Котлы Бөкәш мәктәбендә узган тантанада районнан, республикадан килгән кунаклар да катнашты. Бу мәктәпкә күрсәтелгән игътибар очраклы гына түгел инде. Озак еллар дәвамында әлеге мәктәп үзенең югары укыту-педагогик күрсәткечләре, БДИ нәтиҗәләре, шулай ук спорт, иҗаттагы казанышлары белән куандырып килә. Котлыбөкәшлеләрне котларга район башлыгы И.Валеев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары М.Нуретдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары М.Козюров, ТР мәдәниятны яклау башкарма директоры Н.Хашимова, район мәгариф бүлеге начальнигы И.Садыйков, Балык бистәсе эчке эшләр бүлеге начальнигы Н.Мостафин килгәннәр иде. Иң элек кунакларга туган якны өйрәнү музеен күрсәттеләр. Аның җитәкчесе К.Ахунов Котлы Бөкәш төбәгенең борынгы заманнардан алып ХХ гасыр башына кадәр тарихы турында сөйләде. Күпсанлы экспонатлар кунакларда зур кызыксыну уяттылар.