Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм баш белгечләр катнашындагы республика зона семинары Мәдәният йортында башланды. Аның эшендә ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов һәм муниципаль район башлыгы Илһам Валеев катнашты.
Пленар утырышта иң элек район хуҗалыкларын яхшы белемле, инициативалы белгечләр белән комплектлау турында сөйләштеләр. Чөнки аннан башка эштә уңышларга ирешү мөмкин түгел. Шуннан соң министр урынбасары бүгенгесе көнне республикада кыр эшләренең барышы белән таныштырды. Бирегә җыелган 9 район арасында иң яхшылардан исәпләнгәнлектән Балык бистәсе җирлегендә семинар оештырылуын белдерде. Көзге кыр эшләрен яхшы сыйфат белән һәм кыска срокларда тәмамларга кирәклеген әйтте. Һәр район авыл хуҗалыгы идарәләре кыр эшләре барышын чагылдыра торган саннарда дөреслек, төгәллек булдырырга кирәклеген ассызыклады. Шуннан соң министр урынбасары кул астында булган эш күрсәткечләренә нигезләнеп районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларының отчетын тыңлады. Артта сөйрәлүче хуҗалыкларның сүлпәнлекләренең сәбәбе белән кызыксынды, эшне ничек җайга салу хакында фикерләште. Күп хуҗалыкларда туфрак структурасы бозылу фактлары күзәтелә икән. Ачы туфраклы җирләрне тукландыру, известьлау үткәрү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә проект-смета документлары эшләргә кирәклеген искәртте. Чөнки киләчәктә моннан башка хөкүмәттән ярдәм, субсидия бирелмәячәк. Парга калдырган җирләрне дә игътибарсыз калдырмады ул. Район башлыгына һәм республикага бирелә торган саннар дөрес, реаль булсын дип, һәр атна ахырында кыр эшләренең барышы хакында аңлатма кабул ителәчәген белдерде. Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре һәм белгечләр алдына кыр эшләрен тиз арада тәмамлау бурычлары куелды. Киңәшмәдә кайбер хуҗалыкларда ягулык-майлау материаллары җитешмәүне дә сәбәп итеп куючылар булды. Министр урынбасары ягулык белән хуҗалыкларны тәэмин итү елның-елында артуын белдерде. Киләчәктә дә бу максаттан тиешле күләмдә средство бүленәчәгенә ышандырды.
Шуннан соң семинарда катнашучылар басуга юл тоттылар. Иң элек “Востокзернопродукт” хуҗалыгының көзге культура тишелешен карадылар. Аннары янәшәдәге 120 гектарлы кырда туфрак эшкәртү агрегатлары эшчәнлеген тикшерделәр. Берсеннән-берсе куәтле тракторларга тагылган 15 төрле туфрак эшкәртү агрегатларын күреп кунаклар гына түгел, министр урынбасары да нык гаҗәпләнде. «Бер тәүлек эчендә семинарга мондый яхшы әзерлек булыр дип һич уйламаган идем»,–диде ул. Һәр агрегат эшкә яхшы итеп көйләнгән. Барыннан да бигрәк кунаклар 20 сантиметр тирәнлектә эшкәртелгән төрәнгә зур өстенлек бирделәр. Шуннан соң районның башка хуҗалыкларында соңгы кыр эшләре барышын үз күзләре белән күреп танышу ниятеннән кабат юлга чыктылар. Котлы Бөкәш юнәлешендәге олы юл буйларында чиста эшкәртелгән җирләр, яшел келәмне хәтерләткән матур уҗымнар һәркемгә ошады. Районыбыз чигендә урнашкан “Аяз-Ойл” хуҗалыгы кырларында эшләүче агрегатлар янында тукталып аларның эш барышы белән танышырга да теләгәннәр иде, тик көчле яңгырлар комачаулады. Әмма анысы да бүген файдага, диделәр белгечләр. Чөнки районнарда инде көзге чәчү тәмамланып килә. Ә туңга сөрүнең быел соңга калмаячагы күпләргә мәгълүм. Аны районыбыз мисалында да күрергә мөмкин.
Идрис Аметов.
Депутатлыкка кандидатлар теркәлде
“Балык бистәсе шәһәр җирлеге” муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе 2012 елның 10 сентябрендә 5 номерлы Балык бистәсе бер мандатлы сайлау округы (чикләре: Больница тыкрыгы, Банк урамының так яктан 9–13 йортлары, җөп яктан 8”А”–12 йортлар, Набережная урамы, Н. Некрасов урамы, Почта урамының так яктан 15–31 йортлары, җөп яктан 16–22 йортлары, Пролетарская урамы, Горький урамы, Нарат урамы, Т. Корчебоков урамының 15–18 йортлары) буенча үз карарлары белән түбәндәге депутатлыкка кандидатларны теркәде:
Карар 3–Банницын Владимир Валентинович, 1964 елның 7июлендә туган, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Балык бистәсе җирле бүлеге сайлау берләшмәсе тарафыннан күрсәтелгән;
Карар 4–Мирбадалев Антон Алексеевич, 1990 елның 27декабрендә туган, “Россия либераль-демократик партиясе” сәяси партиясенең Балык бистәсе районындагы җирле бүлеге сайлау берләшмәсе тарафыннан күрсәтелде.
Сайлау участогы 2453, Татарстан Республикасы, Балык бистәсе поселогы, Больница тыкрыгы 6 йорт, Балалар иҗат үзәге бинасы адресы буенча урнашкан. Телефон: 2-23-82.
“Олы Кульга авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе 2012 елның 10 сентябрендә 1 номерлы Олы Кульга бер мандатлы сайлау округы (чикләре: Молодежная урамының 1–5, 7–15 йортлары, Мәктәп урамы) буенча үз карары белән түбәндәге депутатлыкка кандидатны теркәде:
Салмин Александр Васильевич, 1957 елның 22 апрелендә туган, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Балык бистәсе җирле бүлеге сайлау берләшмәсе тарафыннан күрсәтелде.
Сайлау участогы 2430, Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Олы Кульга авылы, Мәктәп урамы 11 йорт адресы буенча урнашкан. Телефон: 2-92-02.
Әтисе эшен дәвам иттерә
Ир бала гадәттә әтисе эшенә кызыгучан була. Шуңа күрә үсеп җитеп мәктәпне тәмамагач та бик күпләр аларның хезмәтен дәвам иттерәләр.
Районыбызның Чаллыбаш авылында яшәгән Халик абый Йосыпов та улларын үз һөнәре серләренә өйрәткән. Һәрвакыт аларны үз янәшәсендә йөртеп, авыл хуҗалыгында гомер-гомергә мактаулы булып исәпләнгән игенче хезмәтенә күнектергән. Аның тормыш иптәше Минзия апа да улларын үзләре үрнәгендә тәрбияләгән. Кече яшьтән балаларын эшкә өйрәткән. Шуңа аның барлык уллары да бүген тырыш, эш сөючән булып җитешкән. Бу гаилә авылда гына түгел, хуҗалыкта да иң мактаулылардан исәпләнә.
–Йосыповлар гаиләсе гомер-гомергә үз хезмәтләре белән көн күрде,–ди “Кулон” агрофирмасының баш агрономы Юныс Гыйльманов. –Озак еллар дәвамында тракторда эшләп хуҗалыкта зур хөрмәт яулаган әтиләре Халик абый гына улларының тырыш хезмәтләрен күрә алмыйча вафат булды. Әмма уллары хуҗалыкта бүген үзләренә лаеклы урын алырга өлгерделәр. Абыйлы-энеле Фирдүс белән Илдус Йосыповлар елның-елында кыр эшләрендә макталалар,–ди ул.
Илдус һөнәри уку йортын тәмамлагач тракторда эшли башлаган. Иң элек аңа МТЗ-80 тракторын биргәннәр. Анда 4 елдан артык хезмәт куеп, үзен бары тик уңай яктан гына таныткан. Шуңа техниканы яратуы һәм сакчыл эшләтүе өчен аңа яңа кайткан МТЗ-1221 тракторын тапшырганнар. Егет хуҗалык җитәкчеләренең ышанычына тырыш хезмәте белән җавап бирергә тырыша. Бу көннәрдә ул туңга сөрүдә үзенә җиткерелгән план-заданиеләрне уңышлы үти. Гаиләдә төпчек бала булган энесе Илназ да киләчәктә абыйлары кебек хуҗалыкта эшкә калырга исәп итә. Бүген ул район агротехник көллиятендә белем ала. Әйе, бүгенге хезмәттә ныклы белем кирәк шул. Югары квалификацияле тракторчы белгечлеге ала алмасаң, заманча яңа техника белән идарә итеп булмый. Бертуган Йосыповларның күпләрне сокландырып данга күмәр көннәре алда әле. Инде әнә бүгенге кыр эшләрендә Илдус иң яхшы механизаторлар рәтенә баскан.
Идрис Аметов.
Керим әле урманнарга
Районыбызның күп өлешен урманнар били. Ә менә Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы арада иң зурыдыр, мөгаен.
Ул бүген 40 мең гектарга якын мәйданны алып тора. Игенчелектәге кебек биредә дә эш темпы шактый киеренке. Ул ел дәвамында тукталмый. Яз башыннан урманнарны чистарту, сирәкләү белән бергә яңа үсентеләр утырту, аларны карап үстерү мәшәкатьләре башлана. Соңгы елларда урманнарны реформалау нәтиҗәсендә генә бу гамәлләр бер кадәр йомшарган. Чөнки урман каравылчылары, техниклар һәм башка күп төрле эшче-хезмәткәрләр штаты кыскартылган. Аннары зур-зур күләмле урман кварталларын шәхси кулга авыл кешеләренә арендага бирү дә халыкта әлләни зур яклау тапмады. Бер сүз белән әйткәндә, булган проблемалар чишелеш таба алмыйча калды.
Шулай да Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы элек күнегелгән һәм тәртипкә кертелгәнчә үз эшләрен туктатмыйча дәвам иттерәләр. Корыган, картайган агачлар киселә, утын әзерләнә. Калын, куе агачлар сирәкләнеп, санитар чистартулар да уңышлы үткәрелә. Иң мөһиме, яшь үсентеләр җитештереп урманны яңартуга зур игътибар бирәләр биредә.
–Дөрес, соңгы елларда район кешеләре арасында агач материалларына ихтыяҗ кимеде. Йорт-җир торгызу, ремонтлау өчен агач яздырып алып кисүләр дә сирәгәйде,–ди урман хуҗалыгы директоры урынбасары Рафыйк Миннәхмәтов. –Чөнки сәүдә нокталарында җаның теләгән агач материаллары бар, бәясе дә үтемле. Урманга барып кисеп, ташып мәшәкатьләнәсе дә юк, өеңә китереп бушаталар.
Әйе, элек ел әйләнәсе урманда эш тукталып тормый иде. Биредә 600-700 гектарда урманнар сирәгәеп, картайган агачларны кискәннәр, кирәкле төзү материаллары әзерләгәннәр һәм елның-елында шул күләмдә яшь үсентеләр утыртканнар. Дөресен әйтергә кирәк, бу мөһим эш элеккеге еллардагы кебек көйле бармаса да, бүген дә тукталмыйча дәвам итә. Быел, мәсәлән, кызылйолдызлылар 26 гектар мәйданда урманны яңартканнар. Ә киләсе елга ул аннан да зур булачак. Инде бүген үк картайган агач төпләрен кисеп, чистартып, сукалап 120 гектар мәйданны яшь үсентеләр утырту өчен әзерлиләр. Әле моннан тыш алар ТР урман хуҗалыгы министрлыгы үтенече белән изге эшкә алынганнар, Казан шәһәрендә тарихи-мәдәни бинаны торгызу эшенә керешкәннәр. Күмәк көч белән керешкәч, эшләр дә уңа шул. Элек Шиһабетдин Мәрҗәни яшәгән йортны тәмам элеккеге хәленә китереп җиткергәннәр алар. Бүген эчке эшләре генә калган. Бу гамәлләрне Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры Ринат Насыйбуллин җитәкли. Урманчылар Госман Кәримов, Альберт Закиров аеруча зур хезмәт куйган. Ә менә тарихи йортны кирәкле агач материаллары белән тәэмин итүдә Күки авылы мастерлык хуҗалыгы хезмәткәре Мәүләтхан Гобәев зур өлеш керткән.
Урман хуҗалыгының күп мәйданын бүген олы автомобиль трассасы кисеп үтә. Ә юл йөрүчеләр гадәттә урманга кереп ял итәргә, учак яндырырга яратучан була. Шуңа карамастан, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең уяулыгы белән бу ел шактый коры килсә дә, зур янгыннар чыгу куркынычы булмаган. Халыкның урманнарга кереп күңел ачу оештыруларын да алар үз контрольлекләрендә тотканнар. Ә олы хуҗалыкта ныклы тәртип булгач, эшләре дә көйле, җайлы бара аларның.
Галим АМАН.
Йортыгыз имин булсын
Йортыгыз, милкегез имин булсын дисәгез, һич икеләнүсез безнең ведомстводан тыш каравыл бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Районыбыз җирлегендә 30 ел эшләү дәверендә безнең сак астындагы бер генә оешма, учреждение, шәхси йортны басу, милекләрен урлау очрагы булмады. Караклар йорт басарга омтылып карасалар да, безнең хезмәткәрләр вакытында килеп җитеп аларның мәкерле планнарын өзәләр.
Агымдагы 2012 елда гына да шундый ике очрак теркәлде. Балык бистәсендәге бер шәхси йортта төнлә белән каравыл-янгын сигнализациясе (ОПС) телгә килә. 3 минут дигәндә тоткарлау группасы әлеге йорт янына килеп тә җитә инде. Ни күрсеннәр, бер егет хуҗаларның өйдә булмавыннан файдаланып җиңел генә табышлы булырга уйлаган. Тәрәзәне ватып йорт эченә кергән. Сак хезмәткәрләре аны шунда эләктереп тә алалар.
21 нче августта Совет урамындагы бер йортта да каравыл сигнализациясе хәбәр сала. Экипаж бу юлы да минутлар эчендә килеп җитә. Тәрәзәне яңагы белән алып куйганнар. Йортка керергә әзерләнгәннәр инде. Угрының үзен ишек алдында тоткарлыйлар. Бу ике очракта да караклар мәкерле планнарын коралар коруын, әмма йортларның үзәкләштерелгән сак пультына тоташтырылганын белмиләр шул.
Бүгенге көндә ведомстводан тыш сак бүлеге 96 объектны (оешма, учреждение, кибетләр, складлар) һәм 44 гражданнарның шәхси милке саклана торган урыннарны (йортлар, гаражлар, сейфлар) саклый. Шул исәпкә тревога сигнализациясе кнопкалары урнаштырган йортлар да керә. Аерым алганда, Корноухово картлар йорты, Югары Тегермәнлек балалар приюты, мәктәпләр, башка социаль әһәмияткә ия объектларны саклыйбыз. Кыскасы, районның теләсә кайсы почмагында урнашкан объектларны сак астына алу мөмкинлегебез бар. Безнең белән хезмәттәшлек турында килешү төзесәгез, оттырмассыз.
А.Галимов,
ведомстводан тыш сак бүлегенең үзәкләштерелгән каравыл
пульты начальнигы.