннарының  яшәү шартларын яхшырту” Программасын бик уңышлы төгәлләп киләбез дип әйтер идем мин. Әлеге проект башыннан 455 ветераныбыз яшәү шартларын яхшырта алдылар.  Быел гына да  тагын 5 ветеранга аерым яңа  йортларның ачкычларын тапшырып сөендерә алдык. Алга таба чиратта унлап кеше калып бара. Уйлавымча киләсе елда  безнең алар алдында да йөзебез пакъ булыр дип уйлыйм. Биектау, Күгәрчен авылларында участок полицийларына  яңа йортлар торгыздык. Өч катлы йортта капиталь ремонт эшләре башкарылды. Ямаш авылында  200 урынга авыл Мәдәният йортын файдалануга тапшырдык. Югары Тегермәнлек амбулаториясе тулысынча яңартылды. Өч фельдшер-акушерлык пунктында, өч мәктәптә капиталь  ремонт эшләре башкарылды. Иске  Арыш, Яңа Арыш авылларында заманча модульлеләрен төзедек. “Доступная среда” Программасы буенча  башкарылган эшләребез дә шактый күләмле булды диясе килә. Елның икенче  яртысында 18 мәктәпне җылы санузеллы итүгә алынган идек, менә инде бу Программа кысаларында  дистәләгән мәктәпләребездә яңарышлар булып узды.  4 мәктәптә яңа универсаль спорт мәйданчыгы төзелде.

–Илһам  Госманович, тормышта ачык хакыйкать  яши–төзү компанияләреннән, аларның көченнән, кадрларыннан күп нәрсә тора. Соңгы  елларда район күләмендә якланган Программаларны тормышка ашыручы төзүчеләрнең эшеннән канәгатьме сез?

–Нигездә, канәгать дисәм дә була. Тик көтүне кем бутый? Араларында андыйлары да юк түгел билгеле. Аларны урыннарда  күрәләр, бәялиләр, тәнкыйтьлиләр, шул сәбәпле андыйларга алга таба эш күләме бирү мәсьәләсенә бик җитди карыйбыз. Алар безнең исемлектән төшеп калырга мәҗбүр булалар. Бу уңайдан, инде  берничә еллар дәвамында үзләренең эшләре белән район халкы алдында ныклы, тулы ышаныч яклаган  төзүчеләребез дә аз түгел. Аеруча “Строитель-5” (җитәкчесе Фәрхулла  Заһидуллин), “Радуга” (Камил Шәрифуллин), “Универсалстрой” (Рәмис Гаянов) кебекләрне мактап телгә аласы килә.

–Юл мәсьәләсе гомер илә авыл кешесенең игътибарыннан төшмәде һәм әле дә актуаль  булып яңгырый. Быел шактый җирлекләрне сөендердек бугай?

–Әйе, быел 7 юнәлештә эшләдек. Балык бистәсе-Яншык юлыннан кала эшләребез уң булды, дисәк, хаклыкка туры килер. Олы Әшнәк-Кече Әшнәк, Ямаш-Күки,  Мам.Каз.Чаллы-Бикчурай, Шомбыт-Шестая Речка, Котлы Бөкәш-Бирдебәк авыллары арасында  асфальт юллар түшәлде. Котлы Бөкәш-Балык бистәсе трассасында ремонт эшләрен дәвам иттек. Аерым авылларда урам юлларына вак таш түшәлде, күперләр төзелде. Район үзәгендә 5     километрга якын озынлыкта урамнарга асфальт юл кертелде. Башка елларга  караганда, бу уңайдан, берникадәр канәгатьләнү бар. Дөрес, авылларны юллы итүдә әле эшлисе дә  эшлисе генә.

–Монысы район сәясәте дип аңларга кирәктер, авыллардагы чишмәләрне яңарту, төзекләндерүне үз игътибарыгызга алдыгыз?

–Әйе, “Чиста су” Программасына кереп тә,  һәр елны билгеле бер күләмдә эш башкарабыз. Әмма, шунысын онытмыйк, районыбыз чишмәләргә бик бай. Авыл кешесе чәйгә чишмәгә йөрергә гадәтләнгән. Матур чишмә авыл күрке дә бит әле ул. Шуңа күрә чишмәләргә җирлекләрдә  җитәкчеләрнең йөз  белән борылуын, игътибарлы, хөрмәтле булуын үзем таләп  итәм. Белгәнебезчә, соңгы елларда күп авылларыбызда чишмәләр тазартылды. Менә быел да республика Программасына керә алдык. Шул нигездә Зәңгәр Күл авылы янәшәсендәге чишмәне  гел  яңадан үзгәртеп кордык, тирәсенә  ял урыннары  булдырдык. Киләсе елда исә мондый проект Тәберде Чаллысы авылының  “Изгеләр чишмәсендә” тормышка ашырылачак.

–Безнең психология шундыйдыр инде. Ел тәмамланганда киләсенә колачлы планнар корабыз, олы уй-максатлар билгелибез, өмет баглыйбыз. Бу нисбәттән, 2014 ел безне ни белән сөендерер икән?

–Өметләр зурдан, планнар колачлы. 15 Программага керә алдык. Шул нигездә, Түбән Ырга, Бикчурай авылларында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү,  өч авылда булганнарына каптиль ремонт үткәрү, 2 күпкатлы йортны, ике мәктәпне, ике  җирлектә суүткәргечләр төзү, су башнясы кую, 5 авылга асфальт юл кертү, 3 җирлектә универсал спорт мәйданчыклары булдыру, 5 авылда электр челтәрен яңарту, Югары Тегермәнлектә яңа Мәдәният йорты төзү күздә тотыла. Моннан тыш та, район үзәгендә күп кенә Программалар буенча күләмле эшләр башкарырга планлаштырабыз. Кыскасы, районның йөзен төзелешләр, заманча үзгәрешләр бизи, дигән сүзләрне чынбарлыкка әйләндерү безнең тотрыклы юнәлешләребезнең берсе булыр дип  ышандыра алам.

 

Әңгәмәне Вазыйх ФАТЫЙХОВ язып алды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International