«Юл газабыннан котылдык»

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Узган ел районыбызның Ямаш-Күки, Олы Әшнәк–Кече Әшнәк, Мам.Каз. Чаллы–Бикчурай, Шомбыт–Шестая Речка, Котлы Бөкәш–Бирдебәк авыллары арасында асфальт юллар түшәлде. Алдагы вакытларда юлсызлыктан җәфаланган халыкның бүгенге шатлыгын аңлавы кыен түгел. Редакциябезгә кергән рәхмәт хатлары, куанычлы хәбәрләрнең күп булуын истә тотып, бу хакта фикерләрен белергә теләп, бу авылларда яшәүче кайбер кешеләргә мөрәҗәгать иттек.

Халидин Әхәтов, үзешчән композитор, Ямаш мәктәбе укытучысы:

–Асфальт юл салыну белән, ике якка чыгу өчен дә проблема юкка чыкты. “КамАЗ юлы”на да минутлар эчендә чыгып җитәбез. Яңгырлы яки кар-буранлы вакытларда батып калып, кузгалып китә алмый яткан вакытлар куркыныч төш кебек кенә хәтердә калды.

Хәзер планда Күки ягына чыккандагы юлның аз гына өлешенә асфальт түшәү һәм авылның бер өлешен тоташтыра торган күпер салдыру тора. Бу уңайдан, район җитәкчелегенең хуплавын ишеттек инде.

Иван Ананьев, Каз. Чаллы авыл советы рәисе:

–Соңгы елларда асфальт салынмаган вакытта да юлсызлыктан интеккән булмады. Авыл халкының аһ-зарларын ишетмәгәнгә, 3-4 ел бардыр инде. “КамАЗ юлы”на чыга торган Балык бистәсе–Каз.Чаллы–Иванай аша салынган 8 километр юл, Котлы Бөкәш– Бирдебәк–Үри авыллары арасында түшәлгән 7 километр асфальт юл даими чистартылып тора.

Мәүлия Бәдретдинова, хат ташучы:

–Хат ташучы булып эшләгәнгә күрә, миңа Олы һәм Кече Әшнәк арасын еш таптарга туры килә. Бигрәк тә яз һәм көз айларында туктаусыз яуган яңгырлар аркасында, ике авыл арасында йөрү мең бәла тудыра иде. Асфальт кергәннән соң, бу проблема юкка чыкты. Ләкин тагын бер теләгебез калды: авыл эчен дә асфальтласыннар иде.

Шәмсерахман Габдрахманов, Бикчурай авылының иң өлкән кешесе:

–Элек “КамАЗ юлы”на туры юлдан гына чыгып була иде. Асфальт юл салыну 2 авылны бәхетле итте. Авыл эчендә асфальт түшәлмәгән урамнар бар-барын. Әмма алар “Аяз-Ойл” җәмгыяте җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов тарафыннан һәрдаим чистартылып торалар.

Редакциядән: Юлларны кардан чистарту белән шөгыльләнүче ОАО “Татавтодор” оешмасы филиалы җитәкчесе Сергей Чистяков сүзләренә караганда, узган ел алар тарафыннан 300 километр юл чистартылган булса, быел моңа яңа салынган юллар да өстәлгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International