Фермерлык дөрес юлда

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бу атна башында район фермерлары һәм крестьян хуҗалыкларының конференциясе узды. Әлеге чарада район башлыгы Илһам Валеев, Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Конференция үзенең эшен Балык бистәсе фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативлары берләшмәсенә яңа рәис сайлаудан башлап җибәрде. Делегатлар күпчелек тавыш белән әлеге берләшмәнең рәисе итеп “Нугманов Р.Д.” крестьян-фермерлык хуҗалык җитәкчесе Рәмис Нугмановны сайладылар. Аннан конференциядә катнашучылар алдында Камияр Байтимеров чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында, нигездә, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә фермерларның лаеклы өлешен ассызыклап үтте, әлеге юнәлештәге проблемаларга тукталды, аларны чишү буенча перспектив мөмкинлекләрне күрсәтергә тырышты. Фермерларны бүгенге катгый конкуренциягә торырлык экологик чиста продукция җитештерү өстендә ныгытып эшләргә чакырды.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Рөстәм Сәлахов исә крестьян-фермер хуҗалыкларының 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Фермер Ильмир Габдриевның чыгышын күпләр үзләре өчен үрнәк өлге итеп кабул иткәндер, дип фаразлау дөрес булыр. Эшен “нульдән” башлаган, күпме каршылыклы киртәләрне узган, үз эшмәкәрлеген табышлы тармакка әйләндергән Ильмирның кайбер фикерләренә бергәләп колак салыйк әле:

–Эшебезне абый белән 1998 елда үзебезнең 16 гектар пай җирен рәсмиләштерүдән башладык. Ничек кенә каршы төшмәделәр дә, нинди генә сәбәпләр тапмадылар. Соңгы чиктә авылдан 12 километр ераклыкта җир участогы алуга ирештек. Иң мөһиме, теләк көчле булды һәм дә үзебезнең эшне күрсәтергә кирәклекне яхшы аңлый идек. Беренче елда ук матур эш нәтиҗәләре күрсәттек һәм бүгенге көнгә кадәр зыянга эшләгән елны хәтерләмим. Акрынлап җир мәйданнарын арттыру турында уйлый башладык. Хәзерге вакытта 880 гектар сөрү җиребез бар, шуның 250 гектарында күпьеллык үлән игәбез.

75 тана алып кайтудан башланган терлекчелек тармагы да безнең өчен зур табыш чыганагына әверелде. Бүгенге көнгә мөгезле эре терлекләрне  335 башка җиткердек. Аларны тулы рационда ашату өчен фуражыбыз да, печән-саламыбыз да җитәрлек. Быел 30 гектарлы күпьеллык үлән кырыннан гына да 300 рулон печән җыеп алдык. Барысы үзебезнең терлекләр өчен 1200 рулон печән, 1500 рулон салам хәзерләдек. Моннан тыш 700 рулон печәнне халыкка саттык.

Сату дигәннән, бүгенге көндә тәүлек саен 600 килограмм сөтне уртача 21-22 сумнан хәзерләүчеләргә озатабыз. Сөткә шушындый бәя торганда кайбер инвесторлар кебек вертолетларда да оча башларбыз әле,–диде ул ярым шаярып, ярым чын итеп. Афәрин, Ильмир! Хаклык бар, бүгенге көндә вертолетларда очучылар мөгезлеләр, дүрт куллылар, аерым планетадан килүчеләр түгел. Күбесе синең кебек, синдәйләр кебек җирдән күтәрелгәннәр.

Ильмир үз чыгышында фермерларны бүгенге көндә борчыган бик күп проблемаларга тукталды, район авыл хукҗалыгы идарәсе тарафыннан теләктәшлек таба алмавына карата да кискен фикерләрен әйтеп салды, һәръяклы ярдәм тойган район башлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу конференциядә коллегаларының аны Мәскәүдә узачак фермерлар съездына делегат итеп сайлавы да очраклы гына булмады билгеле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International