Һәр тармакта глобаль үзгәрешләр, яңарышлар барган чорда семинар-киңәшмәләрнеңәһәмияте гаять зур. Менә бу юлы да “Кама” агрофирмасына республикабызның 11 районыннан ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, лаборатория мөдирләре республика семинарына җыелдылар.
И.Аметов
Без бу семинарга махсус әзерләнмәдек. Биредәге тәртип инде күптәннән дәвам итә,–дип башлады үз чыгышын район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әгълиев.
Семинарның теоретик өлешендә килгән кунаклар алдында тәбрикләү сүзе белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Имамиев чыгыш ясады. Ул районыбыз биләмәсендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге, терлекчелектәге хәлләр турында сөйләде. Республика семинары “Вамин-Татарстан” акционерлык җәмгыяте филиалы базасында үткәнлектән аның генераль директоры Камил Садыйков та килгән кунакларны үз эшчәнлекләре белән таныштырды.
Шуннан соң “Терлекләрдәге йогышлы авыруларга лаборатор-диагностика үткәрүһәм югары сыйфатлы азык әзерләгәндә яңа технологик таләпләр куллану” дигән темага республика ветеринария лабораториясе дәүләт учреждениесе генераль директоры Филсур Әхмәтов чыгыш ясады.
Доклад буенча фикер алышулар булды. Залда утыручылар “Вамин-Татарстан” акционерлык җәмгыяте генераль директорының терлекчелек буенча киңәшчесе Рифат Корбанов, белгечләр Ришат Рәфыйков, Лидия Ситдыйкова чыгышларын тыңладылар. Алардан күренгәнчә, соңгы елларда терлекләрдә кан бозылу, җилем авырулары еш күзәтелә. Шуңа бу мөһим чараларга чыгымнарны экономияләүһич килешми. Бигрәк тәҗәйге чорда терлек азыгы хәстәрләгәндә технологик таләпләрне истән чыгарырга ярамый. Бу мөһим операция вакытында хуҗалыкларның баш агрономнары белән бергә, ветеринария табиблары да тыгыз элемтәдә торып, аңлашып эшләргә бурычлылар.