Якшәмбе көнне Казан аэропортында Мәскәү-Казан рейсы белән очкан самолет 44 пассажир һәм 6 экипаж члены белән җиргә төшеп бәрелде. Ни кызганыч, авиафаҗигадән барысы да һәлак булдылар. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның улы Ирек Миннеханов, Россиянең Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә башлыгы Александр Антонов та бар. Һәлакәтнең сәбәпләре әлегә билгеле түгел, кара тартма табылган, аны укыр өчен Мәскәүгә озатканнар.
Бу көннәрдә илебез, республика җитәкчелеге кайгынамә белән чыктылар, дин әһелләре сабырлыкка чакырдылар, гади халык фаҗигагә юлыгучыларның туганнарына, якыннарына теләктәшлек күрсәтеп иңгә-иң басты. Районыбызның мәчетләрендә дә, чиркәүләрдә фаҗигагә юлыгучылар рухына аталып догалар кылынды. Тагын шунысын да искәртеп үтик, “Казан” аэропортында 17 ноябрьдә килеп чыккан авиаһәлакәттә үлүчеләрнең туганнарына ярдәм итү өчен махсус счет ачылды. Ярдәм итәргә әзер кешеләр акчаларын “Ак Барс СОЗИДАНИЕ” хәйрия фондының (Казан, Меридиан урамы, 1 а йорт) расчетный счетына күчерә ала.
“Ак Барс СОЗИДАНИЕ” хәйрия фонды реквизитлары:
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
Р/с 40703810100020000999 в ОАО “Ак Барс” банк
БИК 049205805
Корреспондентский счет 30101810000000000805
Түләүнең билгеләнеше: «Авиаһәлакәт корбаннарына»