Авыл җирлекләре арасында бүген шәхси сектордан сөт җыю буенча Яңа Арыш авылы халкы аеруча нәтиҗәле эшли. Авылда бүген 213 баш сыер асрала.
Хуҗалык көйле, яхшы эшләгәч, авыл халкы да терлекчелек кебек күп хезмәт таләп ителә торган кәсепне ташламый. Җәй айларында кайбер авылларда терлек азыгы туплау нык кыенлашса да, биредә ул берәүне дә борчымый. Чөнки производствода эшләгән хезмәткәр терлек азыгына кытлык кичерми. Шуңа биредә кайбер гаиләләр 4-5 әр баш сыер асрый. Бу авыр хезмәт күп гаиләнең төп табыш чыганагына әйләнгән. Алар үзләреннән арткан продукцияне бик теләп хәзерләүчеләргә озаталар. Әле бу ел башында гына үзенең гаилә фермасын оештырып җибәргән Рәмзил Әхмәтвәлиев бер үк вакытта авыл кешеләреннән дә сөт җыя. Һәркөнне хәзерләүчеләргә ул 5 центнерга якын продукция озата.
–Авылдашларым сөт тапшыруда аеруча нәтиҗәле эшли. Аның сыйфаты да көннән-көн яхшыра. Алмаз Гатауллин, Финәүзия Гыйззәтуллина бу көннәрдә 35-38 әр килограмм сөт тапшыра. Шулай ук Марат Ярмөхәммәтов, Хәмдия Галәвиева, Эльмира Гатауллина, Раиф Гыймадиев, Нәзирә Ярмөхәммәтова гаиләләре дә сөт тапшыруда зур активлык күрсәтәләр. Аларның тапшырган продукцияләреннән хәзерләүчеләр дә канәгать кала, соңгы вакытларда кабул итү бәяләренең артуы да нык сөендерә аларны,–ди Рәмзил.
Бу ел башыннан гына Яңа Арыш авылы халкы хәзерләүчеләргә 29 тоннага якын сөт озаткан. Ул узган елдагыдан шактый югары. Ни дисәң дә, сөт сатудан кергән акча гаилә бюджетын тулыландыруда бик ярап куя. Әнә Алмаз Гатауллин гаиләсе бу ел башыннан гына сөт сатудан 70 мең сум акча эшләгән. Ә Раиф Гыймадиев гаиләсе 62 мең сумлык продукция озаткан. Авыл халкы әнә шулай хезмәтенең әҗерен күреп сөенә.
Идрис Аметов.