70 еллыкка–старт бирелде

2013 елның 29 октябре, сишәмбе

Бу атна башында Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миннеханов үткәргән видеокиңәшмәдә сүз, нигездә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә  әзерлек мәсьәләләре хакында барды. Районыбызда да бу уңайдан махсус штаб оештырылды. Сугыш һәм тыл ветераннары, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, Сталинград блокадасында катнашучыларның исемлеген, аларны борчыган сорау-үтенечләрне тәгаенләү башланды. Ни кызганыч, район биләмәсендә сугышта катнашкан 49  ветеран бар. Моннан тыш, 12 якташыбыз (паспорт буенча тору урыннары башка җирдә) райондагы балаларында, туганнарында яшиләр. Бүгенге көндә 999 тыл ветераны һәм 225 сугышта катнашучыларның тол хатыннары исәптә тора. Бөек Җиңүнең  70 еллыгы 2015 елда  билгеләп үтеләчәк. Юбилейга  старт бирелде, ветераннарыбыз финишка исән-имин килеп ирешсә иде, дигән теләктә яшик.

“Кызганычка каршы, арабызда  үзебезнең Геройларның исемнәрен  белмәүчеләр дә бар. Үз тарихын белмәгән кеше, үзен хөрмәт итми, дигән сүз ул. Безнең язмышлар өчен кан койган, башларын салган каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. Хөрмәткә нигезләнгән  олуг гамәлләребез үз чиратында, яшь буынга патриотик тәрбия бирү турында олы кайгыртучанлык үрнәге булыр”,–диде Татарстан Президенты киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләнең әһәмиятенә басым ясап.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International