“Пешекче ул фармацевт та, рәссам да булырга тиеш”

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Күп балалар бәләкәй вакытта укытучы, табиб, артист булырга хыялланалар. Ә Гөлчирә апа инде башлангыч сыйныфларда укыганда ук пешекче һөнәренә мөкиббән була. 7 балалы ишле гаиләдәге 4 кызның иң кечкенәсе булганга күрә, аңа авыр эшләр бик тәтеми дә. Ләкин кул арасына керә башлауга ук кыз әнисе янында аш бүлмәсендә кайнаша. Бик тә ашарга пешерергә ярата ул.

Туган авылы Югары Тегермәнлектәге унъеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике дә уйламыйча Казан шәһәрендәге Татпотребсоюз оештырган “Ашханә мәктәбенә” укырга китә.

Кулына диплом алгач, 1976 елда кыз янәдән туган ягына әйләнеп кайта. Аның хезмәт юлы Балык бистәсенең “Идел” кафесыннан башлана. Һәм шул көннән алып аңа җәмгыять туклануы оештырган төрле нокталардагы ашханәләрдә эшләргә туры килә, алган белеме белән генә канәгатьләнмичә, ул читтән торып кооператив техникумын тәмамлый.

Акыллы, үз эшен яратып, җиренә җиткереп эшләүче Гөлчирә Хисамованы җитәкчеләр дә бик хөрмәт итәләр. Тырышлыгына күрә 1984 елдан аны гади пешекчедән җитештерү мөдире итеп күтәрәләр.

Ә 1998 елны Гөлчирә апаны ул вакытта җәмгыять куллануы кул астында булган ПК-85 (хәзерге Агротехникум) ашханәсенә җитештерү мөдире итеп билгелиләр. Шул вакыттан алып аның тормышы һөнәри техникумда белем алучы студентлар тормышы белән аерылгысыз.

“Эш бик җаваплы, авыр, ләкин мин  эшемне бик яратам. Биредә кайнаша-кайнаша ничә еллар үтеп киткән, хәтта сизелмәде дә”, –ди ул.

Биредә студентлар көненә 4 тапкыр ашханәдә бушлай тукланалар. 2 пешекче сменалап укучыларга ашарга пешерә. Ләкин ризыкның җиткәнлеге, тәмлелеге–барысы өчен дә Гөлчирә апа җаваплы.

“Чын күңелдән, бирелеп эшләгән кеше генә әлеге вазифаны башкара ала. Һәр ашаган саен “балалар ошаттылар микән, ашадылар микән?” дип, тәлинкәләрне барып карыйм. Яратып ашыйлар. Рәхмәтләрен әйтергә дә онытмыйлар. Кайбер шаяннары аз гына укырга килми торсалар, “Сезнең тәмле ризыкларны сагынып килдек”, дигән булалар”, –ди Гөлчирә апа елмаеп.

“Һәрбер һөнәр иясе нинди дә булса билгеле бер сыйфатларга ия булырга тиеш, диләр. Ә сезнеңчә пешекче нинди булырга тиеш?” – дим.

“Юныс Әхмәтҗанов сүзләре белән җавап бирәсем килә: “Пешекче ул фармацевт та, рәссам да булырга, күңелне күреп, елмаеп сөйләшә дә белергә тиеш”,–дип җавап бирде ул миңа кыска гына.

“Ә һөнәрегез гаилә тормышында да ярдәмгә киләме?”,–дип сорауларымны дәвам итәм.

“Әлбәттә. Нинди генә һөнәр иясе булса да, һәр хатын-кыз тәмле итеп ашарга пешерә белергә тиеш. Ә пешекчегә бу икеләтә кагыла. Мин бигрәк тә улларым, ирем яратып ашый торган ризыкларны еш пешерергә тырышам: пилмән, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, мантый...

Өебездә рәсемле “Татар халык ашлары” китабы бар иде. Бәләкәй вакытта төпчек улым үзенчә мин пешергән ризыкны мактап: “Карале, әни, бу нәкъ китаптагы кебек булган»,–дип әйтә торган иде”,– дип үзенең серләре белән бүлеште мөләем ханым.

Чыннан да, Гөлчирә апаның һәр сүзе–тормыш хакыйкате. Берәр кешенең  яратмаган һөнәргә 38 ел гомерен ай-һай багышлыйсы килер микән. Хәер, Гөлчирә апаның эшен яратып, бөтен күңелен биреп башкаруын аңлар өчен, хезмәт юлы турында сөйләгәндә, елмаеп, вакыт-вакыт янып алган күзләрен күрү дә бик җитте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International