Районыбыз гаилә фермалары төзү буенча республика күләмендә лидерлар рәтендә йөри. Соңгы елларда сөт җитештерүдә шактый үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан керем алу 7 процентка үскән.
Әнә шулай производство күрсәткечләребезне яхшырта алганбыз икән, сүз дә юк, монда терлекчелек юнәлеше алган гаилә фермаларының билгеле бер лаеклы өлеше бар. Бүгенгесе көндә авыл җирлекләрендә 26 гаилә фермасы эшли. Шуларның 10 сы–сөт, 10 сы–мөгезле эре терлек, 2 се–ат, каз, сарык һәм 2 се умарта тоту буенча специальләшкәннәр. 23 ферма югары технология шартларында җиһазландырылган. Соңгы вакытларда тагын 11 гаилә фермасына нигез салына башлады. Монысы статистика, тик саннар ялгышмый. Балыкбистәлеләрнең бу юнәлештәге уңышларын, өметле башлангычларын республикакүләм киңәшмәләрдә үрнәк итеп күрсәтү юктан гына түгелдер. Бу уңайдан гаилә фермалары төзү буенча район җитәкчелегенең уң кулы булган, район авыл хуҗалыгы идарәсенең экономик-финанс мәсьәләләр буенча белгече Рөстәм Сәлаховка мөрәҗәгать итүебез урынлыдыр.
–Рөстәм Абдуллович, берни дә юктан гына бар булмый. Райондашларыбызның гаилә фермалары төзүгә дәррәү алынуының асылына төшенәсе иде?
–Монда, беренчедән, район җитәкчелегенең уңай позициясен, бу эшкә алынучыларны үз канаты астына алуын, һәрьяклы ярдәм күрсәтүен өстенлекле итеп куярга кирәктер. Аннан килә, Котлы Бөкәш төбәгеннән Илдус Шакиров, Раиф Хәмидуллин, Дамир Ногманов, Күгәрчен авыл җирлегеннән Данил Нәбиуллин, Вазыйх Хәмидуллин, Айрат Зәйнуллин, Яңа Арыштан Рәмзил Әхмәтвәлиев, Мәдинә Гыйльмуханова, Трой-Урай җирлегеннән Илгиз Мәннанов, Фердинанд Ногманов, Рүзәл Габитов, Балыклы Чүкәйдән Сәмигулла Әгъзамов, Финаузия Имамиева, Дон-Урайдан Илмир Габдриев кебек инициативалы җанатар эшлеклеләрнең күпләп булуы, бер йодрык булып киңәшләшеп көн күрүе, хезмәт итүе дә район өчен кулай килде. Инде бүгенге көндә аларга тагын дистәләгән кече эшмәкәрлек тарафдарлары килеп кушылып, матур гына тамырлана баралар, производство базаларын җәелдерәләр.
–Тормышның язылмаган үз кануннары була. Иң-иңнәр арасында да төркемнең лидерлары, юл күрсәтеп баручылары, гамәлләре белән үрнәк өлге булып торучылары була. Алар билгеле бер юнәлештә яңа сулыш, яңалыклар алып килүләре белән аерылып торалар?
(Ахыры. Башы 1 нче биттә).
–Әйе, андыйлар бар. Алар заман чалымын алдан күрә беләләр, перспектив бурычлар куеп масштаблырак гамәлләр кылалар, эшләр башкаралар. Вакытында күрсәткән тәвәккәллекләре дә эшләрендә уңыш ачкычы булып тора. Шундыйларның берсе итеп Качкалак авылында гаилә фермасына нигез салган Камил Гобәйдуллинны мисалга китерер идем. Элеккеге эчке эшләр органнары хезмәткәре, районыбызның игътибарлы вә хезмәткә лаек бер асыл гражданины лаеклы ялда булуына карамастан, гомумән бер чит юнәлештә олы эшкә тәвәккәлләп сокландырды. Ул эшен йөз башка мөгезле эре терлек бинасы төзүдән генә башлаган иде. Кыска гына вакыт эчендә инде бер көчле производство базасы үсеп чыкты. 700 тонна сыйдырышлы ашлык саклагыч, 100 башка ябык карда, дистәләгән техника сыйдырышлы ангар, терлекчелек йорты, ягулык станциясе калкып чыкты, ял итү урыннары төзелде.
Хуҗалыгына заманча яңа техникалар кайтарылды. Киләчәктә 200 башка сыер торагы төзү уе белән янып йөри ул. Бүген аның хуҗалыгында 119 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 51 сыер бар. Сөт һәм ит җитештерүдән шактый күләмдә табыш алып килә. Кыскасы, Камил Гобәйдуллин үзенең булдыклылыгын бу юнәлештә дә лаеклы раслый алды.
Икенче бер фермерыбыз–Илмир Габдриевның мактаулы башлангычлары, лаеклы гамәлләре турында шулай ук бик озаклап сөйләргә булыр иде. Аның эш алымнары һәм методлары күпләр өчен үрнәк булып тора. Хезмәт базасында тулы хуҗалык исәбе хакимлек итә. Илмирның эшчәнлегендә экономия һәм эффектлылык төшенчәләре иң беренче планда тора дисәк, һич кенә дә ялгыш булмас. Һәрдаим хәрәкәттә, үзгәрештә, яңарышта ул. Сата, ала, сата–чын мәгънәсендә эшмәкәрлек каны анда. Ул эшмәкәрлектә оста бер уенчы ролендә кебек тоела миңа кайвакытларда. Шуңа да иң уңышлы эшмәкәрләребезнең берсе ул. Бүгенге көндә 281 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 140 баш сыеры бар. Агымдагы елның 11 аенда гына 370 центнер ит һәм 205 тонна сөт саткан. Илмир Габдриев игенчелек продуктлары җитештерүдә дә әйдәп баручы, тармакның табышлылыгына ирешүче фермерларыбызның берсе.
Балык бистәсеннән Рүзәл Габитов һәм Яңа Арыштан Рәмзил Әхмәтвәлиевләрнең бүгенге көндәге кыйбласына күз салыгыз. Сокланырлык һәм дә горурланырга гына кала бу егетләребез белән. Рүзәл кыска гына вакыт эчендә терлекчелек комплексын хәтерләткән ике гаилә фермасы төзеде. Бер түбә астында терлекчелек биналары, техника гаражы, ашлык склады урнашкан. Рәмзил дә эшен коры урыннан башлаган эшмәкәр, әмма көчле оптимизм, максатчанлыгы, заманча фикерләве белән производствосын көннән-көн үстерә, табышландыра бара.
Мондый мисалларны бик күпләп китерергә булыр иде. Чыннан да бу юнәлештә мактанырлыгыбыз да, күрсәтер эшләребез дә, горурланырлык казанышларыбыз, уңышларыбыз да бар.
–Рөстәм Абдуллович, сөйләгәннәрдән анык күренеп тора, гаилә фермалары районыбызның уңышлы бренды. Янәдән дә бу юнәлешкә тартылучылар бармы?
–Соңгы вакытларда кергән гаризалар, мөрәҗәгатьләр, киңәшләшүләр күрсәткәнчә алдагы елларыбыз да уңышлы булырга ошап тора. Инде 11 яңа гаилә фермасы төзелү стадиясендә. Аларның барысы да терлекчелек юнәлешендә булачаклар. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фермерларыбыз арасында ат тоту, үрчетүгә алынучылар күбәя бара.
Дөрес, гаилә фермалары төзүдә эшмәкәрләрне үз йөзүенә генә җибәрүче җирле үзидарәләр дә бар әле. Янәсе, безнең монда ни катнаш. Тик шуны онытмыйк, гаилә фермалары–авыл халкын эш белән тәэмин итүчеләр, авылга яңа технологияләр алып килүчеләр, районның социаль-экономик үсешенә этәргеч ясаучылар да. Димәк, без алга таба да алдынгы позициябезне югалтмас өчен икеләтә, өчләтә көч белән тырышырга бурычлыбыз.
Яңа елда бу юнәлештә дә яңа исемнәр, яңа ачышлар, яңа казанышлар теләп калам.