И, ХАТЫН-КЫЗ, БӨЕКЛЕГЕҢ СИНЕҢ...

2010 елның 5 марты, җомга
И, хатын-кыз, бөеклегең синең...
Татар теленең кадер-кыйммәтен, халкыбызның гореф-гадәтләрен аның бүлмәсендәге китап-журналлардан, борынгы тарихи кулланмалардан да аңларга булыр иде. Ул шуларны туплап, сабый күңеленә иңдерү өчен җан атып йөрүчеләрдән.
Ф.Каюмова
 
“Березка” район үзәге балалар бакчасына килсәм, татар теле бүлмәсенә керми калмыйм. Үзенә күрә бер кечкенә музей анда. Утлы күмерле әүвәлге үтүкләр, сырлы бәләк, киле сап, самовар дисеңме, почмактагы түшәмгә эленгән нәни бишек, чиккән сөлгеләрме–барысы да өлкән буыннар хатирәсен саклый сыман. Шушы хәзинәләрне туплап оештыручы тәрбияче-педагог Әнисә Гали кызы Зарипова белән еш кына шулар хакында сөйләшәбез.
–Һәммәсе дә әкренләп җыелды инде,–ди ул тыйнак елмаю белән.–Балалар кече яшьтән үк ана телен, халкыбызның борынгы ѓореф-гадәтләрен онытмасыннар өчен тырышып йөрү. Мин дәрес вакытында да балалар белән шул хакта сүз алып барам. Алар кызыксынучан һәм барысын да белергә телиләр.
Ике дистә елдан артык шушы “Березка” балалар бакчасында хезмәт куя Әнисә Галиевна. Атнасына һәрбер группага татар теленнән өчәр дәрес бирелә. Рус балаларына татар теле дәресен Гөлчәчәк Гарипова үткәрсә, Әнисә Зарипова татар группасы балалары белән эшли. Быел биредә “Татар фолькор театры” түгәрәге оештырылган. Анда балалар әкиятләрне рольләргә бүлеп уйныйлар. Мәсәлән, “Кәҗә белән сарык”, “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштергәннәр. Нәниләр шигырьләрне дә, әкиятләрне дә бик теләп өйрәнәләр икән. Аннан соң аны башка группа балаларына күрсәтеп, уйнап алалар.
–Шигырьләр өйрәнү хәтерне яхшырту, сөйләмне баету өчен дә бик кирәк. Ә иң мөһиме, баланың күңелендә татар теленә мәхәббәт уянсын. Без Сөмбелә, Нәүрүз, Тукай бәйрәмнәренә ныклап әзерләнәбез. Татар халык җырлары, биюләрен еш кабатлыйбыз. Болар барысы да ана телен үстерү, әби-бабайлардан килгән күркәм йолаларны югалтмаска да ярдәм итә,–ди Әнисә Зарипова.
Сүз сөрешебез үзеннән-үзе олыларны ихтирам итү, миһербанлык, кешелеклелек сыйфатларына, аларны балаларга җиткерү кебек тәрбияви мәсьәләгә килеп тоташа. Сабый күңеле ак кәгазь дибез, барысын да сеңдерә. Яхшылык белән матурлык анда никадәр күп булса, киләчәгенең якты булырына да ышанычы зур. Әнә бит шушы көннәрдә булып узган “Созвездие-Йолдызлык–2010” бәйгесендә районыбыз балалар бакчаларыннан 5 конкурсант катнашкан һәм төрле номинациядә җиңү яулаганнар. Шуларның берсе “Березка” балалар бакчасыннан Зәлинә Шәрипова да “Конферанс” номинациясендә призлы урынны алган. Бу исә аны әлеге конкурска әзерләгән Әнисә Галиевнаның да сөенечле уңышы.
...Иртән иртүк сабыр карашлы, сөйкемлелеге белән үзенә тартып торган Әнисә апаларын күрүгә “Березка” балалар бакчасындагы нәниләр берсен-берсе бүлдереп, үз яңалыкларын сөйли башлыйлар. Һәркайсын игътибар белән тыңлый да, очкын сибеп торган кара күзләренә елмаю куна аның: “Менә бит, кайчандыр татарчаны ватып җимереп русча сөйләшкән малайлар, кызлар көннән-көн сөйләм телен чарлыйлар, осталыкларын арттыралар”,–ди ул, куанып.
Әйе шул, дип килешәм мин. Биредә тәрбияләнүче балаларның ана телендә сөйләшүе, фикерләве читтән карап торышка ук җанга рәхәтлек, тынычлык өсти бит. Ә әти-әниләренә ул тагын да куанычлырак тойгылар алып килә торгандыр. Ни дисәң дә, ана теленнән, газиз туган теленнән килә безгә илаһи иман. Әнә шуны онытмыйсы иде.
Гыйбрәтле үткән юллары
Хезмәт ветераны Гөлчирә Әхтәм кызы Нуриева тиздән 85 яшен тутыра. Аның хезмәт еллары, тормыш юлы легендага тиң.
Б.Вәлиев,Олы Солтан авылы.
Ишле гаиләдә олы бала буларак ул 12 яшеннән колхоз эшендә катнаша башлый. Сугыш чорында өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә хезмәт куя. Ә 16 яшь тулганда үгез җигеп сөт җыючы булып эшли. Аны шактый еракта урнашкан заводка илтеп тапшыра. 3 елдан артык шулай азапланганнан соң   авылда беренчеләрдән булып ат җигеп 50 километр ераклыктагы Балык бистәсе ашлык кабул итү пунктына икмәк ташый. Яз-көз пар ат җигеп җир сукалый. Кыш көннәрендә ерак Берсут урманнарында агач кисүдә катнаша. Сугыш тәмамланып авылга ир-егетләр кайта башлагач кына Гөлчирә яшәү рәвешен үзгәртергә уйлый. Казан сыра заводына эшкә керә. Яшьтән эшләп чыныгу алган кызны коллективта тиз күреп алалар. Хезмәтенә җаваплы каравын, пөхтәлеген сизеп аны склад мөдире вазыйфасына күчерәләр. Яңа хезмәткә тиз ияләшә ул. Гомер уза тора, 1950 елның җәендә аны язмыш җилләре Олы Солтан авылы егете, фронтовик, ул вакытта авыл хуҗалыгы институты каршында оештырылган өч еллык курсларда укучы Равил Нуриев белән очраштыра. Ике елдан артык бер-берсен яратышып йөргәч, Олы Солтан авылына кайтып гаилә корып җибәрәләр. Шул ук елда шатлык, яшәү көче биреп беренче балалары–уллары дөньяга килә. Ә Равил абый төрле җитәкче урыннарда эшли. Агроном, партия оешмасы җитәкчесе, колхоз рәисе була. Ә Гөлчирә апа һәрчак хезмәттә, сыер да сава, бозаулар да карый. Кыскасы, бер эштән дә курыкмый ул. Хәтта кайбер ир-атлар кулыннан килмәгән эшне башкара, нәсел айгырларын да җигеп йөри. Тора-бара гаиләләре ишәя–5 кыз балага җан өрә ул. Ә балаларны тәрбияләүдә кайнанасы булыша. Гөлчирә апа бер көн колхоз эшеннән калмыйча эшли. 1966 елда һич көтмәгәндә, 40 яше тулганда Равил абый вафат була. Гөлчирә апа өчен гаять авыр сынау еллары башлана. Гаиләдә 6 бала, өлкәненә –12, ә бәләкәй кызга 4 ай. Әле җитмәсә, йорт-җирләре дә ярым җимерек хәлдә кала. Авыр, ләкин бирешми авылдашыбыз. 1969 елда туганнары, колхозчылар ярдәме, әлбәттә инде, үзенең тырышлыгы белән яңа йорт җиткереп керәләр. Бар көчен балалар тәрбияләүгә бирә ул. Барысы да урта белем алалар. Өчесе югары уку йортын тәмамлый. Тәртипле, хезмәт сөючән, таләпчән, чиста күңелле әнидән дөрес тәрбия алган балалар күпләр өчен үрнәк була. Кайнанасы белән бер фикердә булып 36 ел гомер кичерәләр алар. Бүген авылда Гөлчирә апа улы-килене, кызлары, кияүләре тәрбиясендә яши. Матур гына гомер кичереп ятканда кинәт кенә авыруы аяктан ега аны. Инвалид коляскасында кала. Менә шулай авыр яшьлек елларын киеренке хезмәттә үткәреп бәхетле гаилә тормышында яши башлаган хезмәт ветераны, бүген илебез халкы өчен олы Җиңү бәйрәмен каршы алырга әзерләнә.
җиңүчеләр хөрмәтләнде
8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район Мәдәният йортында “Ел хатын-кызы”, “Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” конкурсында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы булды.
В.Родионов
Кагыйдә буларак, балыкбистәлеләр мондый тантаналарга теләп йөриләр. Чөнки аларда районда мәгълүм кешеләрне хөрмәтлиләр. Бу көнне Мәдәният йорты залы тамашачылар белән шыгрым тулы иде.
Район башлыгы И.Вәлиевнең котлавын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин җиткерде.
–Сез безнең тормышны   шатлык һәм мәгънә белән тулыландырасыз,–диде ул хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп. –Хатын-кыз –кайгыртучан ана да, сөекле хатын да, игелекле апа-сеңел дә. Кыскасы, җир йөзендәге иң кадерле кеше. Сезнең йөзләрегездән бәхетле елмаю китмәсен, гаиләгездә мәхәббәт һәм иминлек хакимлек итсен, балаларыгыз һәрвакыт куандырсыннар.
Аннары ул районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән җитәкче хатын-кызларны атап үтте.
Без әлеге конкурста җиңүчеләр турында язган идек инде. Әмма бүген аларның исемнәрен тагын бер кат атап үтәсе килә.
“Сугыш һәм хатын-кыз” номинациясендә Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Алексеевна Филиппова, “Хатын-кыз–ана”–Күки авылы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Минниса Гариф кызы Рәхимова һәм район үзәк больницасы шәфкать туташы Венера Хикмәтулла кызы Гадеева, “Хатын-кыз–лидер, җәмәгать эшлеклесе–укытучы-пенсионер Роза Әгъли кызы Гыйлаҗетдинова һәм Масловка “Ягодка” балалар бакчасы тәрбиячесе Лидия Константиновна Йосыпова, “Хатын-кыз җитештерүче”–“Кама плюс” кулланучылар җәмгыяте җитештерү мөдире Раилә Фәсхетдин кызы Галиева, “Хатын-кыз–ел үрнәге”–ОАО “Масловский” сыер савучысы Наталья Илгизәр кызы Зәйнуллина һәм Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы мөдире Минзия Әхәт кызы Шәйдуллина, “Хатын-кыз–эшмәкәр”–“Бриз” сәүдә үзәге директоры Татьяна Владимировна Караганова, “Хатын-кыз–сыйныф җитәкчесе–Балык бистәсе гимназиясе укытучысы Роза Аркадьевна Горшкова, “Хатын-кыз–мәдәният һәм рухилык”–район Мәдәният йорты балетмейстеры Әлфинур Миркасыйм кызы Шәвәлиева һәм “Березка” балалар бакчасы мөдире Розалия Фәйзрахман кызы Габитова җиңүчеләр булдылар.
Тантанада катнашучы һәркем үз презентациясен ясады. Анда тормыштагы принциплары, гаиләсе, эше турында сөйләде. Тамашачыларга бигрәк тә Р.Гыйлаҗетдинова чыгышы ошады. Аңа “Өмет” вокаль ансамбле дә булышты. Т.Караганованың җырлавы, Ә.Шәвәлиева әзерләгән концерт номеры да алкышларга күмелде.
Бу кичәдә “Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан” конкурсында җиңүчеләр дә билгеләнде. “Ир-ат–лидер” номинациясендә ООО “Кама” агрофирмасы генераль директоры Камил Габделхак улы Садыйков, Яңа Арыш мәктәбе директоры Дамир Хатыйп улы Нәбиуллин, район Мәдәният йортының халык театры режиссеры Рәфкать Фәйзрахман улы Галиев, “Ир-ат–игелекле йөрәк” номинациясендә ООО “Азык-төлек корпорациясе” механизаторы Үзбәк Габдрахман улы Мусин җиңеп чыктылар.
Бәйрәм тантанасы район Мәдәният йорты һәм балалар иҗат мәктәбе хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Һәм тамашачыларда матур тәэсирләр калдырды.
 
Бер көнне–ике бәйрәм
–Григорьевлар гаиләсе бездә бүген иң хөрмәтлеләрдән исәпләнә. Тырыш, намуслы хезмәтләре белән үз төбәгебездә генә түгел, район күләмендә үрнәк булырлык гаилә,–дип таныштырды безне Нина Григорьева белән Шомырбаш авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Сафин.
И.Аметов
Ул шушы авылда туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач та фермада терлекләр караган. Шулай итеп, биредә хезмәт куюына да аның 30 ел вакыт үтеп киткән. Һәм елның-елында савымчылар арасында җиңүче булып калган ул. Тормыш иптәше Петр да үзе кебек эшчән. Озак еллар механизатор хезмәтен башкарган. Ә соңгы 8 елда фермер Никитин хуҗалыгында терлекчелектә эшли. Үз хуҗалыкларында да алар терлекне күп асрыйлар. Атлары, ике сыерлары бар. Нина Романовна дистә елга якын инде авылда халыктан сөт җыя. Һәркөнне бер ялсыз ул әнә шулай үз атлары белән бик кирәкле эш башкара. Үзләре көн саен эштә булгач, терлекләр карау күбрәк уллары җилкәсенә төшә. Үз авылларын яраталар, киләчәктә дә аның үсүен, киңәюенә өмет итәләр алар. Узган ел гына Григорьевлар гаиләсе менә дигән кирпеч йорт җиткезеп кергән. Халыкны хезмәт яшәтә дип урынлы әйтәләр шул. Ә теләге булган кешегә авылда эш бетәмени соң? Уллары Валерий да гаиләсе белән үз төбәкләрендә тамыр җибәргән. Тагын бер әйтәсе фикер калган икән әле. 8 Март–Халыкара хатын-кызлар бәйрәме Григорьевлар гаиләсе өчен икеләтә истәлекле. Нәкъ шушы көннәрдә Нина Романовнага 55 яшь тула. Димәк, туганнары, авылдашлары аны   бер көнне ике бәйрәм белән тәбрик итәчәкләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International