Статистика мәгълүматләрен анализлау күрсәткәнчә, балалар катнашындагы фаҗигаләр саны август-сентябрь айларында аеруча арта. Озакка сузылган яллардан соң балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен, транспорт ташкынында үз–үзеңне тоту күнекмәләрен искә төшерергә кирәк.
Агымдагы елның җиде аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 352 юл-транспорт фаҗигасе булды. Аларда 13 баланың гомере өзелде, 374 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Кызганычка каршы, безнең район территориясендә дә балалар катнашында 3 авария теркәлде. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре: куркынычсыз тизлекне арттыру һәм балаларны махсус утыргычларсыз йөртү. Балаларының гомере, сәламәтлеге турында кайгыртмаган ата-аналарның ваемсызлыгы һич аңлашылмый инде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча балалар өчен махсус утыргычлар юл-транспорт фаҗигаләре вакытында үлем очракларын –54, авыр травмалар алу ихтималын–92 процентка киметә. Шунысын да исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 1 бүлеге нигезендә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен 500 сум күләмендә штраф салына.
Безнең район автомобильчеләре арасында да юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын үтәмәүчеләр очрап тора. Җиде ай эчендә генә дә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән, балаларга куркынычсызлык каешын каптырмаган 300 дән артык автомобильче җаваплылыкка тартылдылар.
Тиздән яңа уку елы башлана. Алда әйткәнемчә, нәкъ менә шушы чорда балаларның юл–транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта да инде. Август ахырында балаларны автотранспортта йөртүчеләр арта. Кемдер баласын киендерергә шәһәрләргә бара, кемдер авылда ял иткән баласын алып кайта. Бу чорда, укытучылар, ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде әлбәттә. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга ярамый.
Җәйге сезонда ике көпчәкле транспорт чаралары катнашында аварияләр саны арта. Беренче чиратта, балигъ булмаган велосипедчылар, скутерчылар юл–транспорт фаҗигасенә сәбәпче булалар. Җәй башында Анатыштан Балык бистәсенә илтүче әйләнеч юл белән Победа урамы кисешкән чатта 12 яшьлек велосипедчы “ВАЗ–2109”машинасына килеп бәрелә. Әле ярый шофер Победа урамыннан зур тизлектә төшеп килүче велосипедчыны күреп машинасын туктата. Шулай булмаса, малайның көпчәк астында калу ихтималы да була. Бу юлы җиңелчә җәрәхәтләр белән котыла ул.
Безнең районда ике дистәгә якын скутер, мопед исәпләнә. Еш кына 16 яше тулмаган малайларда скутерга утырып юлларга чыгалар. Кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар. Бер скутерга икешәрләп, өчәрләп атланып йөрүчеләренә дә тап булабыз. Күп очракта мотошлемнары да булмый. Быел гына да скутерда йөрү кагыйдәләрен бозган үсмерләргә дистәдән артык беркетмә төзедек.
Дәүләт автомобиль инспекциясе ата–аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Кечкенә балаларыгыз бар икән, автомобилегезне һичшиксез махсус утыргыч белән җиһазлагыз. Ул балагыз өчен алынган иң кирәкле әйберләрнең берсе булсын. Аңа акча җәлләргә ярамый. Автокресло фаҗига була калса, балагызның гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин бит. Ә бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк.
Айрат САФИУЛЛИН,
район ЮХИДИ бүлеге начальнигы.
“Хрусталь күл” кубогына
18 август көнне Дон Урай плотинасы янәшәсендәге “Хрусталь күл” дип атала торган табигатьнең матур почмагында җәядән ату буенча ярышлар булып узды. Аны Татарстан республикасының җәядән ату федерациясе һәм “Рубин Гуд” Казан ату клубы оештырдылар.
Безнең районга Татарстаннан гына түгел, ә бәлки Удмуртия, Чувашия һәм Мари-Эльдан да иң яхшы җәядән атучылар килделәр. Татарстаннан Казан, Югары Ослан, Саба һәм Балык бистәсе командалары катнашты. Ярышларда төрле яшьтәге 40 ка якын спортчы көч сынашты. Турнир өч этаптан торды: беренче этапта 18 метр ераклыктагы мишеньнәргә аттылар. СОК “Дельфин”да тәрбияләнүче Илдар Имамов иң яхшы нәтиҗәләргә иреште. Ул өч спортчы белән бергәләп финалга да чыкты. Кызганычка каршы, травма нәтиҗәсендә финал турнирында үз мөмкинлекләреннән йомшаграк чыгыш ясады. Шуңа да карамастан безнең команда өченче призлы урынны алды. Икенче урынга Удмуртия укчылары чыкты, ә “Хрусталь күл” кубогына сабалылар лаек булды. Призлы урыннар алучыларга медальләр һәм “Хрусталь күл”дә бушлай балык тоту өчен сертификатлар бирелде.
Ярыш югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Һава торышы бик уңай килмәсә дә спортчылар һәм район кунаклары канәгать калдылар. Табигать кочагында оештырылган тәмле аш-су бигрәк тә хәтерләрендә калыр инде. Бу турнирны алга таба да үткәрергә дип сүз куештылар.
Алар да ярдәмгә мохтаҗ
Күптән түгел район прокуратурасы бинасында ирекләреннән мәхрүм итмичә хөкем ителүчеләр хокук саклау органнары һәм социаль служба хезмәткәрләре белән очраштылар.