Кече Әшнәк авылының “Н.Закирова” крестьян-фермерлык хуҗалыгы берничә ел инде, салым түләүләре һәм хезмәт хакы буенча бурычсыз эшли.
Бүген биредә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 280 гә җиткән. Аның 100 е савым сыерлары. Күп еллар дәвамында биредә хезмәт куючы Суфия Мифтахова белән Сәрия Вәлиева сөт җитештерүдә елның-елында макталалар. Бу елны да алар эшне уңышлы төстә башлап җибәргәннәр. Хәзерләүчеләргә һәр көнне 670-700 килограмм сөт саталар. Ел башыннан алар түбән продукцияле сыерларны яхшы нәселле, мул сөт бирә торган таналар белән алыштыру мәшәкатьләре белән йөриләр.
–Кабул итү бәяләре артуы авыл халкы күңелендә олы өмет чаткылары уятып җибәрде. Без дә көтүне яңарту мәсьәләсен алгы планга куеп эш итәбез. Бүгенге хезмәтебез белән бергә язгы кыр эшләренә дә хәстәрлек күрергә кирәк бит. Ә кышкы чорда сөт җитештерү төп табыш чыганагы,–ди фермер Нурия Закирова.
Кыш көннәрендә терлекләрнең продуктлылыгын арттыру максатыннан савым сыерларына фуражны пешереп бирү дә үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәткән. Маллар алдыннан печән, сенаж өзелми. Без килгәндә терлекчеләр Раиф Бикмуллин һәм Альфред Яруллин малларга азык кертү эше белән мәшгуль иде. Алар соңгы вакытларда терлекчелекнең үсеше, көйле эшчәнлекләренә сөенүләре белән уртаклаштылар. Ни дисәң дә, үз авылларында тотрыклы эш урыны булуы аларга шәхси хуҗалыкларын алып барырга да зур ярдәм күрсәтә. Нәтиҗәдә фермерлык хуҗалыгында эшләүчеләрнең күбесе икешәр сыер асрыйлар. Бу исә гаилә бюджетына да сизелерлек өстәмә булып тора. Шуңа кыш айларында механизаторларның да өйдә тик утырасы килми. Ат белән терлекләргә азык ташучылар арасында алдынгы мезанизатор Рәис Мингалиевны күреп әңгәмә корып җибәрдек. Ярым шаяртып ул:
–Без универсал хезмәткәрләр, кая кушсалар шунда барабыз. Өйдә тик утырганчы маллар арасында йөреп аена 10-12 шәр мең хезмәт хакы алу бик ярап куя,–ди ул. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге белгече Вәкил Хаҗиев кечеәшнәклеләрнең соңгы вакытларда эш алымнарын үзгәртеп, технологик таләпләргә игътибарны арттырулары хакында ассызыклап үтте. Бүгенгесе көнне ул иң мөһиме һәм актуаль мәсьәлә булып кала. Чөнки кайбер фермерлардан үзгә буларак, биредә яңалыкны юлдаш итеп эшләү, малларның продуктлылыгы үсеше күзәтелә. Бозаулар арасында үлем-китем дә юк хәзер. Болар хуҗалыкның көйле яшәешенә, эш шартлары яхшыруына соңгы нәтиҗә буларак, хезмәт хакларының күтәрелүенә дә уңай йогынты ясый.