Эш бүлмәмнең тәрәзәсеннән Чулман елгасы күренеп тора. Әле кайчан гына дулкынланып торган елга инде боз белән капланды. Озак та көттерми, боз өсте балыкчылар белән тулды. Димәк, кышкы балык тоту чоры ачылды.
Балык тоту белән “җенләнгән” кешене җәйге эсселек, елга буендагы озынборын-черкиләр генә түгел, кышкы салкыннар да куркытмый.Чатнама салкында бозга ясалган уентыкка кармак салып, сәгатьләр буе шуңа карап утыручыларны аңлар өчен, бер булса да, бу кешеләр белән аралашып, үзең дә алар арасында булып карарга кирәктер.
Шулай беркөнне тәвәккәлләп, үзләре белән сөйләшеп, кыш көне балык тоту ни рәвешле бара икәнлеген үз күзләребез белән күреп кайту өчен, Чулман елгасына юл тоттык. Ярдан бик ерак булмаган урыннарда балыкчылар берән-сәрән генә күренә, эчкә кергән саен алар кырмыскаларны хәтерләтәләр: мондагы халыкның исәбе-хисабы юк...
Якындарак утырган балыкчылар янына юнәлдек. Тагын да эчкәрәк керергә курыктык. Ни генә дисәң дә нинди генә кызыксыну да, тормыштан кадерлерәк була алмый. Хәер, инде монысы да безнең өчен зур батырлык иде.
“Кемне нәрсә борчый, шул турыда сөйли” диләр бит. Үзем салкыннарны бер дә яратмаганга күрә, беренче соравым да нәкъ шул булды:
“Иртә таңнан алып, кояш батканчы, нинди генә салкын көннәр булуга карамастан, көне буе монда утырасыз. 20-30 градуслы салкыннарда ничек туңмыйсыз?”–дим.
Берничә балыкчы бертавыштан: “ Иртәнге тынлыкта кояш күтәрелгәндә cаф һава сулап, кышкы табигать кочагында хозурланып утыру үзе ни тора! Кармакны бер алып, бер салып, көн үткәне сизелми дә. Шулай итеп туңарга да вакыт калмый. Киемнәребез дә туңдырырлык түгел, махсус балыкка йөрү өчен тегелгән”,–дип җавап бирделәр.
Инде алар өчен балык тоту чоры 10-13 декабрьләрдән үк башланган. Тик аннан да иртәрәк балыкка килүчеләр булган. Ә бит бу вакытта әле боз яхшылап катмаган да була, шуңа күрә боз өстенә керү аеруча куркыныч. Ләкин балык тоту белән хирес балыкчыларны бу гына туктатып кала алмый шул. Шуның аркасында биредә дә берничә кеше аздан гына гомере белән хушлашмый калды. Онытмаска кирәк: 10 сантиметрдан да юкарак боз өстенә керү катгый тыела! Балыкчылар сүзенә караганда, шома боз өсләре, кар белән капланган өслекләргә караганда куркынычсызрак. Чөнки кар бозга яхшылап катарга ирек бирми.
“Балык кайчан җәй көнеме, әллә кышын яхшырак кабамы?” дигән сорауга алар төгәл генә җавап бирә алмадылар.
“Җәй көне дә, кыш көне дә Чулманда балык яхшы эләгә. Тик кайберәүләр җәй көне, ә кайберләре безнең кебек кышын балыкка йөрергә ярата. Ничә тапкыр игътибар иткәнебез бар, ни өчендер, кышын балык һава торышы үзгәргәндә, “аңлашылмый торган” буранлы, ямьсез көннәрдә яхшырак каба”,–диделәр алар көлешеп.
Күбрәк сыла (судак), алабуга, корбан балыгы, чуртан һ.б. балыклар каба икән. 5әр килограммлыларына кадәр тоталар алар. Балык каптыру өчен җим итеп тюлька балыкларын кулланалар. Кыш көне бер савыт тюлька 1500-2000 сум тора икән. Шуңа алар җимне җәйдән үк сатып алырга киңәш итәләр.
Балыкчыларның берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә “тәмләп” үз шөгыльләре турында сөйләүләрен тыңлаганнан соң шуны аңладым: кышкы балык тоту безнең өчен суыкта туңып утыру гына булса да, алар өчен адреналин, аңлатып бетергесез ләззәт ул!
Сиринә МӨХӘММӘТҖАНОВА