Шәхси тормышта да күпләргәүрнәк өлге булды ул. Тормыш иптәше Мария Мироновна белән 50 ел гомер кичереп 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, уллары Юрий белән Мария Мироновна гына арада юк. Тормыш иптәше ике ел элек вафат булды. Хезмәт ветераны бүген дәәле тулы канлы тормыш белән яши. Хуҗалыгында ат, мөгезле эре терлекләр асрый. Хәрәкәттә–бәрәкәт, дияргә ярата ул.
Б.Вәлиев
Фәкыйрьлекне җиңдек без
Соңгы елларда еш кына балачагыбызны дәһшәтле сугыш еллары урлады дип, зарлану, офтану сүзләрен еш ишетергә туры килә. Әмма ул чорлар үзенә күрә күңелле, матур һәм ямьле иде.
С.Хәсәнова,
хезмәт ветераны
1941 елныңҗәе. Күгәрчен авылында язгы кыр эшләре тәмамлангач, укучы балалар өчен җәйге лагерь оештырдылар. Колхозның кыр станнарыннан кайткан 4 вагоннан тора иде ул. Аның икесендә кыз балалар, берсенә малайлар урнашты. Ә дүртенчесендә пешекчеләр белән тәрбиячеләр яши иде. 5 нче сыйныфны тәмамлаган күңелле җәй иртәсен мәңге онытасым юк. Һәркөнне диярлек Кече Көл авылы янәшәсендәге түгәрәк күлгә су коенырга йөрибез. Көннәрнең берендә лагерьда пешекче булып эшләүче әнием чакырып алды да: “Сугыш башланган балам, берәүгә дәәйтә күрмә, бар авылга кайт”,–дип безне кайтарып җибәрде. Иптәш кызым Зәйнәп белән юл буе елый-елый кайтып җиттек. Авыл уртасында инде шактый халык җыелган. Багана башындагы радио тәлинкәсеннән Левитан тавышы яңгырый. Барлык ир-егетләрне ул Ватанны сакларга күтәрелергә чакыра. Менә шул көннән без балалык шаяруы уеннарын калдырып, өлкәннәр янәшәсендә колхоз эшенә йөри башладык. 6 нчы сыйныфта укыганда фермада булышуым, ә 7 нчедә кырда эшләүләребезне тасвирлап язып тормыйм, җиңел булмады. Бар халык бер дәрәҗәдә авыр тормышта яшәде. Шуны яхшы аңлап без яшүсмерләр дә кая кушсалар, шунда йөрдек.
Икенче елны бугай мине колхоз идарәсе хат ташучы эшенә беркетте. Йорттан-йортка йөреп хат тарату авыр түгел инде ул, димәгез. Еш кына карт-карчыкларга ул хатларны укырга һәм җавап язарга да туры килгәләде. Алар белән бергәләшеп елап утыра идем. Чөнки кайгылы хәбәрләр авылга бик күп килде. Бигрәк тә Зөһрәбикә абыстайны яхшы хәтерлим. Ул улларыннан килгән хатларны гел миннән укыта иде. Әүзе шул арада чәй әзерли. Тәмле ипи белән сыйлый. Халыкның авыр кичерешләрен беркадәр җиңеләйтү уе белән без авыл яшьләре спектакль әзерләдек. Аны Күгәрчендә генә түгел, күрше Юлсубино, Зәңгәр Күл авыллары халкына да күрсәттек. Бик яратып каршы алалар иде. Юлсубино авыл Советы рәисе, олы яшьтәге Сабира апа хәтта без “яшь артистларны” өенә алып кайтып бәрәңге белән дә сыйлады. Аның тәмен һич онытырлык түгел.
Сугыш бетү хәбәрен Юлсубинога хат алырга барган җиремнән беренче булып авылга мин алып кайттым. Элемтә бүлегенә райкомнан шалтыраттылар. Күгәрченгә чыга алмыйбыз, берүк авыл Советына җиткер, сеңлем, халыкны митингка җыйсын, берәүгә дәәйтә күрмә дип, кисәтеп тә куйдылар. Сөенечемнән елый-елый кайтып җиткәнемне сизми дә калдым. Күгәрчен халкы көтү куа иде. Авыл Советы рәисе Яковлев дигән абыйга кайтып әйттем. Әй, сөенде. Мин дәөйгә йөгереп кайтып, бәйрәмчә яңа чабаталарымны киеп авыл үзәгенә йөгердем.