Үз хезмәте белән көн күрә

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Күгәрчен авылы егете Данил Нәбиуллин 2006 елда  районыбызда беренчеләрдән булып үзенең гаилә фермасын оештырган иде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсендә аның эшчәнлегеннән канәгать булуларын белдерделәр.

–Терлекчелек  продуктларын мул җитештерү белән бергә, ул аның  сыйфатын күтәрү өлкәсендә дә нәтиҗәле эшли.  Күптән түгел генә фермасында авыру дип табылган 10 баш савым сыерыннан арынып, алар урынына яхшы токымлы таналар алып кайтты,–диде безгә  идарәнең терлекчелек бүлеге  башлыгы Вәкил Хаҗиев.

Гаилә фермасында бүген барысы 30 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 24 е савым сыерлары. Һәр сыер тәүлегенә 16 шар килограмм сөт бирә. Фермер аны  һәркөнне  иртәнге сәгать 5 тән үз “Газель»енә төяп Казан шәһәре базарына алып барып сата. Фермерның әйтүенә караганда, шәһәр халкы  бик таләпчән. Аларга яхшы сыйфатлы, куе авыл сөте генә кирәк. Берничә ел элек ул  сөт җитештерү күләмне арттыру максатыннан җәй айларында сенаж салып караган. Әмма шәһәр кешеләре сөтнең тәме үзгәрүен бик тиз сизеп, аны алудан баш тартканнар. Шуңа биредә хәзер  малларны ата-бабаларыбыз ысулы белән тукландыруны гадәткә керткәннәр. Фермерның кул астында булган  250 гектар җирдә  экологик яктан чиста ашлык җитештерелә.  94 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән җире дә еш яңартыла. Быел алар  үзләренә кыш чыгарга җитәрлек күләмдә печән, салам запасы туплап куйганнар.  Бөртеклеләрдән алынган уңыш күбесенчә фураж өчен тотыла.  Әле үз эшчеләренә һәм пай җирләре өчен дә җитәрлек күләмдә азык биргән ул.  Шуңа эшләүчеләр дә канәгать. Аннары аларның барысы да бай тәҗрибәлеләр.  Гаилә фермасы оешкан көннән бирле эшләүче терлекчеләр Фәүкать Мингарипов белән савым остасы Наилә Хәйруллина гомерләре буена диярлек фермада хезмәт куялар.  Алар терлекләрне ярата.

Шуңа үз эшләрен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга гадәтләнгәннәр. Фермер аларга аеруча рәхмәтле.

–Бу яктан күңелем тыныч. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп семинар үткәрергә мөмкин. Савымчыбыз Наилә апа эш урынына  иртәнге сәгать 3 тә үк менеп җитә.  Ике сәгать эчендә  эшен тәмамлап җитештергән продукциясен шәһәргә озата,–ди ул.

Алар һәркөнне  шәһәр халкына чын авыл сөте белән бергә,  махсус тартмаларга тутырылган каймак һәм эремчек тә алып баралар.  Бу кадәр күп продукцияне  турыдан-туры шәһәр базарына алып барып саткач, табышлы эшлисездер инде, дигән соравыма ул, хезмәткәрләренә үзвакытында хезмәт хакы биреп барулары, салымнар буенча да бурычлары булмавын әйтте. Шуның  өстенә ул  үз гаилә фермасын үстерү, киңәйтү, кирәкле техника, җиһазлар юнәлтү максатыннан банктан 5 миллион сум алган кредиты өчен дә айдан-айга исәп-хисап ясый. Авыл хуҗалыгы тармагын терлекчелек продукциясен реализацияләү хисабына гына бүген тотрыклы яшәтүе кыен шул. Шуңа кыш айларында  игенче механизаторларны көндәлек эш белән тәэмин итү уе белән  1,5 мең кубометр агач алып, аны эшкәртеп  “Оргсинтез” заводы өчен аскуймалар ясау производствосын көйләп җибәргән. Әлеге цехта алда әйткәнебезчә, үз механизаторлары, якыннары, туганнары эшли. Ай саен алар шәһәргә 1,5 мең данә аскуйма төяп озаталар.

Авыл җирендә яшәргә теләгән кеше җаен таба, диләр бит.  Күгәрчен авылы фермеры Данил Нәбиуллин да  әнә шулай башлаган эшен  елдан-ел камилләштереп, заманча технологияләр  кулланып  уңышлы төстә дәвам иттерә.  Үзенең тырыш хезмәте белән көн күрә ул.

Идрис Аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International