Язгы кыр эшләре алдыннан техниканың эзерлеген үзара тикшерү бүгенге көндә зур әһәмияткә ия. Тикшерү барышында кимчелекләр, җитешсезлекләр ачыклана. Аларны бетерү юллары күрсәтелә. Абруйлы комиссия тикшерүне “Солтан” агрофирмасыннан башлады. Чынлап торып әле ике ел гына эшләүләренә карамастан, алар инде шактый күләмле эш башкарганнар. Машина-трактор паркы койма белән әйләндереп алынган.