ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Әле шушы көннәрдә генә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рашат Хәбибуллин, район халыкны социаль яклау бүлеге һәм Рус Әшнәге авыл җирлеге Советы вәкилләре белән Бөек Ватан сугышы ветераны Раиса Ивановна Пронинаны 90 яшьлек юбилее белән котлап, аңа РФ Президенты котлавы һәм муниципаль район башлыгының бүләген тапшырдылар.


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Авыл җирлекләре арасында бүген шәхси сектордан сөт җыю буенча Яңа Арыш авылы халкы аеруча нәтиҗәле эшли. Авылда бүген  213 баш сыер асрала.


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

“Солтан” агрофирмасы елның-елында  район халкын сокландырып игенчелектә генә түгел, яшелчәчелектә дә зур уңышларга ирешә.


8
ноябрь, 2013 ел
җомга
Милиционер булу теләге кечкенәдән бөреләнә Марсель күңелендә. Гаделлеге, кешелеклелеге белән Күгәрчендә генә түгел, күрше-тирә авылларда да  хөрмәт яулаган күршесе, участок инспекторы  Вакыйф Шәмсевәлиев кебек буласы килә аның.

7
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Балалар белән эшләүче полиция хезмәткәре нәкъ менә Марина Новикова кебек булырга тиештер инде ул. Аналарча кайгыртучан, мөлаем дә, кирәк чакта  кырыс, таләпчән дә.


5
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Көзге кыр эшләре йомгаклары буенча “Логос” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең алдынгы механизаторы Ислам Галимовка быел районда тиңнәр юк.


31
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Солтан” агрофирмасында  “КамАЗ” автомашинасын йөртүче  Мансур Сибгатуллинның руль артына утыруына  тиздән 40 ел тула.


29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

3-4 ноябрь көннәрендә  Татарстан Республикасы районнары буенча чираттагы  Хәтер Маршы уздырыла. Аның төп максаты–моңа кадәр Икенче Бөтендөнья  сугышында хәбәрсез югалган дип саналган якташларның  һәлак булу урыны һәм датасы турында мәгълүмат бирү, Геройларның туганнарына  бу хактагы документлар тапшыру.

Бу атна башында Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миннеханов үткәргән видеокиңәшмәдә сүз, нигездә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә  әзерлек мәсьәләләре хакында барды.

28
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Мирхәт Гатауллин  менә өч дистә елга якын  автотранспорт предприятиесендә эшли. Шул еллар эчендә ничәмә чакрым юл үткән, күпме йөк ташыган, пассажирлар йөрткән. Исәбенә чыгармын димә инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International