Һәр кешенең күңеленә үтеп, Шатлык өләш безгә яңа ел!

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Балалар иҗат үзәге бинасында инвалид балалар өчен социаль яклау бүлеге һәм балалар иҗат үзәге оештырган чыршы бәйрәме үткәрелде. Бирегә район үзәгеннән һәм авыллардан 110 инвалид һәм 33 социаль куркыныч гаиләдә тәрбияләнүче бала чакырылган иде.

Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары рашат хәбибуллин ачып җибәрде: “бу көннәрдә бөтен ил яңа ел бәйрәменә әзерләнә. Тиздән ат елына аяк басабыз.

Аллага шөкер, бүген балык бистәсендә генә түгел, авылларда да асфальт юллар салынды, яңа мәдәният йортлары, медицина пунктлары ачылды. Болар барысы да халкыбыз өчен,–диде ул.

Балалар, әти-әниләр! Барыгызны да яңа ел белән тәбрик итәм. 2014 ел сезгә бары тик бәхет-шатлыклар, уңыш, сәламәтлек китерсен!”

Балаларны котларга дип шулай ук “бердәм россия” региональ партиясенең җирле бүлекчә сәркатибе мөдәрис гаянов та килгән иде: «социаль яклау бүлеге белән берлектә чын йөрәктән чыккан котлауларыбызны кабул итегез. “бердәм россия” сәяси партиясе сезнең өчен казанның “арена” стадионы шугалагында шуу өчен бушлай тимераяклар алу мөмкинлеге тудырды»,–дип сөендерде ул балаларны.

Аннан соң балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “алеша попович ничек итеп кар кызын коткарды” дип исемләнгән әкияти тамаша күрсәтелде. Балалар геройлар белән бергә җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Кыш бабай белән кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

Соңыннан һәр балага “”бердәм россия” партиясе һәм район җитәкчелеге иганәчелеге белән тутырылган  яңа ел пакеты тапшырылды.

Бу бәйрәм сабыйларга бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте, ә  балаларның шат чыр-чуы, йөзләрендәге елмаюы бәйрәмгә тагын да күңеллелек өстәде.

Сиринә Мөхәммәтҗанова

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International