2026 елның 09 июнендә 09.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының бюджет, финанс, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссиясенең 8/4 утырышы узачак

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

2026 елның 09 июнендә 09.30 сәгатьтә 422650, Татарстан Республикасы,  Балык Бистәсе штп., Ленин ур., 48 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының 22 нче кабинетында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының бюджет, финанслар, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссиясенең  8/4  нче утырышы  булачак.

Район Советының бюджет, финанслар, икътисад, җирле салымнар һәм эшкуарлык буенча даими комиссиясе утырышында катнашу нияте турында гражданнарның гаризалары Балык Бистәсе муниципаль район Советы Аппаратының оештыру бүлеге башлыгы Әхмәтвәлиева Резеда Габделәхәт кызы тарафыннан  (8) 843-612-20-99 телефоны буенча һәм Ahmetvalieva.Rezeda@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.

        

Көн тәртибе:

1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «2025 елга Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында»  карары проекты хакында.

2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль район Советының «2026 елга һәм 2027 – 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында» 2025 елның 22 декабрендәге IV-1  номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International