5 апрельдә Балык бистәсе муниципаль район Советының чираттан тыш 47 нче утырышы булды. Аны район Советы рәисе Илһам Госман улы Вәлиев ачты һәм алып барды. Утырыш эшендә район предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә–Балык бистәсе муниципаль район Советының (№ ХХХХIV-2 21.12.2009) “2010 елга Балык бистәсе муниципаль район бюджеты турында”гы карарына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Һ.Гәрәев чыгыш ясады.
Аннары “Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль район Советы аппараты турында”, “Балык бистәсе муниципаль район сайлау комиссиясе аппаратында, җирле үзидарә органнарында конфликтларны көйләү буенча комиссияләр турында”гы Положениеләрне раслау, Балык бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль хезмәт урыннарына дәгъва белдерүче гражданнар тарафыннан керемнәр, милек һәм милек характерындагы бурычлар турында мәгълүматлар бирү, Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актларына һәм норматив-хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибен раслау турында мәсьәләләр каралды. Алар буенча Балык бистәсе муниципаль район Советының юридик бүлеге начальнигы Ф.Караганова хәбәрләре тыңланды.
Минзия Госман кызы Вәлиеваның Балык бистәсе муниципаль район Советы составыннан чыгуы сәбәпле, финанс-бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия составына үзгәрешләр кертелде. Комиссия составына Бәтке җирлегеннән депутат Фәнис Мансур улы Динмөхәммәтов сайланды.