Көмеш сулы чишмә буенда

2013 елның 6 декабре, җомга

Районыбыз биләмәсендә чишмәләрне барлау, чистарту, яңарту кебек игелекле эшкә зур игътибар бирелә.

Әле менә быел да Зәңгәр Күл авылы янәшәсендә барлык райондашларыбызның яраткан “Алан” чишмәсен  заманча, халыкка уңайлы итеп яңарттылар.  Бу күркәм һәм игелекле гамәлне райондашларыбыз  арасында зур абруй казанган Габделхан Имамиев  җитәкчелегендәге “Строймонтаж” җәмгыяте (элеккеге ПМК-7) төзүчеләре башкарып чыкты. Ул район кешеләре, Зәңгәр Күл авылы халкына гына түгел,  әлеге чишмәне ачу тантанасына килгән ТР экология, табигать һәм әйләнә-тирәне саклау министры  Артем Сидоров күңеленә дә хуш килде.

–Идел буе федераль округында  республикабызның иң бай, чиста сулы регионнардан исәпләнүе куанычлы хәл.  Инде менә районыгызның тыңгысыз күңелле җитәкчесе Илһам Валеев инициативасы белән бу чишмә дә яңартылып халык өчен уңайлы хәлгә китерелде. Ул озак еллар халыкка хезмәт итсен, авыл кешеләренә яшәү көче, шифа бирсен иде,–диде ул.

–Без ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйбыз. Киләчәктә әле башкарасы эшләребез бик күп. Инде менә мондый очракларда хөкүмәтебез ярдәменә таянырга туры килә һәм бик рәхмәтле дә калабыз,–диде Илһам Валеев.

Элек-электән килгән күркәм гадәт буенча тантаналы төстә ал тасманы кисү миссиясен авылның абруйлы хезмәт ветераны, гомеренең 44 елын механизаторлык эшендә  үткәргән Газиз ага Җәббаровка йөкләделәр. Ул җыелган халыкка бу шатлыклы көнне бик күптәннән көтеп алуларын әйтте. Хәзер монда су алу һәм рәхәтләнеп ял итеп утыру өчен уңай шартлар булдырылуына  ихлас күңеленнән сөенеп рәхмәтен белдерде. Килгән кунаклар һәм авыл кешеләре саф сулы чишмәгә юл тоттылар.  Чыннан да  суы тәмле, сихәтле икән шул чишмәнең. Бу чишмәнең   авыл кешеләренә генә түгел, юлчыларның иң яраткан ял урыны булуын да телисе килә.

ФОТОЛАР

Идрис Аметов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International