ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2013 ел
җомга
Әни. Бу сүз эченә күпме наз, җылылык, сабырлык һәм бәхет сыйган. Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак кулларында тирбәтеп, бишек җырларын көйләп үстергәннәр, кулларыбыздан тотып тәпи йөрергә өйрәткәннәр.

28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Узган атна ахырында  районыбызда  Хәтер Маршы үткәрелде. Аның маршруты  Рус Әшнәге, Балык бистәсе, Биектау авыллары аша узды.

27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

“Кама плюс” кулланучылар җәмгыятендә җитештерелгән казылыкка республикабыз сәүдә нокталарыннан бик күп заказлар кабул ителә. Шушы көннәрдә генә алар аны чит илгә озату өчен “Эдельвейс” сәүдә компаниясенә төяп җибәргәннәр.

Күгәрчен авылы егете Данил Нәбиуллин 2006 елда  районыбызда беренчеләрдән булып үзенең гаилә фермасын оештырган иде.

Рус Әшнәге товарлыклы-сөтчелек фермасының  көтүне яңарту буенча технологы  Сания Зыятдинованың коллективында гына түгел, районда да абруе зур.


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Көннәрнең салкынаюы сәбәпле, халык  көнкүрештә электр җылыткыч приборлар куллана башлый.  Әмма кайберәүләр төзек булмаган, сертификатсыз җылыткычлар файдаланалар.  Аларның янгын чыгуга сәбәп булуы турын да уйламыйлар. Шулай итеп, торакларында, кайбер очракта кеше гомерләрен дә куркыныч астына куялар. 
Якшәмбе көнне Казан аэропортында Мәскәү-Казан рейсы белән очкан  самолет 44 пассажир һәм 6 экипаж члены белән җиргә төшеп бәрелде. Ни  кызганыч, авиафаҗигадән  барысы да һәлак булдылар.

18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Мель-Починок авылында яшәүче Фәнил Бикмуллинны бүген чын мәгънәсендә фермер дип атарга мөмкин.


15
ноябрь, 2013 ел
җомга

Безнең районда  республика күләмендәге  мәртәбәле ярыш-бәйгеләрнең үткәрелүе  гадәти бер күренешкә әверелеп бара инде. Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында  җәядән ату буенча  Татарстан республикасы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.  Казан  шәһәреннән, Югары Ослан, Саба, Чирмешән, Болгар, Кама Тамагы һәм  безнең районнан  65 укчы катнашты. Араларында  спорт мастерлыгына кандидатлар да, дистәләгән разрядлы уенчылар да бар иде.


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Рәсми мәгълүмат:

Күптән түгел генә Балык бистәсе район үзәк больницасы баш врачы вазыйфасы вакытлыча Мансур Рафагат улы Китаевка йөкләнде. Ул 1974 елда Түбән Кама шәһәрендә туган. Медицина фәннәре кандидаты. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң, Казан хастаханәсендә врач, хирург-онколог, Дмитроград шәһәрендә, Питрәч районында баш врач урынбасары булып эшләгән.

Мансур Китаев баш врач вазыйфаларын  башкара башлавының  тәүге көненнән үк халыкны диспансеризацияләү мәсьәләсен беренче планга күтәрде. Нәтиҗәдә, соңгы вакытта әлеге юнәлештә эшләр нык активлаша төште. Бу уңайдан баш табиб белән түбәндәге әңгәмәбез дә шул хакта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International