Бу турнир һәрвакыт иганәчеләр хисабына оештырыла. Быел аңа район башлыгы И.Вәлиев, ООО “Круг” җитәкчесе Ю.Караганов, “Дельфин” спорт комплексы директоры Р.Вәлиева, “Агрохимсервис” җитәкчесе А.Сафин, “РАФ плюс” төзелеш фирмасы директоры Р.Йосыпов, Н.Фәсхетдинов, Р.Гарипов (ООО “Тонус”), шулай ук Р.Шәфигуллин, М.Мәннанов, Р.Шәрәфетдинов, Р.Гадеев, Р.Сираев, М.Мифтахов матди ярдәм күрсәттеләр. Турнирда катнашучы бер генә яшь хоккейчы да бүләксез калмады.
Бу ярышлар кышкы спорт сезонын лаеклы рәвештә тәмамлау да булды. Әҗиңүне “Дельфин” командасы (тренер Ә.Пулатов) яулады. Тегермәнлеклеләр–икенче, күгәрченлеләр өченче урынга чыктылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне турнирны оештыручы Р. Имамов һәм ООО “Круг” җитәкчесе Ю.Караганов тапшырдылар.
Волейбол турниры
Шул ук көнне спорт комплексның иркен залында Татарстан республикасының атказанган тренеры Николай Иванович Гаврилов хөрмәтенә волейбол турниры узды. Бу хәйрия ярышы беренче ел гына үткәрелми. Шәкертләре яраткан тренерларын онытмыйлар. Кызганычка каршы, ул хәзер каты авырый. Турнирдан кергән барлык акчалар да аны дәвалауга тотылачак.
Балыкбистәлеләр үз һөнәренә тугрылыклы булган Н.Гавриловны яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Ул озак еллар яшьләрдә спортка мәхәббәт тәрбияләде. Аның дәресләре бушка узмаган. Әлеге турнир да шуны дәлилли. Николай Гаврилов шәкертләре арасында республикага танылган кешеләр байтак. Мисал өчен якташыбыз, Дәүләт Думасы депутаты Х.Камалов һәрвакыт үзенең элеккеге тренерын Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикли.
Быелгы турнирда район үзәк больницасы, ДЮСШ, “Сапсан” автосалоны, ПК-85, район мәгариф бүлеге, район газ эксплуатацияләү службасы оешмасы һәм Тегермәнлек җыелма командасы катнаштылар. Ярышлар башланыр алдыннан волейболчыларны район башлыгы И.Вәлиев сәламләде.