ЮЛ БИРЕГЕЗ, ЯЗ КИЛӘ!

2010 елның 25 марты, пәнҗешәмбе
Юл бирегез, яз килә!
Озакка сузылган кыш бик күпләрне тәмам туйдырды инде. Шуңа да узган якшәмбе көнне аны рәсми һәм тантаналы төстә озату бәйрәме булды. Бер үк вакытта мөселманча яңа ел “Нәүрүз”не дә каршыладык.
В.Родионов
 
 Ярминкә гөрләде
Бәйрәмнәр вакытында район үзәгендә ярминкә оештыру матур бер традициягәәверелде инде. Бу көнне дә төрле төстәге палаткалар, шатерлар балыкбистәлеләрне ярминкәгә чакырып тордылар. Көн болытлы булса да, халык күп җыелган иде. Балыкбистәлеләр һәм район кунаклары сәүдә рәтләрендә үзләренә кирәкле товарларны карап йөрделәр. Крестьян-фермер хуҗалыклары, агрофирмалар, авыл хуҗалыгы кооперативлары үз продукцияләрен: бодай, арпа, сөт һәм ит тәкъдим иттеләр. Халык ООО “Круг” балыгын, сөт-май комбинаты, “Кама” кулланучылар җәмгыяте продукциясен, икмәк кабул итү предприятиесе ярмаларын теләп алды. Район хәзерләүчеләре төрле дару үләннәре белән сәүдә иттеләр. Балык бистәсе гимназиясе, 2 нче мәктәбе һәм башка уку йортлары мастерскойларда укучылар үз куллары белән ясаган әйберләрне, мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчәләрне саттылар. 85 нче агротехник колледж һәр ярминкәдә даими катнаша. ОАО “Агрохимсервис” ярминкә кунакларын кайнар чәй, хуш исле пылау белән сыйлады. Янәшәдә генә шашлык пешерделәр. Сүз уңаеннан быел “Агрохимсервис” (җитәкчесе А.Сафин) бәйрәмнең төп спонсоры булды.   Кыскасы, гөрләде ярминкә. Көннең болытлы булуы да, аның дәртен сүрелдермәде.
 
Күңелле тамаша
Ул арада район Мәдәният йорты каршындагы мәйданга, театральләштерелгән тамашага җыелды халык.
Алар алдында иң элек район башлыгы И.Вәлиев чыгыш ясады.
–Узган ел истә калырлык вакыйгаларга бай булды,–диде ул.   Район динамик рәвештә үсешен дәвам итә. Күптән түгел “Дельфин” спорт комплексын ачтык. Анда ТР Президенты М.Шәймиев та килгән иде. Алдыбызда зур эшләр тора әле. Әмма мин балыкбистәлеләр барлык бурычларны уңышлы үтәрләр, дип ышанам. Соңыннан район халкын ГУП “Татрыбхоз” җитештерү берләшмәсе генераль директоры Х.Гарифуллин сәламләде.
Быел да безнең яшь талантлар “Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Н.Вәлиуллина зона турында җиңүчеләргә тантаналы шартларда Диплом тапшырды.
Яшь биючеләр тамашачыларга дәртле   биюләрен тәкъдим иттеләр. Район Мәдәният йорты   хезмәткәрләре исә “Морозко” рус халык әкияте мотивлары буенча тамаша әзерләгәннәр. Бәйрәмгә шулай ук Шүрәле әкияте персонажлары да килгәннәр иде. Аларның чыгышы тамашачыларга аеруча ошады инде. Бу көнне якташлар алдында районның иң яхшы артистлары, бию һәм вокаль ансамбльләре чыгыш ясадылар. Бәйрәм уен һәм аттракционнарга да бай булды.
                                           
Балалар да күңел ачты
Иң нәниләр өчен чып-чын карусель куйганнар иде. Олыраклар исә атлы чаналарда йөрделәр. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре “Бәрәкәт” кафесы янында балаларны күңел ачтырдылар. 
Әкият геройлары балаларны уйнаттылар, күңелле аттракционнар оештырдылар. Сабыйлар көчле музыка астында рәхәтләнеп биеделәр. Бүләкләрсез бәйрәм булмый инде. Аларны иңҗитез һәм актив балаларга өләштеләр. ДООПЦ һәм спорт комплекс тренерлары үсмерләр өчен “Күңелле стартлар” ярышы оештырдылар. Алар аркан тартыштылар, туп белән йөгереп җитезлекләрен күрсәттеләр. Балалардан соңөлкәннәр дә көчләрен, җитезлекләрен сынап карадылар. Яшьләр РОСТО әзерләгән тирда төз атуда ярыштылар. Кыскасы,   теләге булган һәркем   төрле ярышларда осталыгын, сәләтен күрсәтте инде.
Бәйрәм финалында саламнан ясалган карачкы–начарлык, караңгылык, усаллык символы яндырылды. Ә безнең белән мәхәббәт, яктылык, игелек кенә калсын дигән теләкләр әйтелде.
 
Балалык хыялын юлдаш итеп
Берәүләр бүгенге тормышыбыз өчен кирәкле һәм акчалы һөнәрне сайласа, икенчеләр әти-әниләре хезмәтен дәвам итәләр. Яисә балачактан ук күңелләренә кереп калган белгечлеккә ия булырга тырышалар.
 
И.Аметов
Флера Барый кызы Сәфәрова кече яшьтән үк авылларында фельдшер булып эшләгән апасыннан үрнәк алып яши. Балалык елларында әнисе еш авыргач, аны фельдшерлык-акушерлык пунктына алып киләләр. Ә анда үз хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен яхшы белгән ачык йөзле шәфкать туташы аларны каршылый. Әнисен дәвалап аякка бастыру өчен дә күп көч, тырышлык куя ул. Әнә шул көннән Флера да   иптәш кызлары белән уйнаганда күбрәк табибә ролен башкара. Бу балалык мавыгулары аны үз район үзәкләрендә урнашкан Буа медицина училищесына алып килә дә инде. Әлеге уку йортын уңышлы тәмамлагач, кызны юллама буенча районыбызның Олы Укмас авылына эшкә билгелиләр. Мөстәкыйль хезмәтенең беренче көненнән үк ул авыл кешеләренең хөрмәтен, ышанычын яулый. Чөнки тәүлекнең кайсы вакытында чакырсалар да, шул минутта ук авыру янына ашыга. Аларның хәлен җиңеләйтүөчен халык медицинасы алымнарыннан да оста куллана. Ә аеруча каты авырулар өчен үз канын биреп күпләрнең гомерен саклап калырга булыша. Үзенең 35 еллык хезмәте дәверендә мондый аянычлы хәлләр аның тормышында күп булды инде. Ләкин Флера Барый кызы бервакытта да масаймый, үзен башкалардан өстен куярга яратмый. Гадәттәгечә, халыкка игелек   эшләвен дәвам иттерә. Ә бәлки нәкъ әнә шул кешелеклелеге, ярдәмчел, инсафлы булуы өчен авыл егете Нургалинең күңелен яулагандыр да ул. Берничә елдан соң аларны район үзәгенә эшкә күчерәләр.
–Язмыш җилләренең бирегә китерүенә мин бик шат,–ди Флера ханым. –Чөнки яраткан хезмәтемне, бәхетемне биредә таптым. Әле дә район кешеләренәүзеңне кирәкле итеп тоюы рәхәт һәм куанычлы.
Бүген дә бик күпләр аңа дөньяда һәркем өчен кирәкле һәм кыйммәтле булган сәламәтлек, икенче мәртәбә гомер бүләк итүе өчен рәхмәтләрен җиткерәләр. Яхшылык бервакытта да онытылмый дип, хак әйтә безнең халык. 35 еллык хезмәте дәверендә 40 мәртәбә кан биреп ничәмә дистә кешенең хәлен җиңеләйтеп, гомерләрен саклап калуын төгәл генәүзе дә хәтерләми. Хәер, ул аларны гадәти хезмәте итеп кенә саный. Шуңа үз эшен белеп, яратып, бар күңелен биреп башкара да инде. Ә хезмәттән тәм, тормыштан ямь табу күпләргә бирелми шул. Нинди генә авыр, кыен чаклары булмасын, ул беркайчан да зарлануны, сыкрануны белми. Медицина хезмәткәре нәкъ менә шундый асыл сыйфатларга ия булырга тиештер дә инде ул. Эштә дә, гаиләдә дә күпләргәүрнәк дип әйтергә мөмкин аны. Әнә, олы кызы Гөлнара югары уку йортын тәмамлап кандидатлык дисертациясе  яклады. Казан шәһәрендәге югары уку йортларының берсендә фәнни хезмәткәр булып эшли. Ә икенче кызы Ильвира аның хезмәтен үз итеп Казан медицина көллиятен тәмамлаган.
Флера Барый кызы Сәфәрова озак еллардан бирле инде үзәк хастаханәдә авыл фельдшерлык-акушерлык пунктлары эшчәнлеге өчен җаваплы хезмәтне башкара. Әгәр инде районыбызда 50 фельдшерлык пункты һәм аларда 62 хезмәткәр эшләвен искә алсак, эш күләмен күзаллау кыен түгел. Ул һәр көнне авыл фельдшерлары белән даими элемтәдә тора. Авыр һәм җаваплы эшләрендә булыша, ярдәм күрсәтә. Үз эшенең чын остасы һәм яшьләр остазы Флера Барый кызын шуңа һәркем хөрмәт итә. Бу көннәрдә барлык хезмәттәшләре, дуслары аны олы юбилее белән тәбрикләделәр.
 
Аксакаллар корылтае
23 нче март көнне район үзәк мәхәлләсендә авыл мәчетләре имам-хатыйблары катнашында зур корылтай үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Диния назәрәте баш казые Җәлил хәзрәт тә катнашты.
И.Галимов
Районыбыз биләмәсендә бүген 42 мәчет бар. Аларның көндәлек эшчәнлеген район мөхтәсибе ныклы контрольдә тота. Бу аксакаллар корылтаенда да шушы көннәрдә генә вәкаләте тәмамланган баш мөхтәсиб сайлау, оештыру мәсьәләләре каралды. Районның баш мөхтәсибе итеп Сәүдахан хәзрәтне кабаттан сайлау турында республикабыз Диния назәрәте һәм муниципаль район башлыгы вәкилләренең тәкъдимен тикшерделәр. Иң элек Чаллыбаш авылы имам-хатыйбы Фәнил хәзрәт сүз алды.
–Аллага шөкер, районыбыз халкы матди һәм рухи тотрыклылыкта яши. Кече яшьтән балаларга әхлак тәрбиясе бирүгә дә зур игътибәар бирелә. Ә боларның барысында да районыбыз мөхтәсибе башлап йөри,–дип ул бертавыштан Сәүдахан хәзрәт кандидатурасын якларга чакырды. Шуннан соң Рамазан, Габделмөбип хәзрәтләр һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин да яклап чыгыш ясадылар. Шулай итеп, корылтайда бердәм тавыш бирү юлы белән киләсе 4 елга кабат баш мөхтәсиб итеп Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов сайланды. Соңыннан ул узган елда башкарган эшләренә хисап тотты, алда торган уй-планнары белән уртаклашты.
Сагышлы   үткәннәр дән...
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 65 ел вакыт узса да, бу сүздән йөрәкләр сыкрый, әби-бабайларның ачынып сөйләгәннәре күз алдына килеп баса. Булмасын иде бу сугышлар! Бары тик үткәндәге хатирә булып кына калсын иде.
 
Г.Әхмәдуллина,
Түбән Тегермәнлек мәктәбе укытучысы.
 Сугыш калдырган эз тирән, әрнүле, сагышлы, гыйбрәтле. Түбән Тегермәнлек авылында сугыштан исән кайткан бабайларның бүген берсе дә арабызда юк. Аларның сугыш истәлекләре генә күңелләрдә яши. Алар хакындагы материаллар мәктәп музеенда кадерле ядкарь булып саклана. Сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә укучыларга без шулар хакында сөйлибез.
Янәшәбездә бүген сугыш елы балалары, тыл ветераннары яши. Без аларны очрашуларга чакырабыз. Сугыш елларын искә алганда, аларның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, якыннарының яу кырында ятып калуларын үз җилкәләрендә татыганнар алар.
Әнием Разыя Динмөхәммәт кызы белән әтием Габделхәй Сәеткарам улы Таеповларның   балачаклары авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш башланганда аларга 9 яшь була. Әтиләре сугышка китә. Сәеткарам бабай яраланып авылга кайта. Ә менәәнинеңәтисе Динмөхәммәт бабайга исән-сау кайту насыйп булмый. Аның белән бергә ике энесе дә яу кырында ятып кала. Авылдагы яшүсмерләргә исә иң авыр эшләрдә катнашырга туры килә. Әниләренә ияреп 25 сутый урак урырга, көлтә бәйләргә, 12-13 яшьләрендә сыер җигеп чүмәлә тарттырырга, тырмага йөрергә, Шомбытка бәрәңге ташырга, Балык бистәсеннән симәнә алып кайтырга да туры килә аларга.
Ул чаклардагы болыннан юа, кычыткан белән пешергән ашның тәме, Көл кырыннан кибән төбеннән мәкинә суырып борчак җыюлар, Урай кырыннан чабата белән язгы суны ерып, биштәрләп черек бәрәңге ташулар, 14-15 яшьтә   кышкы суыкларда салкын баракларда яшәүләр бүген дәәрнеп төшләренә керә. Ашарга гына түгел, аякка, өскә кияргә дә юк бит.
–Балык бистәсенә заготзернога икмәк суырырга эшкә баргач, күлмәк-ыштан тегүөчен ак капчык алып чыга идек. Өч капчык алган өчен апамны 10 елга төрмәгә, Хабаровскийга җибәрделәр,–дип искә ала әни.
Сугыштан соңгы еллар авырлыгы әнә шулай яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Әти колхоз атын җигеп 15 километр ераклыктагы болыннан печән, Берсутка баржага агач ташу, юл төзекләндерү эшләрендә катнаша. 1952 елда армиягә китә, 3 ел Киров шәһәрендә хезмәт итә. Әни бер ел Казанда компрессорлар заводында төзелештә, 3 ел баржада тоз чыгаруда эшли. 1955 елда Чистайда такта заводында хезмәт куя. 
1958 елда гаилә корып Түбән Тегермәнлек авылында яши башлыйлар. Без–5 баланы тәрбияләп үстерәләр. Әби белән бабай да алар тәрбиясендә яшәп дөнья куйдылар. Бүгенге көндә әти-әни безгә киңәшче, таяныч булып тигез гомер кичерәләр. Алардагы сабырлык, ныклы ихтыяр көче безгә дә күчкән. Һәрвакыт алардан үрнәк алырга тырышып яшибез.
Җиңүнең 65 еллыгы якынлашкан көннәрдә тылдагыларның күркәм хезмәтен, батырлыгын да онытмыйсы иде. Бүгенге бәхетле тормыш зур авырлыклар аша килгән. Яшь буынны үткәнебезне оныттырмыйча, бүгенгенең кадерен аңларга өйрәтеп, тәрбияләргә язсын.
Дәүәнием хатирәләре
Мәктәбебездә “Туган якны өйрәнүчеләр” түгәрәге эшли. Без анда әби-бабаларыбыз тормышын, Бөек Ватан сугышы чорын өйрәнәбез. Әлеге язмамда дәүәнием хатирәләре.
 
Г.Шиһапова.
Күки мәктәбе.
Минем дәүәнием Хәдичә Шәрәфетдин кызы Хаҗиева (Сираева) 1929 елның 16 августында Күки авылында гаиләдә дүртенче булып дөньяга килә. Аның 6 туганы була. Әмма ачлык-ялангачлык аркасында ике абыйсы, бер апасы үлеп китә.12 яшьлек дәүәнием гаиләдә олы бала булып кала. Бабам яңа оешып килгән колхозда бригдир булып эшли. 1944 елның октябрь аенда аңа сугышка чакыру кәгазе килә. Ул өч баласын, гаиләсен калдырып фронтка китеп бара. Бар авырлык дәүәниемәһәм аныңәнисе Маһикамал әбием җилкәсенә төшә. Бабайдан озак кына хат килми. Берникадәр вакыт үткәч аның яраланып Ульяновскийда госпитальгә эләгүе хакында хәбәр килә. Элемтә тагын озак вакытка өзелә.
Авылда да тормыш шартлары авыр. Кичләрен чыра яктысында носки, бияләйләр бәйләп фронттагы солдатларга җибәрәләр. Көндезләрен урманда мунчала чыгаралар, кап сугалар. Дәүәнинең сеңлесе Фатыйма апа да  шырпы заводында эшли, энесе Гаяз абый кечкенә булу сәбәпле, авыр эшләрдә катнаша алмый. Маһикамал әби исә кырдан мичкә ягарга чыбык-чабак, кәҗәгә ашатырга үләннәр җыеп кайта.
Бер төнне дәүәниләргә күрше авылдан бер солдат килә. Баксаң, ул бабай белән бер госпитальдә яткан икән. Ул бабайның күчтәнәчкә дип җибәргән өч шакмак шикәрен һәм ике телем ипиен бирә
Сугыш тәмамлана. Авылга әкренләп фронтовиклар кайта башлый. Бабай да 1945 елның декабрь аенда яраланган хәлдә таякка таянып кайта. Әмма аның гомере кыска була. Сугыштан соң нибары өч ел яшәп, 54 яшендә вафат була ул.
Мин дәүәниемнең ничек укулары белән дә кызыксындым. Ул мәктәпкә укырга 1937 елда керә. Сугыш башланганда 4 нче сыйныфта укый. Ә 1944 елны җидееллык мәктәпне тәмамлый. Аларны (барлыгы 28 бала) беренче сыйныфта Галимә апа укыта. Аннары 2 нче сыйныфта   Дуся Фадеева, Гайнелфара апа белем биргән. Сыйныф җитәкчеләре Минсәһит Сәлахиева булган. Ул чакта китап, дәфтәрләр җитмәгәнлектән, бер карандашны һәм бер дәфтәр битен 4-5 балага бүлеп бирә торган булганнар, каләмгә караны да үзләре әзерләгәннәр. Әмма аларның укуга, белем алуга омтылышлары кимемәгән.
Мин барлык авырлыкларны да җиңеп чыккан, сынатмаган дәүәнием белән горурланып яшим.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International