АВЫЛДА ЯЗ СУЛЫШЫ

2010 елның 2 апреле, җомга
Авылда яз сулышы
Көннәр җылыну белән авыл хуҗалыгында кызу эшләр, әзерлек чаралары башланып китә. Хәер, “Азык-төлек корпорациясе”ндә аның тукталып торганы да юк. Биредә ел әйләнәсе эш темпы югары. Хәбәрчебезгә хуҗалык җитәкчесе Рәис Гафуров   түбәндәгеләрне сөйләде.
–Яңа Арыш авылы машина-трактор паркында бүген аеруча киеренке эш өсте. Механизаторларыбыз булган техниканы карап, көйләп соңгы кат күздән кичерәләр. Ә икенчеләр тракторларын техник карауга әзерли. Бездә аларның саны 38 гәҗитте. Ел әйләнәсе эштән туктаганнары юк. Ике трактор терлекчелеккә беркетелгән. Авыл хуҗалыгы машиналарын, агрегатларны көйләү буенча быел махсус звенолар оештырылды. Аның берсен инженер Илдар Әхмәтҗанов җитәкли. Бу звенода 5 механизатор хезмәт куя. Аларның эше комиссия тарафыннан югары бәяләнде. 310 тырма инде тулысынча эшкәәзер. Калган туфрак эшкәртү, чәчү агрегатларының төзеклегенә дә тел-теш тидерерлек түгел.
Быелгы яз безнеңөчен аеруча киеренке булачак. Чөнки чәчүлек җир мәйданы артты. Шуңа күрә тырмалауда 10 агрегат, ә культивацияләүдә 8 агрегатны ике сменада эшләтергә исәп итәбез. Ә чәчү бер сменада гына булачак.   Быел аеруча сыйфатка зур игътибар биреләчәк. Аннары элеккеге еллардагыдан чәчү күләме дә арттырылды. Бодайны–600, арпа–300, солы–150, борчакны 100 гектарда чәчәргә планлаштырабыз. Моннан тыш азык культуралары мәйданы да киңәя. 263 гектарда–берьеллык, 600 гектарда күпьеллык үлән чәчеләчәк. Ул ферма терлекләренә генә түгел, эшче хезмәткәрләребез мәнфәгатьләрен дә истә тотып эшләнә. Хуҗалыгыбызда терлекләрнең баш саны да арту ягында. Бүген бездә 1836 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуңа күрә узган ел 350 гектар мәйданны биләгән кукурузны быел 700 гектарга җиткерергә исәплибез. Сыерлар өчен иң файдалы, туклыклы азык ул. Быел шулай ук безнең хуҗалыкта бәрәңге, азык чөгендеренә дә киң урын биреләчәк. Чөгендерне 30 гектарда чәчәргә уйлыйбыз. Язгы чәчүнең эш планы да инде әзер. Кайда кемнәр, нинди агрегат эшлиячәге билгеле. Бер трактор чәчүлек орлык төяүдә булса, 3 машина аны агрегатларга ташып торачак. Ашлама кертмичә генә тотрыклы уңышка өмет итеп булмавы һәркемгә мәгълүм. Шуңа бу уңайдан без “Уралхим” фирмасы белән үзара килешү төзедек. Алар безгәҗитәрлек күләмдә ашлама һәм химикатлар кайтарачаклар. Үз көчебез белән дә инде 106 тонна аммиак селитрасы, 44 тонна катлаулы ашлама кайтардык.
Авыл хуҗалыгында көзен чәчелгән культура һәрвакыт гарантияле, мул уңыш алуга нигез булып тора. Бездә ул 1987 гектар мәйданны били. Аның 1008 гектарында арыш, 778 гектарында бодай үсә. Быел кыш көннәре гадәттәгедән суык булганлыктан, белгечләребез аларны тикшереп контрольдә тоттылар. Нәтиҗәләр дәәлегә борчылырлык түгел, сакланышы уңай бәяләнде. Шуңа җирләр киптерү белән без ул көзге бөртекле һәм күпьеллык үлән культураларын тамырдан тукландыруга керешәчәкбез. Барлык технологик таләпләрне быел тиешенчәүтәүне үз алдыбызга бурыч итеп куйдык. Аннан башка тотрыклы олы уңыш алып булмавын һәркем яхшы аңлый.
Аларны халкыбыз онытмас
Бөек Ватан сугышы башлануга авылыбыздан барлык ир-атлар илне сакларга киткәннәр. Хатын-кызлар, бала-чагалар, карт-корылар гына калган авылда. Шулай итеп барлык тормыш мәшәкатьләре алар җилкәсенә төшкән. Күпне күргән ветераннар арасында гомере буена укытучы булып эшләгән Гайнелхәят әби Хәлилова да бар.
А.Сабирова,
Бәтке мәктәбе укучысы.
Гайнелхәят әби Югары Тегермәнлек авылында туып үскән. Аннары Чистай педагогия училищесында белем алган. Без аның белән үткән гомер юллары турында сөйләшәбез.
–1941 елның 21 июнь сугыш башланган көнне педагогия училищесыннан кулларыбызга юлламалар алып мин һәм тагын 5 кыз кайтырга чыктык. Ә алтыбызны да төрле җирләргә эшкә билгеләделәр. Мине Бардюк районы эшчеләр поселогына эшкәҗибәрделәр. Ләкин шул елларда әнием вафат булып, әтием фронтка китәргәҗыену сәбәпле, туган якка кайттым. Әти безгә еш кына тиздән мине дә сугышка алалар, сез үзегез генә ничек яшәрсез икән инде дип Балык бистәсенә күчендек. Олы яшьтә булганлыктан ул сугышка түгел, ә фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә булды. Ә мине район мәгариф бүлеге Яншык авылына эшкә   билгеләде. Ә туганнарым Балык бистәсендә калды. Җәй көннәре иртәдән кичкә кадәр тракторда   хисапчы булып йөрдем. Һәр 5 көн саен МТСка отчет белән бардым. Шулай итеп бер ел вакыт сизелми дә узып китте. Ләкин Яншыкта озак тоткарланмадым, мине Кече Укмаска күчерделәр. Мәктәптә балалар күп, 4 сыйныфта 75 бала белем ала. Алар бик тырышып укыдылар. Балаларның тамагы ач иде. Бар ризык бәрәңге. Ул чорның иң истә калганы ягарга утын җитешмәве үзәккәүтте. Көннәр суык. Бинаны җылытырга кирәк. Урманнан утын алып кайтырга атлар юк. Без чана тартып кая гына йөрмәдек. Гомерем шушы мәктәптәүтте,–дип сөйли Гайнелхәят апа ул елларны искә алып.
Язмыш аны   сугыштан яраланып кайткан Нургаяз абый белән кавыштыра. Гайнелхәят апа иреннән калган истәлек дәфтәрен укырга ярата. Анда фронтовикның уй-фикерләре, кичерешләре сыйган.
“Сугыш башлану хәбәре без балалар күңелнә алай зур тәэсир итмәде, бик яшь идек шул әле. Урак өсте. Бөтен ир-ат фронтка китте. Без үгез, сыер җигәргәөйрәтәбез. Аннары дәүләт амбарына ашлык ташыйбыз. 1942 ел башында безгә дә фронтка китәргә вакыт җиткәнен әйтеп хәрби комиссариатка чакырдылар. Атна-ун көн эчендә иң элек өчебезне, аннан икебезне, ә 9 май көнне мине сугышка алдылар. Ә авылдашым Мингалим Зиннәтов аннан аяксыз кайтты. Сугыш яралары тиз алып китте аны. Гыйльметдин Нәҗмиев тә сугыштан соң озак яши алмады. Ә Мингалим Хуҗин, Сәлахетдин Хөснетдинов, Харис Шиһапов мәңгегә сугыш кырында ятып калдылар. Калган 17 яшьтәшемнең берсе дә авылга кайта алмады.
Мин 3 ай радистлар курсында укыгач, Мәскәү янында оешкан частьтә хезмәт иттем. Сталинград өчен барган сугышта катнаштым. Күктән бомбалар ява, җир яна. Анда күргәннәрне берәүгә дә күрергә язмасын. Бик озак вакыт төшләргә кереп йөдәтте ул. Сталинградны азат итүдә катнашканым өчен “Кызыл Йолдыз” ордены һәм Сталинград оборонасы өчен медале белән бүләкләндем. Шуннан соң безне Курскка җибәрделәр. Монда да бәрелешләр бик каты булды. 1944 елның 16 гыйнваренда каты яраландым. Мине Пермь госпиталенә озаттылар. Анда 4 ай дәвалангач, мылтык тотарга яраклы түгел дип, инвалидлык биреп кайтарып җибәрделәр.
Авылыбыздан 107 кеше сугышта катнашкан. Бары тик дүртебез генә: Мингариф Сафин, Газиз Хуҗин, Юныс Зарипов һәм мин авылга кайттык”. 
Әйе, мәңгегә сугыш кырында ятып калган яшьтәшләрен генә юксынып йөрәге сыкрана Нургазиз бабайның. Сугыш һәркемнең тормышында тирән эз калдырган, мәңгелек җәрәхәтләр салган. Безгә–яшь буынга ул дәһшәтле елларны ныграк, киңрәк өйрәнергә кирәк әле.
 
Елларга сыйган мизгелләр
2010 елда Татарстан халкы ике юбилей, ике күренекле дата билгеләп үтә. Бу Бөек Җиңүнең–65, ТАССР оешуның 90 еллыгы.
В.Родионов
9 майга әзерлек барышы икенче мөһим датаны ничектер икенче планга калдыргандай булды. Бу һич алай түгел, әлбәттә. 1920 елның 27 мае безнең республика халкы өчен тарихи дата булып кала бирә. Бу көнне 90 ел элек Халык комиссарлары Советының Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты карары белән Татар автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оештырыла. Элеккеге Казан губерниясе территориясендә яшәгән төп җирле халыкның гасырларга сузылган хыялы тормышка аша. Милли үзаңны, мәдәниятне, традицияләрне, телне үстерүөчен яңа мөмкинлекләр тудырыла.
90 ел эчендә республика икътисадый, мәдәни, социаль яктан үсеш алган регионга әверелде. Ул бик күп күрсәткечләр буенча Россиянең башка төбәкләрен әйдәп бара. Бу беренче чиратта республиканың күпмилләтле халкының тырыш хезмәте белән ирешелгән уңышлар.
Сүз дә юк, республика тарихында безнең Балык бистәсе районының да үз урыны, үз өлеше бар. Ул ТАССР Үзәк башкарма комитеты карары белән 1927 елның 13 мартында оештырыла. Безнең төбәк һәрвакыт талантлы, хезмәт сөючән, батыр кешеләре белән дан тотты. Алар Ватаныбыз чәчәк атсын өчен көчләрен дә, сәламәтлекләрен дә, кирәк булганда гомерләрен дә кызганмадылар. Бик күп күренекле кешеләр тәрбияләгән Балык бистәсе җире. Алар арасында 9 Советлар Союзы Герое, күренекле язучылар, шагыйрьләр, артистлар, галимнәр, спортчылар, сәләтле җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы белгечләре бар. Ә беренче карашка гади генә күренгән, әмма зур эшләр башкаручы хезмәтчәннәр күпме бездә?
Бу юбилейлар елында район тарихында якты эз калдырган күренекле шәхесләрне хөрмәтләп искә алырга кирәк. Район газетасы укучылары да монда актив катнаша алалар. Редакциягә яхшы кешеләр,   хезмәттәшләрегез, күршеләрегез, элеккеге җитәкчеләр турында язмалар җибәрегез. Иң кызыклы хатлар һәм хатирәләр газета битләрендә бастырылачак.

Зурладылар

 
Шушы көннәрдә Түбән Тегермәнлек һәм Югары Тегермәнлек авылларында сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантаналары узды. Авыл җирлеге бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдәүткәрүгә иреште дисәк, һич кенә дә ялгыш булмас. Ветераннарга карата күрсәтелгән кадер-хөрмәт, игътибар шуның ачык мисалы. Әлеге зурлау чараларында мәктәп коллективлары да үзләреннән зур өлеш керттеләр. Иҗади тәбрикләүләр, чәй табыннары барысы ветераннар күңеленә хуш килделәр.
 
Бәхетле булу сере
Радиодан үзенчәлекле тавыш иясе Габделфәт Сафин башкаруында йөрәккәүтәрдәй җыр яңгырый:
Кеше бәхетеннән көнләшмим мин,
Кеше кайгысыннан көлмим мин.
Көзен чәчәк аткан агач күрсәм,
Яз килгән дип шаулап йөрмим мин.
Бик мәгънәле, уйландырырлык сүзләр. Кызык инде, бу җыр минем хезмәттәшемә атап язылган диярсеңүзем Олы Әшнәк урта мәктәбенең физика-математика укытучысы, уку-укыту эшләре буенча    директор урынбасары Халисә Әнәс кызы Гарипова турында барачак.
 
Р.Сәлахетдинова,
Олы Әшнәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Елныңһәр фасылына   сокланып, дөньяга аклык, сафлык чәчеп бу гади һәм нәзәкатьле ханым ничә еллар инде бер сукмактан атлый. Бу сукмак аны икенче туган йортына–мәктәбенә алып килә. Әйтергә генә ансат, 27 ел туган мәктәбендә узган гомер... Аныңһәрбер көне гомергә тиң, ләбаса.
Ә юлыбызны аның балачак, яшьлек елларыннан башлыйк әле. ХалисәӘнәс кызы Гарипова   1960 елның 5 апрелендә Олы Әшнәк авылында туа. Кечкенәдән туган җанлы, бер-берсенә терәк булып 3 бала үсәләр гаиләдә. Туганлык җепләре еллар узган саен ныгый гына бара. Димәк, гаилә тәрбиясе ныклы булган. 1977 елда Корноухово урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Халисә Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга керә. Тырыш, максатчан, сабыр холыклы бу кызны укыган җирендә дә яраталар, үз итәләр. Укып бетергәч язмыш аны туган җире белән бәйли. 1983 елдан бөтен барлыгын, җанын-тәнен Олы Әшнәк мәктәбе укучыларына белем бирүгә багышлый. Шушы авыл егете белән кавышып тормыш корып җибәрәләр. Ак дөньяларын ак хыялга төреп ике кызлары туа. Бар да әйбәт, бар да теләгәнчә кебек. Ләкин тормыш без дигәнчә генә бармый. Язмыш аны ничек кенә сынаса да, Халисә үз мәсләген, үз кыйбласын югалтмый. Тагын да ныграк яраткан эшенә чума, бар назын, җылысын балаларына бирә.
    Әйе, гомер агышы агымсу кебек, диләр. Әле генә ике кызын җитәкләп, балалар бакчасына илткән чагы күз алдымда тора.
Ни арада үсеп җиткәннәрдер, куанычлы балачак мәшәкатьләре, рәхәт ыгы-зыгылар–барысы артта калган.
Укытучы буларак, укучыларга белем һәм тәрбия бирү бер хәл, әле бит үз балаларыңны кеше итәсе бар. Бу яктан да сынатмый Халисә . Ике кызын да югары белем дөньясына озатты, бер ялгызы укытты, кеше итте. Кызлары пар алмадай үсеп җиттеләр, беркайчан да әниләре йөзенә кызыллык китермәделәр. Олы кызы Гөлназ Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлады. Кечкенәдән иҗадилыгы, һәр эшне җиренәҗиткереп башкаруы белән аерылып торды. Мәктәп елларында ук күп санлы шигырьләр һәм хикәяләр иҗат итте. Аның олылар дөньясына сабыйларга хас булмаган җитдилек белән язган “Йөрәк чире” хикәясе күңелемә кереп калган.
Татар радиосында эшләп, бүгенге көндә декрет ялында, кечкенә кызларын үстерә.
Төпчеге Айгөл исә кечкенәдән үк үтә дә тыйнак, мөлаем һәм күндәм булуы белән аерылып торды. Үзеннән кечерәкләрне җыеп, укытучы булып уйнаган Айгөл балачак хыялыннан аерылмады: әнисе һөнәренә тугры калып, укытучы һөнәрен сайлады. Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының инглиз теле бүлеген тәмамлап, бүгенге көндә социаль-гуманитар белем бирү институтында эшли.
Халисә ике кызын да, югары белем алып, укып бетерүгә, районыбызның акыллы, уңган егетләренә кияүгә бирде. Кода-кодагыйлары да бер дигән, эшләре сүзләреннән аерылмый торган төпле, мәгънәле кешеләр.
Ничек кенә булмасын, кешенең ярты гомере хезмәттә, яраткан эшендә уза бит. Бүгенге көндә ХалисәӘнәс кызы Олы Әшнәк урта мәктәбендә иң тәҗрибәле укытучыларның берсе. Аныңүз сүзе, үз йөзе бар. Елның-елында укучылары һәр төрле конференцияләрдә, семинарларда катнашып, призлы урыннарны яулыйлар. Үз методикасы, блоклап укыту тәҗрибәсе бар.
Үз фәнең белән укучыларны кызыксындыру, тирәнтен белем бирү бер хәл. Әле бит бетмәс-төкәнмәс кәгазь мәшәкатьләре, коллектив белән уртак тел таба белүне сорый торган уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары хезмәте дә аныңҗилкәсендә. Һәрбер укытучыныңүз холкы, үз тәҗрибәсе дигәндәй... ХалисәӘнәс кызы белән ничә еллар иңгәң эшләү дәверендә бер нәрсәгә инандым: аның белән эшләү рәхәт, җиңел, аңлаешлы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International