2026 елның 9 июнендә 10.00 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының чираттан тыш VIII утырышы булачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте булган гражданнарның гаризаларын Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм F.Ahmetzyanova@tatar.ru электрон почтасына кабул итә.
Утырышның көн тәртибе:
1. «2025 елга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында» Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карары проекты турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының «2026 елга һәм 2027 – 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында» 2025 елның 22 декабрендәге IV-1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджетына физик затлар керемнәренә салымнан 2027 елга һәм 2028 һәм 2027 еллар план чорына күчерелә торган өстәмә норматив белән муниципаль районның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотация алмаштыруны килештерү турында.
4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәт турында» 25.05.2023 №XXXVIII-10 карарына үзгәрешләр кертү турында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, миграция ситуациясен саклау һәм аларга ярдәм итү турында.
6. 2025 елда һәм 2026 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.
7. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 14.10.2025 №II-7 карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча торучы комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
8. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында» 01.12.2021-4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
9. «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2018 елның 24 июлендәге XXII-5 номерлы Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карарына Балык Бистәсе районы прокуратурасының 2026 елның 20 маендагы 02-08-03-2026/426-26-20920030 номерлы протестын карау турында.
10. 2026 елга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның Фаразлау планына (программасына) үзгәрешләр кертү турында.
11. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасы турында»11.11.2020 ел, №IV-6 карарына үзгәрешләр кертү турында.
12. Татарстан Республикасы «Балык Бистәсе муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вазыйфалары исемлеген раслау турында.