Район Мәдәният йорты, крайны өйрәнү музее хезмәткәрләреннән торган бәйрәм походында катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы М.Стахеева һәм җирле халык каршылады. Крайны өйрәнү музееның күчмә күргәзмәсе һәм аның хезмәткәре Л. Ахунованың Советлар Союзы Герое Александр Тимофеевич Сергеев турында сөйләве анатышлыларда зур кызыксыну уятты. Шиланка авылында туган Александр Сергеев беренче сугышчан чирканчыкны Халхин-Голда ала. Ә Бөек Ватан сугышындагы сугышчан юлы 1941 елның июлендә башлана. Бик күпне күрергә туры килә якташыбызга. Сугышның беренче айларында туктаусыз чигенү, канкойгыч бәрелешләр, авыр яралану–барысы да үтә аның башыннан. Сугышның соңгы айларында күрсәткән батырлыклары өчен бирелә аңа Советлар Союзы Герое исеме. 1945 елның 23 апрелендә капитан Сергеев эскадроны Шпрей елгасын кичеп, дошман плацдармын ала. Кавалеристларның көтмәгәндәһөҗүм итүе фашистларны куркуга калдыра. Нәтиҗәдә, Сергеев эскадроны танклар һәм башка хәрби техника белән тулы бер эшелонны, хәрби кирәк-яраклар белән 5 складны кулга төшерә, дошман горнизонын тар-мар итә. Менә шушы сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ул Ватанның иң югары бүләгенә лаек була да инде.
Ә шулай да һәр солдат өчен иң кадерлесе–буыннар хәтере.
Бу көнне анатышлылар алдында районның иң яхшы артистлары чыгыш ясадылар. Тамашачылар сугыш чоры җырларын дулкынланып тыңладылар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Анатыш авыл җирлегендә бер генә сугыш ветераны–Мария Андреевна Сергеева яши. Ул да сәламәтлеге булмау сәбәпле, бәйрәмгә килә алмады. Шулай да залда утыручы һәр кеше Бөек Җиңүгәөлеш керткән ата-бабаларын искә төшергәндер, мөгаен. Ахырда Анатыш авыл җирлеге башлыгы М.Стахеева районнан килгән кунакларга бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Колледжда –“Ачык ишекләр” көне
Узган атнада “Балык бистәсе агротехник колледжы” урта һөнәри белем бирү дәүләт учреждениесендә “Ачык ишекләр” көне үткәрелде. Анда район мәктәпләренең 9, 11 сыйныф укучылары чакырылганнар иде. Очрашуда шулай ук укытучылар, ата-аналар катнашты.
И.Җамалиев
“Ачык ишекләр” көнен колледж директоры С.Парфенов ачып җибәрде. Ул 55 еллык тарихы булган уку йортының яңа статус алуы, шул рәвешле монда белем алучылар өчен мөмкинлекләрнең тагын да артуын билгеләп үтте. Кыскача колледж белән таныштырды. Биредә уку-җитештерү эшчәнлеге алып бару өчен уңай шартлар тудырылган. Яхшы гына җиһазландырылган 13 теоретик белем бирү, 3 лаборатор-практик күнекмәләр алу кабинеты, мастерской, уку полигоны, спорт, тренажер залы, тулай торак, китапханә бар. Уку хуҗалыгы 370 гектар мәйданны били.
Колледж республиканың югары уку йортлары, аерым алганда, Казан дәүләт аграр университеты белән тыгыз элемтәдә тора. Колледжны тәмамлагач аграр университетта кыскартылган формада белем алу мөмкинлеге бар.