Сәләтсез балалар булмый, диләр белгечләр. Тик менә аны ача белергә, үстерергәһәм тиешле юнәлештә тәрбия сорала. Шуңа эш урынында олы уңышларга ирешүөчен шактый тир түгәргә кирәк.
Г. Гайсина
И.Аметов
Хезмәт юлымда күп кенә талантлы шәхесләр белән аралашырга туры килде. Ә менә бер карашка гади генә тоелган Котлы Бөкәш мәктәбе физкультура укытучысы Миннемулла Нәбиуллинның башкалардан аермалы яклары күп. Һәр очрашуыбызда бер ягы белән күңелдә кала иде ул. Әнә, дистә еллар элек кайсыдыр бер авыл мәктәбенә районкүләм ярышка үз хисабыннан автомашина табып, яшь спортчыларны алып килүе истә калган. Икенче бер ярыш вакытында үз хезмәтенә нык бирелгәнлеге, аны җаны-тәне белән яратуын күреп сокландым. Әле менә күптән түгел генә, соңгы районкүләм бәйгедә аның бөтенләй чит мәктәп командасына күрсәтелгән гаделсезлеккә каршы чыгып, спортта төгәлсезлек булмаска тиеш дип хөкемдарларны тәртипкә чакыруы хәтердә калды.
42 ел хезмәт стажы булган бу укытучының эш дәверендә борчылу, җан атуларын исәпләсәң, мөгаен очына чыга алмассың. Үзенә дә еш кына көннәр буе балалар белән эшләү ялыктырмыймы, диючеләр күп икән. Ни хәл итәсең, үзе сайлаган һөнәр шул. Аннары язмышына бер дәүкенми ул. Кайберәүләр кебек зур акча артыннан да кумый. Күңеле кушканга буйсынып, көнозын балаларны чыныктыра. Югыйсә, нинди генә эшкә алынмасын, булдыра торган егет. Кулыннан килмәгәне юк. Кайберәүләр әле дә аңа әтиең кебек төзүче булсаң, районда бәя, республикада тиңнәр булмас иде, дип әйтә икән. Чыннан да булдыклы егет. Котлы Бөкәштә укыганда укытучылары Роза Нәгъмәтҗанованыңүзе кебек математик булуын теләсә, икенче бер укытучысы Ильяс абыйсы Насыйров аны тарихчы һөнәренә кыстаган. Әмма балалык елларыннан ук мавыккан спортчы бар гомерен шуңа багышларга булган. Бу уйлары аны мөгаен Мамадыштагы физкультура укытучылары әзерли торган махсус курсларга алып килгәндер дә. Шуннан соң мәктәптә 15 ел дәвамында балаларга физкультура фәнен укыткач, аны колхозга прораб итеп эшкә барырга күндерәләр. Шул чорларда ул белемен күтәрү максатында Казан төзүчеләр техникумында укый. Әмма күңеле ятмаган эштә озак тоткарланмый егет. 5 ел эшләгәч, яңадан мәктәбенә кайта. Менә шуннан ныклап торып җиң сызганып эшкә керешә дә инде ул. Чоры да шундый була. Укучылар белән рәхәтләнеп шөгыльләнергә тиешле шартлар, мөмкинлекләр чикле булса да, бирешми Миннемулла. Беренче чиратта үзе башлап йөри. Күпләргәүрнәк булырлык гамәлләр кыла. Әлбәттә инде ишле гаиләдәүсеп, кече яшьтән хезмәт чыныгуы алуы, үҗәтлелеге аның алдагы тормышында да бик ярап куя. Яшьтәшләре кебек авыл Сабантуйларында бил алышып үсә ул. Хәтта берничә мәртәбә абсолют батыр булып та кала. Мәктәптә эшләгәндә шул мавыгуларын дәвам иттереп район күләмендә көч сынаша алырлык сәләтле спортчы егетләр тәрбияләргә керешә. Әмма ул читтән караганда гына гади, җиңел хезмәт төсле тоела шул. Кирәкле спорт инвентарьлары булмавы да туктатмый аны. Җәен яшел чирәм өстендә, ә дәрестән соң мәктәп коридорында күнекмәләр үтәләр. Чын көрәшче булу өчен һәркөнне бил алышырга да кирәкми,–ди ул. Әнә шулай итеп, егет укучы балалар белән гимнастика, волейбол, футбол, гер күтәрү, кул көрәштерү кебек җитезлек, күп көч таләп итә торган спорт төрләре белән мавыга башлый. Ә кыш көннәрендә билгеле инде чаңгыда йөгерәләр. Бүгенге кебек элек ботинкалы чаңгылар да сирәк иде. Шуңа карамастан, алар сынатмыйлар. Хәтта районкүләм ярышларның берсендә ул вакытларда Күки, Олы Солтан кебек районда иң көчле чаңгычылар командаларын җиңүгә ирешәләр. Куйган тырышлыгы, үҗәтлеге, күңелен биреп эшләве ниһаять уңай нәтиҗәләрен дә бирә. Соңрак аның укучысы Нияз Шәйхиев 1992 елда көрәшеп республика чемпионы исемен яулый. Ә аннан соң бүген районыбыз спортчыларына яхшы ук таныш булган Фәнил Нурмөхәммәтов, Илшат Гайфуллин, Айрат Ягъфәров, Илгиз Акъмалетдинов, Айрат Ибәтуллин исемнәре республика бәйгеләрендә яңгырый, призлы урыннар яулыйлар. Әйе, олы уңышлар берәүгә дәҗиңел бирелми шул. Әнә чаңгы, гер күтәрү, җиңел атлетика, хоккей төрләре буенча гына да аның бүген 30 дан артык укучысы республика һәм зона ярышларында катнашып мәктәпкәһәм районга дан китерделәр. Мәктәп укучыларын хоккейга тартуы үзе бер тарих. 20 еллар элек бер төркем укучы балалар белән ян-якка биек итеп кар өеп, чиләк белән су ташып менә дигән хоккей мәйданчыгы ясыйлар алар. Теләк булганда барысына да ирешергә була диюләре хак шул.
Аннары берничә ел элек ил күләмендә игътибар үзәгендә булган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ул инде 30 ел элек үк керешкән. Теге яки бу спорт төре белән шөгыльләнергә теләгән балалар алдына да катгый таләпләр куя. Спортны башка укучылар өстеннән хакимлек итү, бер-берсенә көч куллану максатында файдаланмаска кирәклеген искәртә. Әнә шуңа да Котлы Бөкәш мәктәбе укучылары өчен гомер-гомергә диярлек хулиганлык, хәмер куллану, тәмәке тарту чит-ят нәрсә булып исәпләнде, тәртипләре дә яхшы.