Мондый тәртип бер селтәнүдә генә тумый

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Ел ахырында  җыелышып башкарган эшкә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору гадәте бар. “агрохимсервис” җәмгыятендә республика семинары үткәрелүе дә очраклы хәл түгел. Күпләрне таң калдырырлык итеп эшли дә, тотрыклы яши дә беләләр алар.

Республикабызның барлык районнарыннан диярлек килгән дәрәҗәле кунаклар иң элек әлеге  предприятиенең “зюзино” ярдәмче хуҗалыгы ындыр табагына җыелыштылар. Семинарны район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы камил гаязов ачып җибәрде. Ул кунакларны  районыбызның игенчелек һәм терлекчелек тармагындагы эшчәнлекләре белән таныштырды, алда торган бурычлар хакында сөйләде.

–“агрохимсервис” җәмгыяте һәр ике юнәлештә дә  районыбыз хуҗалыклары арасында лидерлык итә, семинар барышында сез аны үзегез дә ачык күрерсез,–дип тәмамлады ул чыгышын.

Безнең  бирегә җыелуның төп максаты бөртекле ашлык һәм  терлекчелек продуктлары җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешү дип башлады үз чыгышын “татагрохим” акционерлык җәмгыяте генераль директоры наил гобәйдуллин. –республикада  һәр районның “агрохимсервис” җәмгыяте нәкъ биредәге кебек күпләргә үрнәк булып югары күрсәткечләргә ирешергә тиешләр. Балыкбистәлеләр гади генә эш ысулларын киң файдаланып та һәр елны әнә бу яктан күпләргә үрнәк. Алар табигать көйсезлекләренә карамастан,  узган ел бөртеклеләрнең  һәр гектарыннан 28 әр центнер уңыш җыеп алдылар.  Терлекчелектәге хезмәтләре дә мактауга лаек,–диде ул. Зюзинолыларның  эшләре чыннан да сокланырлык. Складлар яхшы сортлы ашлык белән шыплап тулган. Әле  ирекле рәвештә сатарга әзерләнгән 700 тонна икмәкләре дә бар. Күңел биреп эшләгәч, бер үк шартларда  менә дигән итеп хезмәт куярга, нәтиҗәле итеп эшне оештырырга мөмкин. Зюзинодагы  кебек чирмешән бүлекчәсе фермасында да кунаклар күңеленә хуш килерлек  күренешләр күп иде.   Бүген биредә 600 баш мөгезле эре терлек асрала. Моннан тыш әле  35 баш атлары һәм 100 баш сарыклары да бар.

–яхшы хуҗаның барысы да үз кул астында  булырга тиеш.  Сабантуй бәйрәме алдыннан кыр батырларын хөрмәтләү өчен район буенча сарык эзләп йөрү берәүне дә бизәми.  Мондагыдай яхшы тәртипне исәпле көннәр эчендә махсус республика семинары өчен генә булдырып булмый, ул биредә күп еллар шулай дәвам итә,–диде татарстан республикасы авыл хуҗалыгы  министрлыгының баш белгече фәрит вәлиуллин зюзинолыларга югары бәя биреп. Ул аларның  малларны ашату, карау технологиясенең үтәлешен һәркемгә дә өлге итеп күрсәтте.  Чыннан да ринат шәйхетдинов җитәкләгән чирмешән бүлекчәсендәге тәртип күпләрне сокландырды. Биредә ит токымлы  терлекләр үстерү чын мәгънәсендә  югары дәрәҗәгә куелган. Малларның уртача  тәүлеклек артымы  1,5 килограммга җитә. Күп еллардан бирле  эшләүче бу ферма бинасының бер бүлмәсе дә буш тормый. Узган ел  терлекчелек абзарларына капиталь ремонт үткәргәннәр. Биредә мул азык базасы тупланган. Печән, сенаж, фуражга да кытлык юк.  Урып-җыю башында  югары дымлылыктагы ашлыкны стеналарына тимер-бетон плитә түшәлгән 100 тонна сыешлы базга тутырып аны полиэтилен пленка белән томалаганнар. Мондый ашлык бозылмыйча озак саклана. Аны кыш айларында ачып тарттырып малларга ашаталар. Бер карашка гади генә булган бу ысул килгән кунакларда зур кызыксыну уятты.  Биредә алган тәэсирләре белән кайберләре безнең белән дә уртаклашты.

Зирек    әдимөхәммәтов,   әлмәт районы:

–без һәрвакыт акча саныйбыз. Яңа технологияләрне  тормышка ашырырга омтылабыз. Ә  менә әби-бабайлар ысулы белән эшләүне онытабыз.  Балыкбистәлеләрнең  яхшы сыйфатлы ашлык һәм  терлекчелек продуктлары җитештерүдәге уңышларын киләчәктә үзебездә дә кулланачакбыз. Якын көннәрдә   биредә тупланган тәҗрибәне  тирәнтенрәк өйрәнү өчен хезмәткәрләребез белән махсус килергә планлаштырабыз.

Фәргать сибгатов, кайбыч районы:

–бу семинар минем күңелемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Кадрлар барысын да хәл итә, дип хак әйтәләр шул.  Монда бүгенгесе көн шартларында  менә дигән итеп эшләп, хезмәт хакын вакытында түләп, салымнар, электр энергиясе, кредитлар буенча бурычсыз яшәүләре мине нык сокландырды.

Семинардан һәркем әнә шундый матур уй-теләкләр белән таралышты.

Идрис аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International