ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе
 

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре  һәм баш белгечләр катнашындагы  республика зона семинары Мәдәният йортында башланды. Аның эшендә ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм муниципаль район  башлыгы Илһам Валеев катнашты.


12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

 

5 сентябрь көнне  Балык бистәсе муниципаль район Советының  19 нчы чираттан тыш утырышы булды.  Анда район башлыгы И.Валеев рәислек итте. Утырышта депутатлар, шулай ук районның  оешма, служба җитәкчеләре катнаштылар.


6
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
30 август–Татарстан республикасы көнендә безнең районда истәлекле вакыйгалар булды. Төзүчеләр биргән сүзләрен үтәп берничә объект тапшырдылар.

5
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
1 сентябрь көнне районның мәгариф учреждениеләрендә Белем көненә багышланган традицион тантаналар булып узды. Бу уку елында барлыгы 2679 укучы парта артына утырдылар. Шуларның 183 е беренче сыйныфка керделәр.

3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
23 августта районда укытучыларның традицион киңәшмәсе булып узды. Ул күп төрле кызыклы чараларга бай булды. Бу көнне мәктәпләр казанышлары, уңышлары белән таныштырдылар, укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар.

31
август, 2012 ел
җомга
24-26 август көннәрендә район үзәге стадионында футбол буенча ТР беренчелегенең беренче лигасы “Б” дивизионының финал ярышлары булып узды. Мондый югары дәрәҗәдәге турнир безнең районда беренче мәртәбә генә үткәрелә.

27
август, 2012 ел
дүшәмбе
Халык арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар әледән- әле кабатланып тора.

24
август, 2012 ел
җомга
Район хакимиятендә хезмәт күрсәтү оешма һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Ул, нигездә, поселокны һәм авылларны чиста тоту һәм төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган иде.
Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе М.Гаффаров алып барды.

23
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Менә 12 ел инде республикада “Созвездие-Йолдызлык” телевизион эстрада сәнгате фестивале уза. Анда республиканың 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән вокал, хореография, конферанц номинацияләрендә балалар талантларын күрсәтәләр. Бу хәрәкәт елдан-ел үсә һәм киңәя.

22
август, 2012 ел
чәршәмбе
Шомбыт мәктәбенең география укытучысы Лилия Равил кызы Моталлапова узган уку елы йомгаклары буенча “Ел укытучысы” дигән исемгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International