Көн тәртибендә–экстремизм

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе
 

5 сентябрь көнне  Балык бистәсе муниципаль район Советының  19 нчы чираттан тыш утырышы булды.  Анда район башлыгы И.Валеев рәислек итте. Утырышта депутатлар, шулай ук районның  оешма, служба җитәкчеләре катнаштылар.

Безнең районда дини экстремизмга каршы тору һәм профилактикалау мәсьәләләре көн тәртибендәге төп тема булды.

–Республикада Татарстанда формалашкан  этноконфессиональ өлкәдәге  үзара  аңлашу, ышану атмосферасын җимерү ситуациянең  тотрыксыз итүгә омтылучы көчләр бар. 19 нчы июльдә Казанда булган фаҗигаләр шуның ачык мисалы,–диде И.Валеев. –Район территориясендә  радикаль дини агымнарның  таралуына  юл куймау безнең бурыч. Шул ук вакытта  гамәлдәге законнарны,  процессуаль нормаларны, гражданнарның хокукларын саклау мөһим. Татарстан Президенты,  Дәүләт Советының рәсми  позициясенә теләктәшлек күрсәтеп безгә  гражданнарның ирекләрен, хокукларын саклау, район территориясендә аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, райондагы толерантлык традицияләрен саклау, диннәр арасындагы  дуслыкны ныгыту юнәлешендә эшләргә кирәк.

Районның җирле үзидарә органнарының  дини конфессия  вәкилләре белән үзара  хезмәттәшлеге турында доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Р.Хәбибуллин чыкты. РФ эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча  бүлек начальнигы Н.Мостафин районда дини экстремизмны,  терроризмны профилактикалау турында сөйләде. Бу актуаль һәм мөһим мәсьәлә буенча  карар кабул ителде.

Шуннан соң депутатлар тагын берничә мәсьәләне карап үткәрделәр. Шул исәптән  муниципаль район уставына  үзгәрешләр кертү,  җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актларына һәм проектларына  коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибен раслау турында, 2012-2014 елларда районның коррупциягә каршы программасына үзгәрешләр кертү, шулай ук  балигъ булмаганнар эше, аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турындагы  мәсьәләләр каралды.Утырышның соңгы көн тәртибенә  бушлай  җир участоклары алуга  хокуклы гражданнарга  җир бирү мәсьәләсе кертелгән иде.  Аларга Анатыш, Бәтке, Тәберде Чаллысы, Трой-Урай авыл җирлекләрендә җир участоклары бирү турында карар кабул ителде.

 

 

 

 

 

Карашыннан якты нур бөркеп...

Көзге кояшның саран елмаюы җанны җылытырлык түгел иде шул.  Ничек тә артка борылмаска кирәк, югыйсә, кире өйгә йөгерәчәкмен дигән уйларда Нурислам абыйсыннан  калышмыйча  тиз-тиз атлады ул. Иртәнге салкынча җиләс һава күңелдәге   икеләнүле уйларны  таратырлык кодрәткә ия иде күрәсең. Мөлдерәмә тулган күзләрдәге яшьләр эчкә йотылды.  Авыл башындагы туган йорт та әкренләп артта калды. Бу 15 яшьлек кызның олы юлга чыгып барышы иде.

Ул көннәр  үзгә бер моңсулыгы белән хәтер сандыгына салынган Әнисәнең. 8 сыйныфтан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга баручылар 70-80 нче елларда шактый булды. Техникумның бухгалтер-экономист белгечлеге хәзерләү буенча даны таралган чагы. Сыйныфташлары Гүзәлия, Гөлүсә, Гөлшат, Люция шаукымына иярдеме, әллә инде  математиканың могҗизалы саннар белән тулган  дөньясына алып кергән укытучысы Дания Әхмәтҗанованың йогынтысы идеме–ул да документларын техникумга илтеп бирде. Имтиханны  уңышлы тапшырды. Студент булды.

Укулар авыр булса да, түзәрлек. Әмма беренче  еллардагы сагынуга чик-чама юк иде. Авылда ялгызы калган әнисе Шәмселхәят апа, туган якның  һәр карыш җире төшләргә кереп йөдәтте. Атна саен ялга кайтулар гына күңелне бераз баса, белемгә омтылыш кына юк-бар уйларга чик куя иде. Сабырлыгы, тырышлыгы белән үтелгән 3 елдан соң дипломлы белгеч булып район “Сельхозтехника” берләшмәсенә бухгалтер булып эшкә кайта Әнисә Гомәр кызы.

Тырыш, үз эшенә бирелгәннәрне кайда да хөрмәт итәләр. Ул да коллективка тиз кереп китә. Янәшәсендә  тәҗрибәле хезмәткәрләрнең булуы, үзенең һәрбер эшкә энтузиазм белән алынуы да җиңеллек өсти, әлбәттә. Шул ук вакытта белемне арттыру кирәклеге  күңелдән чыкмый һәм ул читтән торып  КАИның  экономика факультетына укырга керә.

Хезмәт биографиясе зур түгел Әнисә Нәбиуллинаның. Район салым инспекциясендә 7 ел хезмәт куйганнан соң, 2001 елда  ачылган Татарстан Республикасы федераль казначылык идарәсенең  Балык бистәсе  бүлегенә казначей булып эшкә килә ул. Дөресрәге, тәҗрибәле белгечнең  үзен чакыралар бирегә.  Һәм  бүгенге көнгә кадәр  ул шул эшендә.

–Хәзер бар эш тә  компьютердагы программага  салынган. Шуның буенча  эшлибез инде.

Үз эшен  кыскача, гади генә итеп аңлатса да, монда  гаять игътибарлы, җаваплы булу зарури. Саннарда ялгышырга ярамый, төгәллек таләп ителә.  Җирле бюджет учреждениеләренең  үтәлешен тикшерү, керем, чыгымнарны үткәрү дә алар вазыйфасында. Эштәге җаваплылык аның төп сыйфаты булса, тормышта  ул бөтенләй башка ягы белән ачыла. Ярдәмчел, кешелекле, якыннары өчен  соңгы ризыгын да бүлешергә әзер торган шәфкатьлелек хас Әнисәгә. Борчулары бар икән–сиздермәс, үз йөген үзе тартыр, ә сөенечләре галәмгә сыймас. Әнә шул күркәм сыйфатлары белән коллективта,  дуслары арасында хөрмәтле дә ул. Һәрчак нур сибеп  торган күзләре тормышны яратуы хакында сөйли. Тигез, тату гаиләдә  ире Зөфәр белән ике кыз үстерә алар. Кызларның икесе дә әниләре кебек уңганлыгы белән ут уйната торганнар. Олыларны олы итә белү, кечкенәләргә ихтирамлы булу тәрбиясен алган алар. Тырышлар, белемлеләр.  Ләйсән КАИның  экономика факультетын тәмамлап бүгенге көндә Казандагы төзү фирмаларының берсендә экономист булып эшли. Ә Лилия исә  Казан медицина университетының  5 нче курсында белем ала. Киләчәктә аның да хыялы  үзебезнең якка кайтып авыруларга шифа, дәва өләшү.

...Яшәеш дәвам итә. Буыннар эстафетасы алмашына. Заманалар үзгәреп, нинди генә технологияләр кулланышка керсә дә, күңел калебебез белән һаман саен яхшылыкка, матурлыкка омтылабыз. Әнисә Гомәр кызы Нәбиуллинаның да яшьлек хыяллары чынга ашкан. Артка борылмыйча, алга карап юл ярган еллар татлы хатирә булып үткәндә калган. Бу көннәрдә исә аның күркәм юбилее. Бәйрәмең мөбәрәк булсын, сыйныфташ дустым. Йөзеңдәге мөлаемлек сүнмәсен, гомер юлың озын, бәрәкәтле, тигез  булсын!

Рәсемдә: Әнисә Нәбиуллина.

 

Фәрвәз Каюмова.

 

 

 

 

 

Кешеләр сәламәтлеге сагында

Балык бистәсе районында  санитар-эпидемиологик станция  40 нчы елларда район сәламәтлек саклау бүлеге составында оештырыла.  Сугыштан соң аны  Михаил Тимофеевич Надеждин җитәкли. Ул вакытта  санэпидстанция  штатында 7 кеше исәпләнә: баш табиб, 2 фельдшер:  эпидемиологик мәсьәләләр буенча В.Емельянов, санитар мәсьәләләр буенча М.Надеждин, дезинфектор И.Фадейчев,  баклаборант А.Николаева, хуҗалык мөдире, бухгалтер Казачкова. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда  йогышлы инфекцияләр арта. Аларның  чыганакларын ликвидацияләү, авыруларны дәвалау белән район больницасы, төгәлрәге инфекция бүлеге  шөгыльләнә. Иван Афанасьевич Фадейчевка авыруларны дәвалау белән беррәттән мәетләрне ярырга, районда инфекция чыганакларын дезинфекцияләргә дә туры килә. Аның хезмәте хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнә. И.Фадейчевка Ленин ордены бирелә.

Санэпидстанциянең беренче бинасы  Район (хәзерге Ленин урамында) урнаша. Бернинди транспорт та булмый. 1948 елның ахырында гына  бер ат бирелә. 2 дезинфекция камерасы була. Аның берсе стационар рәвештә больницада тора, икенчесе прицеп ярдәмендә район буенча күчереп йөртелә.  Ул вакытта районда 45 меңгә якын кеше яши.  Котлы Бөкәш һәм Тегермәнлек участоклары  Котлы Бөкәш районына керәләр. Корноухово участогы шулай ук аерым район була.

1947 елда  баш врач итеп Казан медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган Лариса Алексеевна Жирнова билгеләнә. Бер елдан артык эшләгәннән соң аны  малярия станциясе  җитәкчесе итеп куялар.  Ә санэпидстанциянең баш табибы итеп шулай ук медицина институтын тәмамлаган Наҗия Шакирова куела. Ул шулай ук табиб-бактериолог вазыйфаларын да башкара. Ире Петр Плотников исә  санитар фельдшер була һәм санитар табиб ярдәмчесе булып эшли.  40 нчы еллар ахырында  бактериологик лаборатория эшли башлый. Ул вакытта  халык арасында  корсак һәм тимгелле тифлар, скарлатина, дифтерия, малярия авырулары  киң тарала. Үлем очраклары да күп була.

Бизгәк (малярия)  авыруына каршы көрәшү өчен малярия станциясе төзелә.  Ул  сезонлы эш алып бара.  Дезинфекторларны  җәй айларында гына яллыйлар. Алар  черкиләрне бетерү  буенча  максатчан эш алып баралар.  Сулыкларны, сарай, подвалларны эшкәртәләр. Бизгәк белән авырган кешеләргә профилактик дәвалау үткәрәләр, халык арасында авыруларны ачыклау өчен авылларда һәр йортка кереп йөриләр, пристаньда дежур торалар. Пассажирлар арасында авыруларны ачыклыйлар.  50 нче еллар ахырында гына бер гидропульт алына. Ул дезинфекторларның эшен бермә-бер җиңеләйтә, әлбәттә.

Сугыштан соң елларда  халык арасында, бигрәк тә балаларда туберкулез киң тарала. Авыруларны ачыклау өчен  күчмә флюорографик һәм  стационар рентген аппаратлары урнаштырыла. Санитар служба хезмәткәрләре  халык арасында аңлату эшләре алып баралар, туберкулез чыганакларын дезинфекциялиләр. Шулай ук  ул вакытта еш очрый торган трахома, тиф авыруларына каршы актив көрәш алып барыла. Хезмәткәрләр атналар буе  авыру очраклары кабатланган торак пунктларда яшәп эшлиләр.  Йортлар саен кереп авыруларны ачыклыйлар.  Аларны  больницаларга озаталар.

Балалар үлеме дә күп була.  Туучылар күп булу сәбәпле генә демографик үсеш күзәтелә.  Балалар дифтериядән, бума ютәлдән, чәчәк авыруыннан, скарлатина, кызамыктан, полиомелиттан, туберкулездан интегәләр. Медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте, шул исәптән  профилактик прививкалар ясауның  липецк ысулын кертү  бу авыруларны тулысынча диярлек  бетерергә мөмкинлек бирә. 

Кешегә  хайваннардан йога торган  авырулар зур куркыныч тудыралар. Районда  себер язвасы, липтоспироз авырулары теркәлә.  Паразитологик лаборатория хезмәткәрләренең  тырышлыгы нәтиҗәсендә районда  гельминтлар йоктыручылар, малярия белән авыручылар саны кими.

1965 елның августында Николай Васильевич Смешко баш табиб  итеп куела.  Ул җитәкләгән елларда  санитария службасы өчен Октябрь урамында беренче  яңа  агач бина төзелә.  Шул ук елларда  бактериологик лабораториядә азык-төлеккә һәм суга санитар-бактериологик  тикшерүләр үткәрә башлыйлар.

1961 елның  мартында  районга сугыш елларында хәрби фельдшер булып хезмәт иткән Идрис  Низам улы Низамов кайта һәм  санитар табиб  ярдәмчесе булып эшли башлый. Аңа  еш кына  баш табиб вазыйфаларын да башкарырга туры килә.  Н.В.Смешко  киткәннән соң  баш табиб итеп  Язилә Зәки кызы Нәбиева билгеләнә.

1970 елның 20 июнендә  баш табиб булып Петр Андреевич Шумилов эшли башлый. Ул санэпидстанцияне лаеклы    ялга киткәнче 26 ел дәвамында җитәкли. 1977 елда  санитар служба яңа төзелгән  бинага күченә.  Анда  бактериологик лаборатория, эпидемиологик санитар бүлекләр, химик лаборатория һәм дезинфекция бүлеге  була. Башта  бинаны мич белән җылыталар, аннары  автотранспорт предприятиесенең  үзәкләштерелгән котельныена тоташтыралар.  Ул вакытта штатта  28 хезмәткәр исәпләнә.

1993 елда  саниэпидстанциянең бүгенге бинасы  файдалануга тапшырыла. Анда гадәттән тыш хәлләр очрагыннан  подвал биналары, санитар-гигиеник, бактериологик, шул исәптән вирусологик, микробиологик  тикшерүләр үткәрү өчен җиһазлар бар.

Санитар служба  кадрлар, автотранспорт  белән тулысынча тәэмин ителә. Кыскасы эшләр өчен бөтен шартлар тудырыла.  П.Шумилов лаеклы ялга киткәч  баш табиб булып Ренат Муса улы Кадыйров эшли. Аның вакытсыз вафатыннан соң баш табиб вазыйфаларын  Ирина Львовна Миличихина башкара.

Нинди генә үзгәртеп корулар булмасын, район халкының сәламәтлеге сагында тору  санитар службаның төп максаты була. Юбилей алдыннан санэпидстанциядә кайчандыр эшләгән һәм бүген безнең янәшәдә эшләүче белгечләрне билгеләп үтәсе килә. З.Рожкова, Н.Белько, Х.Гадеева, Ф.Шәвәлиев, Н.Шиһапова, Р.Насыйрова һәм башкалар  фидакарь хезмәтләре белән хөрмәткә лаеклылар.

Санитар служба эшчәнлегенең тарихыннан күренгәнчә,  ул үз алдында торган бурычларны һәрвакыт уңышлы үтәп килә.  Юбилей  көннәре якынлашу алдыннан  хезмәттәшләремә, санитар служба ветераннарына  нык сәламәтлек, иминлек, яңа хезмәт уңышлары телим.

 

Ирина Миличихина,

“Роспотребнадзор”ның Татарстан республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлек начальнигы урынбасары.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International