Безнең район командасы җомга көнне тәтешлеләрне җиңде, шимбә көне кукмаралылар белән тигез исәпкә уйнадылар, якшәмбе көнне Байлар Сабасы командасы белән очраштылар. Балык бистәсе командасы матчның беренче минутларыннан ук инициативаны үз кулына алды. Дөрес, көндәшләр дә еш һөҗүм иттеләр. Беренче тайм 1:1 исәбе белән тәмамланды. Икенче таймда да балыкбистәлеләр активлык күрсәттеләр һәм тиздән исәп якташларыбыз файдасына 2:1 булды. Аннан соң да безнең егетләр сабалылар капкасы янында еш кунак булдылар. Әмма исәп үзгәрмәде.