Мәктәп фикерләргә өйрәтә

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Балык бистәсе 2 нче мәктәбе Татарстан Республикасында “Өстенлекле мәктәп” программасы буенча эшләүче уку йортлары исемлегенә керә.

Ул үзенең укучыларына җитди мәгариф стандартларына җавап бирә торган уникаль уку программалары, шәхескә ориентлашкан укыту, инновацион программалар һәм ХХI гасыр укучысын укыту өлкәсендә үзгәрешләр кертүче башка яңалыклар тәкъдим итә.

Бүгенге этапта үсеп килүче буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү дәүләт мәгариф сәясәтенең алгарышлы бурычы булып тора. Ул педагоглар тарафыннан иң нәтиҗәле методик һәм мәгариф технологияләрен файдалану юлы белән ирешелә. Өстенлекле мәктәпләр  Сингапурдан килгән тренерлар белән тыгыз элемтәдә торып эшләячәкләр. Аларга  төрле юнәлешләр буенча эшләү тәкъдим ителә.

Узган ел мәктәптә тренер Фиона Чоа Мейни катнашында тренинг үткәрелүе дә яңалыкка бер адым. Анда югары категорияле укытучы, 2012 елда “Безнең иң яхшы укытучы” гранты җиңүчесе Ольга Мокеева өченче сыйныф укучылары белән инглиз теле буенча ачык дәресләр уздырган. Дәрестә уен формалары, әңгәмәдәш белән үзара аралашу, командада эшләү һәм башкаларны куллану башлангыч сыйныф укучыларын укытудагы яңа технологиянең үзенчәлекләре булып тора. Чөнки замана балаларына төрле мәсьәлә, бурычларны чишү өчен креатив фикерләү күнекмәләрен алырга кирәк. Алар белән туктаусыз үзгәреп торучы дөньяда бик еш очрашабыз.

Агымдагы елда мәктәп бу юнәлештә эшләү буенча уңышларын демонстрацияләячәк.

–Сингапур укуларында үзләштергәннәрне үзебездә кулланып эшләү күпкә отышлы. Әлеге методиканың уңай яклары бик күп,–ди мәктәп директоры Рифкать Хәмидуллин. –Дәрестә төркемнәр белән эшләү укучыларның бергәләп фикерли белүен, кызыксынуын,  активлыгын арттыра.

Әлеге методика үзенә күрә тәрбия чарасы да икән. Чөнки бала бер-береңә булышу дигән төшенчәне аңлап үсә. Башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Әхмәтханованың “Әкияти кош” темасына ачык дәрес бирүен дә тренер Фиона Чоа Мейни уңай бәяләгән. “Безнең яңа укытучы” грантына ия булган мөгаллимәнең күркәм уңышы бу. Грант ияләре исә үзләренең моңа лаеклы икәнлекләрен киләчәктә дә әле мең тапкырлар хезмәтләре белән дәлилләрләр дигән өмет, ышаныч бар.

 

Фәрвәз Каюмова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International