Хәтер маршы

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

3-4 ноябрь көннәрендә  Татарстан Республикасы районнары буенча чираттагы  Хәтер Маршы уздырыла. Аның төп максаты–моңа кадәр Икенче Бөтендөнья  сугышында хәбәрсез югалган дип саналган якташларның  һәлак булу урыны һәм датасы турында мәгълүмат бирү, Геройларның туганнарына  бу хактагы документлар тапшыру.

Соңгы айларда гына да 39 райондашыбызның кайда, кайчан һәлак булуы ачыкланган. Марш барышында  ветераннар белән очрашулар үткәреләчәк,  эзләнү экспедицияләре турында видеофильмнар күрсәтеләчәк.

Хәтер Маршында Казан сугышчан дан клубының активистлары, мәктәп укучылары, эзләнү отрядлары катнаша.

Түбәндә хәбәрсез югалган дип саналган ,бүгенге көндә аларның кайда, ничек һәлак булулары ачыкланган якташларыбыз исемлеген бирәбез:

Ананьев Николай Федорович, 1910 елда Иванаево авылында туган. 1942 елның 21 апрелендә  Германиянең Мюхельберг шәһәрендә һәлак булган.

Ануфриев Николай  Герасимович, 1913 елда Арыш-Некрасово авылында туган. 1945 елның  2 февралендә  Польшаның Зелена Гора шәһәрендә һәлак булган.

Артемьев Александр  Васильевич, 1909 елда Григорьевка авылында туган. 1944 елның 26 февралендә Псков өлкәсенең Невель шәһәрендә яралардан һәлак булган.

Әхмәтшин  Галимҗан Әхмәтша улы, 1909 елда Ямаш авылында туган, 1942 елның 5 декабрендә Германиянең Төньяк Рейн-Вестфалиянең  Шлос Хольте-Штукенброк шәһәрендә һәлак булган.

Бекеев Алексей Иванович, 1908 елда Анатыш авылында туган. 1942 елның 8 гыйнварында Германиянең Нойес шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Бешенов Кирей, Олы Солтан авылында туган. 1941 елның 22 ноябрендә Новгород өлкәсенең Старорусский районы, Уполозы авылы янында һәлак булган.

Бикмөхәммәтов  Әльмөхәммәт   Бикмөхәммәт улы, 1899 елда  Кече Әшнәк авылында туган. 1943 елның 15 мартында  Смоленск өлкәсенең Вяземск районы,  Семлево поселогында һәлак булган.

Вәлиәхмәтов Хуҗа Вәлимөхәммәт улы, 1908 елда Югары Тегермәнлек авылында туган. 1944 елның  июлендә  Ленинград өлкәсенең  Выборг районында һәлак булган.

Габдуллин Габделбәр, 1922 елда  Шетнево-Тулуш авылында туган. 1944 елның 30 апрелендә Ленинград өлкәсенең  Енидив  күле янында һәлак булган.

Гайнетдинов Бәйрамхан Гайнетдин улы, 1924 елда Урта Сөн (Ямаш) авылында туган. 1943 елның 4 мартында Калуга өлкәсенең   Людиновск районында Букань авылында һәлак булган.

Гайфетдинов Гыйльметдин Гайфетдин улы, 1917 елда Биектау авылында туган. 1944 елның 17 июнендә  Германиянең Шлос Хольте-Штукенброк шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Галиев Харис Гали улы, 1919 елда Олы Солтан авылында туган. 1942 елның  6 декабрендә  Австриянең  Шпитталь шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Галиуллин Зиннәтулла Галиулла  улы, 1903 елда Олы Әшнәк авылында туган. 1941 елның 19 декабрендә  Германиянең Шлос Хольте-Штукенброк шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Гарипов  Агмал Гариф улы,  1908 елда Таулар авылында туган. 1943 елның 4 апрелендә  Смоленск өлкәсенең Велиж шәһәрендә һәлак булган.

Гатауллин  Хәким Гатаулла улы, 1908 елда Күки авылында туган. 1942 елның 25 апрелендә  Орлов өлкәсе, Покровский районында һәлак булган.

Гыйлаҗетдинов Нәҗметдин,  1905 елда Биектау авылында туган. 1942 елның 9 гыйнварында  Смоленск өлкәсе, Вязьма шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Гыйлаҗиев  Мас.Мадиевич, 1918 елда Зәңгәр Күл авылында туган. Виницск өлкәсе, Крыжопольский районы, Зеленянка авылында һәлак булган.

Гурьянов Степан Иванович, 1908 елда Трой-Урай авылында туган. 1941 елның 17 декабрендә  Германиянең Берген-Бельзен шәһәрендә тоткынлыкта  һәлак булган.

Дәүләтшин Тәхау Дәүләтша улы, 1911 елда Чүкәй авылында туган. 1945  елның 23 мартында Польшаның  Янево шәһәрендә һәлак булган.

Давыдов Харитон Агапович, 1907 елда  Мель.Починок авылында туган. 1941 елның 11 ноябрендә  Смоленск өлкәсе, Дорогобуж шәһәрендә тоткынлыкта  һәлак булган.

Журавлев Павел Артемьевич, 1912 елда Олы Кульга авылында туган.  1941  елның июлендә Белоруссиянең Оша шәһәрендә һәлак булган.

Зәйнуллин Сөләйман Зәйнулла улы, 1907 елда Яңа Арыш авылында туган. 1942 елның 1 маенда  Смоленск өлкәсе, Андреевск районы, Слепцово авылында һәлак булган.

Җамалиев Вәли Гали улы, 1916 елда  Арыш авылында туган, 1945 елның апрелендә Польшаның  Торунь шәһәрендә һәлак булган.

Җамалиев Хай, 1909 елда Таулар авылында  туган. 1942 елның 28 февралендә Псков өлкәсе  Порхов  шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Җаббаров Хәким Якуб улы, 1922 елда  Юлсубино авылында туган. 1943 елның 3 октябрендә  Харьков өлкәсе,  Изюмск районы, Топальский хуторында һәлак булган.

Исаичев Григорий Иванович, 1908  елда Бәтке авылында туган. 1943 елның 5  мартында  Смоленск өлкәсе  Темкин районы, Шарапова авылында һәлак булган.

Карасев Ермил Венедиктович, 1913 елда Мель.Починок авылында туган. 1942 елның 1 мартында Германиянең  Зандбостель шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Кәримов Шәрәф, 1918 елда  Көчек авылында туган. 1942 елның  7 гыйнварында Мәскәү өлкәсе, Лотошинский  районында һәлак була.

Крюков Василий Федорович, 1903 елда  Бәтке авылында туган. 1943 елның 16 июлендә  Белград өлкәсе, Прохоровский районы, Плоты авылында  һәлак булган.

Курмашев  Газиз Әхмәтҗан улы, 1905 елда Күгәрчен авылында туган. 1942 елның 29 декабрендә Берта шәһәрендә тоткынлыкта һәлак була.

Листратов  Василий Андреевич, 1905 елда Шомрбаш авылында туган. 1942 елның 20 гыйнварында  Германиянең Фюрстенберг шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Максин Иван Иванович, 1907 елда Урахча авылында туган. 1942 елның 14 мартында Польшаның  Замбров шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Мамаков Арсентий Афанасьевич, 1918 елда Крәшен Казысы авылында туган. 1941 елның июлендә  Украинаның Житомир өлкәсе, Бердичев шәһәрендә  һәлак булган.

Мансуров Зиннур Гариф улы, 1917 елда Күгәрчен авылында туган. 1942 елның 3 декабрендә  Смоленск өлкәсенең  Белград районы, Тихонова авылында  һәлак булган.

Матвеев Иван Максимович, 1902 елда Каз.Чаллы авылында туган. 1942 елның 4 февралендә Новгород өлкәсе, Старорусский районы,  Веретьево авылында яралардан һәлак булган.

Минханов Рәшит, 1906 елда Юлсубино авылында туган. 1942 елның 8 гыйнварында  Карелиянең  Прионежский районы,  Лодва авылында һәлак булган.

Мөхәммәтханов Габдурафан Мөхәммәт улы, 1924 елда Биектау авылында туган. 1943 елның 8 мартында Орлов өлкәсе, Игнатьевск районында һәлак булган.

Нуриев Зариф Нурый  улы, 1895 елда Олы Солтан авылында туган. 1944 елның 18 октябрендә Польшаның Сувалки шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Нуруллин Хөсәен Нурулла улы, 1924 елда Югары Берсут авылында туган. 1945 елның 22 мартында  Германиянең Франкфурт шәһәрендә һәлак булган.

Пигасов Андрей Титович, 1924 елда Кече Укмас авылында  туган. 1943 елның 13 августында   Сумск өлкәсенең Ахтырка шәһәрендә һәлак булган.

Покатаев  Семен Алексеевич, 1900 елда  Полянка авылында туган. 1942 елның 23 июнендә Германиянең  Берген шәһәрендә тоткынлыкта һәлак  булган.

Прокофьев Яков Васильевич, 1909 елда Каз.Чаллы авылында туган. 1942 елның 17 апрелендә  Литваның Алитус шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Саблин Сергей Степанович, 1914 елда Урахча авылында туган. Ленинград  өлкәсенең  Выборг районында һәлак булган.

Сәлахиев Гарәфетдин Г.   1914 елда Ямаш авылында туган. 1944 елның 14 ноябрендә  Польшаның  Варшава воеводасы Макувский уезды, Старый Шекнув авылында һәлак булган.

Саттаров Габдрахман,  1910 елда  Югары Тегермәнлек авылында туган. 1941 елның 9 декабрендә Польшаның  Баркниевка шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Сафин Вәгыйз, 1923 елда Ямаш авылында туган. 1942 елның 18 октябрендә Волгоград өлкәсенең Городищенский районы, Бородкин хуторында һәлак булган.

Сафин Хәмит М. 1911 елда Ямаш авылында туган. 1942 елның декабрендә Новгород өлкәсенең  Старорусский районында һәлак булган.

Сибгатуллин Гыйниятулла Сибгатулла улы, 1907 елда Зур Мәшләк авылында туган. 1941 елның октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә  һәлак булган.

Ситдыйков Хәсән,   1905 елда Яңа Арыш авылында туган. 1942 елның 15 гыйнварында  Германиянең  Берген-Бельзен шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Туров  Николай Тимофеевич, 1914 елда Шумково авылында туган. 1942 елның 6 июлендә Орлов өлкәсе, Трубицыно авылында һәлак булган.

Фәттахов Гыйлаҗ Фәттах улы, 1924 елда  Шеть.Шереметь авылында (Шетнево Чирмешән булуы мөмкин) туган. 1944 елның 14 февралендә Нарва кушылдыгында  һәлак булган.

Фәхриев Гаяз,  Околоток-Яңа-Сала авылында туган. 1943 елның 20 ноябрендә Киев  өлкәсе, Переяслав районы, Иванково авылында  һәлак булган.

Хәлилов Минвәли, 1922 елда Олы Солтан авылында туган. 1941 елның 21 ноябрендә Тверь өлкәсе, Покровка авылында һәлак булган.

Хафизов Хуҗиәхмәт, 1926 елда Биектау авылында туган. 1945 елның  4 сентябрендә Львов өлкәсе, Подкамень  авылында һәлак булган.

Хөснетдинов Хөсәен, 1921 елда Биектау авылында туган. 1942 елның 19  октябрендә Волгоград өлкәсенең  Городищенский районы, Котлубань станциясендә һәлак булган.

Чебаков Егор Сидорович,  1918 елда  Иванай авылында туган. 1941 елның 28 ноябрендә Польшаның  Ламбиновице-Щадурщище шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Шакиров Сабир,  1897 елда  Кече Укмас авылында туган. 1943 елның 5 мартында  Ленинград өлкәсенең  Лебединец авылында һәлак булган.

Шакиров Фуат Закир улы, 1924 елда Кзыл авылында туган. 1942 елның 26 мартында Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәрендә һәлак булган.

Щеботнев Роман Сергеевич, 1906 елда Тарханово (Гремячка) авылында туган. 1944 елның 27 маенда Польшаның  Торунь шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Юнысов Нотфулла Юныс улы, 1911 елда Мам.Каз.Чаллы авылында туган. 1942 елның 21 декабрендә  Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы, Марьино авылында һәлак булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International