Төзүчеләр сүзләрендә тордылар

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
Төзүчеләр сүзләрендә тордылар
30 август–Татарстан республикасы көнендә безнең районда истәлекле вакыйгалар булды. Төзүчеләр биргән сүзләрен үтәп берничә объект тапшырдылар.
Балалар–бәхетле
халык
Бу көнне Масловка халкы, бигрәк тә укытучылар, укучылар, ата-аналар түземсезлек белән көттеләр. 1 сентябрь көнне укучыларны капиталь ремонтланган мәктәп каршы алды. Ул мәгариф учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау буенча максатчан республика программасы кысаларында төзекләндерелде. Киләсе елга тагын ике мәктәп капиталь ремонтланачак.
 Тантаналы чарага район башлыгы И.Валеев та килгән иде.
–Без районда күп төзибез. Промышленность, социаль, мәдәният объектлары сафка баса, заманча юллар арта,–диде ул. –Безнең район барлык федераль һәм республика программаларында катнаша. Бу Балык бистәсенең социаль-икътисадый үсешенә уңай йогынты ясый. Төзүчеләргә рәхмәт, сынатмадылар. Мәктәпләрне киләсе елда да ремонтлаячакбыз. Бу бинада балалар бары тик яхшы билгеләренә генә укырга тиешләр.
Мәктәп ачуга якташыбыз, шагыйрь Гадел Әхмәтов та килгән иде.
–Балалар–бәхетле халык,–дип сәламләде ул масловкалыларны. –Матур мәктәп, матур авыл, яхшы кешеләр. Хәзер укучыларның бер генә бурычы бар, ул да булса ата-аналарын, укытучыларын сөендереп яхшы уку. Аннары ул үзенең шигырьләрен укыды.
Укучылар һәм укытучылар бәйрәм программасы хәзерләгәннәр иде. Ул бәйрәмдә катнашучыларның күңеленә хуш килде.
–Эшләрнең төгәлләнүенә ышанасы да килми,–диде мәктәп директоры Н.Нестерова. –Мәктәпкә ремонт күптән кирәк иде инде. Хәзер ул төзекләндерелде, матурайды, заманча төс алды. Татарстан Республикасы Президенты Р.Миннехановка, район башлыгы И.Валеевка, ООО “Строитель-5” җитәкчесе Ф.Заһидуллинга һәм ремонт эшендә катнашкан барлык хезмәтчәннәргә рәхмәт.
Район башлыгы беренче сыйныф укучыларына “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит!” программасы кысаларында әзерләнгән сумкалар, мәктәп кирәк-яраклары тапшырды. Аннары тантанада катнашучылар мәктәп бинасына үтеп бүлмәләрне, коридорларны карап чыктылар.
Шатлыкта яшәгез
Бу бәйрәм көнне Балык бистәсенең Почтовый урамында “Тузган торак” программасы буенча төзелгән яңа дүрт фатирлы йортка күчүчеләрнең дә кәефе күтәренке иде. Бу программа безнең районда уңышлы тормышка ашырылып килә. Менә тагын дүрт гаилә заманча уңайлыклары булган торак белән тәэмин ителделәр. Яңа фатирларга күчүчеләрне район башлыгы И.Валеев котлады.
–Бу җайлы фатирларда бәхетле яшәгез,–дип котлады ул яңа йортка күчүчеләрне. –ООО “Универсалстрой” җитәкчесе Р.Гаяновка, барлык төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт.
Менә традицион кызыл лента да киселде. Район башлыгы Р.Гаянов белән берлектә бәхетле фатир хуҗаларына ачкычларны тапшырдылар. Алар исә кунакларны пирог белән чәй эчәргә чакырдылар. Бу йортка күчүчеләрнең алга таба бәхетле булуларын телибез.
 
Вячеслав Родионов.
 
 
 
 
Югалса борчылмагыз!
Бүгенге тормышыбызда көнкүреш хезмәтеннән без һәрвакыт киң файдаланабыз. Кием тегәргә яисә ремонтларга заказлар тапшырабыз, чәчләрне кистереп тәртипкә китерәбез. Ә анда сезгә   ничек хезмәт күрсәтәләр соң? Ни кызганыч, күп булмаса да районыбыз кулланучылар хокукын яклау службасына һәм редакциягә дә алардан канәгатьсезлек белдерү очраклары турында хәбәрләр килеп тора. Шуңа райондашларга ничек итеп үз хокукларыңны якларга мөмкин булуын аңлатуны сорап кулланучылар хокукын яклау службасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтовага мөрәҗәгать иттек.
–Һәрбер көнкүреш хезмәте күрсәтү остаханәсендә аларның эш сәгате, заказларны башкару тәртибе хакында мәгълүматлар булырга тиеш. Мисал өчен чәчтарашта заказчыга кулланыла торган парфюмерия, косметик әйберләр исемлеге тәкъдим ителә. Шулай ук кулланучыга хезмәт күрсәтү төре һәм башкарылган эш, аның өчен түләү бәяләре, ташламалар белән танышу мөмкинлеге бирелә. “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы федераль законда бәян ителгәнчә, сыйфатсыз башкарылган заказ, аның эшләү вакыты бозылуы тулысынча яисә өлешчә исбатланса, заказ бирүчегә әйберен бозган өчен   остаханә җаваплылык күрә. Әгәр инде заказ сыйфатсыз башкарылса, 29 нч ы маддә нигезендә аны остаханә үз хисабыннан төзәтергә, заказчыдан гафу үтенергә бурычлы. Ә инде заказны бозсалар яисә ремонтка тапшырылган әйберне югалтсалар законның 33 нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, 3 көн эчендә заказчыга шушындый товар сатып алып бирергә яисә югалган әйбер өчен аның ике бәясе күләмендә төзелгән акт нигезендә акчаны кайтарып бирергә тиешләр. Әмма, иң кыйммәтлесе, сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Бу ике як өчен дә иң отышлысы. Бүгенге заманабыз таләбе дә шуннан гыйбарәт!
 
 
Рәхмәт сиңа, Сайха апа!
Җир йөзендә иң кадерле, хөрмәткә лаек һөнәр–укытучы һөнәредер, мөгаен. Кеше кайда гына хезмәт итмәсен, аларның барысын да укытучы укыткан, хәреф танырга, санарга өйрәткән.
Мин гомерем буена укытучыларга хөрмәт белән карадым, укытучылар минем өчен әти-әнидән кала ихтирамга лаек кешеләр. 1948 елны Юлсубино җидееллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Ул вакытта балалар бик күп иде. Безне–25 ләп баланы Сайха апа Сафина каршы алды, берәм-берәм барыбызны да парталарга утыртты һәм 4 ел буе шул партада утырып укыдым. Сайха апа безнең өчен икенче әни иде. Берәр тәртип бозу, урынсыз шаяру булса, Сайха апага әйтәм, дия идем. Сайха апа бигрәк тә балаларның чисталыгына игътибар бирде. Сугыштан соң безнең киемнәребез дә әллә ничә ямаулы, аякта күбебезнең чабата булды. Киемегез ямаулы булсын, ләкин чиста булсын дия иде ул. Атна башында, беренче уку көнне дәрес башланганчы Сайха апа безне тикшереп чыга. Ике кулны да партага куябыз, тырнакларны тикшерә, берәр малайның чәче җиткән икән иртәгә алдырып килергә, кызлар чәчен әйбәтләп тарап үрмәгән булса тыныч кына кисәтү ясый. Мәктәптә шуңа күрә иң тәртипле класс Сайха апаныкы булды. Яз-көз айларында мәктәп янындагы судан ерып чыгарлык түгел. Ә ул безне–чабаталыларны берәм-берәм күтәреп чыгара. 4 ел уку елында бер тәртип бозучы бала да булмады. Сайха апаның безне урманнарга экскурсиягә йөрткәне, без ач балаларны өеннән ипи алып килеп ашатканын да яхшы хәтерлим. Гомумән, ул безне тәртипле, әдәпле, кешеләргә игътибарлы, намуслы булырга өйрәтте. Хәзер инде без–ул вакыттагы балалар 70 тән уздык, күпләребез бу дөнья белән хушлашырга да өлгерде. Шуны ассызыклап әйтәсем килә, Сайха апада укыган балалар аңа кызыллык китермәделәр.
8 сентябрьдә Сайха апага 85 яшь тула. Бик зур рәхмәт сиңа, Сайха апа! Ходай саулыгыңны биреп, балаларыңның, оныкларыңның рәхәтен күреп озак, матур яшәргә язса иде.
Рәсемдә: Сайха Сафинаның бу юлларның авторы, укучысында сакланган фотосы.
 
Фәйзрахман Нотфуллин.
Балык бистәсе.
 
 
 
 
 
Туган җирдә табылган бәхет
Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Берәүләр зур байлыкка омтыла, икенчеләргә исә тату гаиләсе, яраткан хезмәте, тәүфыйклы балалары, сөекле оныклары булу да бик җиткән.
Күптәнге танышым Әлфия Кадыйрова нәкъ шундыйлардан. Ул районыбыз чигендәге Таулар авылында туып үскән. Ишле гаиләдә әти-әнисе һәркайсына яхшы хезмәт тәрбиясе биреп, һәрберсенә балалык хыялларын тормышка ашырырга булышканнар. Алар кайберәүләр кебек балаларын үзебезнең дә авыл җирендә интегеп яшәү дә бик җиткән, сез ичмасам ел әйләнәсе безнең кебек интекмичә шәһәргә китәргә тырышыгыз димәгәннәр. Уллары, кызларына җәмгыятебезгә файдалы һөнәр сайлап халкыбызга хезмәт итәргә кирәклеген төшендергәннәр. Шуңа аларның барысы да табиб, укытучы, авыл хуҗалыгы белгечләре булып җитешкән. Һәркайсы әти-әниләре кебек күпләрне сокландырып авыл җирендә төпләнеп калганнар.
Әлфия дә кечкенәдән исәп-хисап хезмәткәре булырга хыяллана. Әнисе Маһирә апа белән әтисе Закир абзый да кызларының бу уен хуплый. Шулай итеп ул мәктәпне тәмамлагач Казан авыл хуҗалыгы институтына юл тота. Анда бухгалтерлык белгечлеге алгач аңа тырышып укуы, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы өчен районыбызга эшкә кайту мөмкинлеге бирәләр. Иң элек аны элеккеге “Победа” колхозына билгелиләр, аннары “Солтан” колхозына күчерәләр үзен. Шулай итеп Әлфия бар күңелен биреп исәп-хисап эшен башкара.   Хезмәт сөючән кызны колхоз җитәкчеләре авылда ялгыз яшәүче Галия әбигә фатирга кертәләр. Үзара бик дус, тату яшиләр алар. Әлфия беренче көннән үк тәртипле, әдәпле, игелекле булуы белән әбинең бик якын дусты, киңәшчесенә әверелә. Әнә шулай матур гына эшләп, яшәп ятканда бу хуҗалыкка баш агроном булып кайткан егетнең күзе төшә аңа. Шактый вакыт дуслашып, очрашып йөргәннән соң алар гаилә корып җибәрәләр. Ике яшь белгеч тә авыл кешеләре арасында хөрмәт, абруй яулый. Ике дистә елга якын яшәү дәверендә Әлфия хуҗалыкның баш бухгалтеры булып җитешә. Үз һөнәр ияләре арасында район күләмендә иң яхшы хезмәткәр булып мактала. Ә аның тормыш иптәше Миннәхмәтне авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар. Район җитәкчелеге Миннәхмәткә туган авылы Күгәрченгә күченеп кайтырга тәкъдим ясагач теләп ризалашалар алар. Әлбәттә инде яхшылыкның кадерен белүче Әлфия белән Миннәхмәт Галия әбине дә үзләре белән авылга алып кайталар. Авыру, ялгыз карчыкны язмыш кочагына ташлап калдырып булмый бит инде.
–Тормышымда бик уңдым, хезмәтемне дә бик яраттым. Юлымда гел яхшы күңелле кешеләр генә очрады. Галия әби миңа гына түгел, гаиләмә дә үз әниемдәй якын булды,–ди ул.
Авылга күченеп кайткач та Әлфия яраткан хезмәтен дәвам иттерә. Ә Галия әбине алар 94 яшенә кадәр тәрбияләп, олылап, хөрмәт белән соңгы юлга озаталар. Әле дә авыл кешеләре бу изге гамәлләре өчен аларны сокланып искә ала. Кадыйровлар исә зур тыйнаклык, сабырлык белән башкалардан ким-хур булмас өчен тырышып гомер кичерәләр. Абзарларында терлек тә асрыйлар, умарта да үрчетәләр. Әнә шулай тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып балаларына төпле киңәшләрен биреп, оныкларына сөенеп яшиләр алар туган төбәкләрендә. Яшьлегеңдә тырыш хезмәтең белән макталсаң, картлык көнеңдә куанырсың дигәндәй, Әлфия Кадыйрова бу көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен элеккеге хезмәттәшләре, дуслары, гаиләсе, туганнары белән күңелле итеп билгеләп үтәргә әзерләнә.
 
Идрис Аметов.
 
 
 
 
Рәхәт булса да торган җир,
сагындыра туган җир!
4-5 ел элек Балык бистәсе районында урнашкан Яншык авылы да соңгы көннәрен уздыра дип шөбһәләнеп йөрдек. Авылда бары берничә генә хуҗалы йорт бар иде.
Бер караганда авыллар бетә дип чаң сугабыз, ләкин авыллардан китәбез бит?! Беребез дә бит бил бөгеп эшләргә авылга ашкынып тормыйбыз. Тик кемнәргәдер кирәк икән әле авыл! Шушы туфракта туып үскән, суын эчкән, һавасын сулап яшәгән кешеләргә кирәк авыл. Яншыкта да буш йортларны сатып ала башладылар. Иң мөһиме, балалар, оныклар хуҗа булып кайталар. Бүгенгесе көнне авылда бер генә ташландык йортны да таба алмассың. 
Авылның инде бер күркәм гадәте дә барлыкка килде. Һәр ел саен август ахырында халык “Яншык авылы көне”н үткәрергә җыела. Кайчандыр авылда туып үскән, шәһәрдә төпләнгән кешеләр бу бәйрәмне читләтеп үтми. Яншыклылар өчен ул Сабантуй бәйрәме югарылыгында уза. Авылга кайтып эш мәшәкате белән кайсыдыр вакытта күршеңне дә күрергә өлгермисең. Монда исә һәркем дус-ишләре, туган-тумачалары, сыйныфташлары белән күрешергә, хәл-әхвәл сорашырга кайта. Үзләре әйтмешли, бер күрешү үзе бер гомер бит ул! Бәйрәм булса да, авыл халкы монда күңел ачып кына калмый. Авылда булган җитешсезлекләр хакында уйланалар, аз-азлап булса да төзекләндерү эшләре алып баралар. Ел дәвамында һәр кеше авылга ярдәмгә дип акча җыя. Соңгы берничә ел дәвамында җыелган акчага авыл халкы зират рәшәткәләрен яңартты, мәчетне, Мәдәният йортын төзекләндерде, яңа күпер салды. Тамчыдан күл җыела ди, шулай итеп берничә ел дәвамында авыл күзгә күренеп үзгәрде, матурланды.
Быелгы оештыручылар Авыл көнен юмор кысаларында үткәрергә булдылар. Бәйрәмдә барысы да үз кеше, гаебе юк! Шуңа күрә тартынып торучылар булмады. Авыл халкы туган яклары белән бәйле кызыклы вакыйгаларны, яшь чакларын искә төшерделәр.
Яншык халкы–җыр-моңга оста. Кичә барышында кайткан кунаклар үзләре әзерләп килгән җыр,     биюләр башкардылар. Авылның атаклы баянчылары Мөнир Гәрәев, Якуб Мостафин татар халкының онытылмас көйләрен сыздырдылар. Яншык авылы кечкенә генә булса да, зур төбәкләрдән бер дә ким түгеллеген тагын бер кабат исбатларга тырышты. Авылның үз сайты да бар. Хәтта чит җирләрдә яшәүчеләр дә булган яңалыкларны Интернет челтәре аша укып, танышып тора.
Яншыклылар кайда гына яшәмәсеннәр, ни белән генә шөгыльләнмәсеннәр, туган җиренә, туган туфрагына тугрылыклы булып калырга омтылалар дигән уй узды башымнан. Мондый омтылыш, теләк булганда Яншык авылы әле бик күп еллар гөрләп, безне үз яшәеше белән шатландырып торыр.
 
Алисә Сабирова.
 
 
 
 
Без сөнниләр–хәнәфиләр
Белгәнебезчә, август башында җөмһүриятебездә дин, ислам тәгълимәте һәм халкыбызның рухи тәрбиясе турында дәүләт шурасының чираттан тыш җыены булып үтте. Анда “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы Татарстан республикасы законына үзгәрешләр кертү турында мәсьәлә каралды. Асылда сүз соңгы айларда башкалабыздагы фаҗигале вакыйгаларга бәйле иде. Бу вәхшилек ислам диненә дини әһелләребезгә, алар йөзендә барлык мөселманнарга, газиз Ватаныбыз Татарстанга каршы мәкерле явыз һөҗүм булды. Яшен яшьнәгәч депутатларыбыз да дин әһелләре белән бергәләп тиз арада җыелып фикерләштеләр, кайгы уртаклаштылар, карарлар кабул иттеләр. Бу вакыйгаларда халкыбызны күптән борчыган рухи тормыш, яшәешебездәге кимчелекләр ачык күренде. Матди яктан, фәнни-техник өлкәдә бик алга китсәк тә, рухи, илаһи яктан фәкыйрь шул әле без. Бу хәлнең төп сәбәпләреннән берсе дини-әхлак өлкәсендә борынгы болгар бабаларыбыз юлыннан тайпылу, кайбер яшьләрнең чит шаукымнарга тиз бирелүе.
Безнең бабаларыбыз бик зирәк акыллы булганнар. Алар ислам динен төрле агымнар арасыннан иң хак урталык юлын–хәнәфи мәзһәбендә кабул иткәннәр. Ул Аллаһы Тәгаләдән иңгән изге Коръән, аны адәм балаларына җиткергән рәсүле–Мөхәммәд галәйһиссәләм, аның сәхабәләре һәм алар юлыннан барган мәшһүр галимебез Әбү Хәнифә хәзрәтләре юлы. Бабаларыбыз хәнәфиләр, без дә хәнәфиләр. Мәшһүр дини галимнәребез: Кол Гали, Г.Курсави, Ш.Хәмиди, Г.Утыз Имәни, Р.Фәхретдин, Ш.Мәрҗәни, Г.Баруди, Ә Максуди һәм башкалар шулай ук хәнәфиләр.
Безнең яшьләргә гарәп илләренә барып өйрәнәсе түгел. Башта үзебезнең төрки-татар галимнәреннән өйрәнергә кирәк. Бу хакта шәһид галимебез Вәлиулла хәзрәт 20 ел буена әйтеп килде. “Иман” нәшрияты оештрып 200 дән артык исемдә китап-әсбаплар, гәҗит-журналлар, календарьларны меңләгән тиражда бастырып бөтен Татарстан, Башкортстан, Русия халыкларына җиткерде. Ул беренчеләрдән булып Коръәннең Ногмани тәфсирен хәзер без укый торган татар әлифбасы хәрефләре белән язылган нөхсәсен бастырып халкыбызга ирештерде. Әнә шундый кешеләрдән өйрәнергә кирәк безгә.
Аллаһының рәхмәте белән халкыбызга дин иреге бирелеп 20 елдан артык хөррияттә яшәдек. Әмма кайбер үзен мөселман дип санаган татар заты шайтан коткысы–матди дөньяга бирелеп тәүлекнең 24 сәгатенең 40 минутын гына булса да, гыйбадәткә, Аллаһ әмерен үтәргә вакыт тапмый. Нәтиҗәдә, гөнаһлы адәмнәр   төрле кайгы-хәсрәт, авыру, афәтләргә тара, бозык юлларга баса, яман гадәтләр колы була.
Баш казыебыз Балтач районы мөхтәсибе үз районында мөгаллимнәр әзерләп барлык мәктәпләрдә 12 ел буена дини-әхлак дәресләре укытуга иреште. Алга таба да   моны дәвам итәчәкләр.
Без “Мөхәммәдия” шәкертләре дә берничә ел элек балтачлылар үрнәгендә бу эшне башлап җибәргән идек. Узган уку елында мәгариф идарәсе белән берлектә мәктәпләрдә әхлак темасына багышланган берничә ачык дәрес, семинарлар үткәрелде. Мәктәпләрдә Коръән, намаз уку, азан әйтү буенча бәйгеләр уздырылды. Җиңүчеләр үзәк мәчеттә район бәйгесендә катнаштылар. Югары Тегермәнлек, Түбән Тегермәнлек мәктәпләрендә намаз бүлмәләре булдырылды. Уку елы дәверендә дәрестән тыш, каникул вакытларында укучыларга хәнәфи мәзһәбе тәррикәтендә намаз тәртибен, анда укыла торган сүрә-аятьләрне, догаларны өйрәттек. Кичләрен, ял көннәрендә бу балалар мәчетләрдә имам һәм абыстайлар җитәкчелегендә дини белемнәрен тирәнәйттеләр. Күпчелек укучылар бу дәресләргә бик теләп йөрделәр. Ата-аналар да бу гамәлләребезне бик хупладылар, рәхмәтләрен әйттеләр. Яңа уку елында Балтач районы һәм безнең тәҗрибәне тирәнтен өйрәнеп барлык мәктәпләрдә дә кулланырга мөмкин дип саныйбыз. Бу быел укытыла башлаячак диннәр тарихын үзләштерергә дә ярдәм итәчәк.
Безнең төп максатыбыз балаларга кече яшьтән кайсы юлның хак, туры, кайсы юлның шөбһәле икәнен төшендерү. Тиешле дини тәрбия алган бала бервакытта да   ялгыш юлга басмас, иншалла.
 
Ширияздан Гариф,
мөгаллим, Россиянең халык мәгарифе отличнигы.
 
 
 
 
 
Котыру–куркыныч авыру
Котыру–хайваннарда һәм кешедә була торган куркыныч вируслы авыру. Вирус кешенең баш миен зарарлый. Әлеге авыру турында ТР да гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалының бүлек мөдире И.Фәйзуллин белән әңгәмә кордык.
–Илдус Габдрахманович, бу авыру гадәттә ничек тарала соң?
–Вирус–авыру хайванның селәгәендә була. Кешегә һәм хайваннарга да шул селәгәй аша йога. Авыру хайван тешләсә, аның селәгәе зарарланган тәнгә эләксә, шулай ук селәгәй белән буялган предметларга кагылганда авыру күчәргә мөмкин. Гадәттә котыру вирусын хуҗасыз этләр, мәчеләр, кимерүчеләр, төлкеләр, бүреләр тарата. Котыру авыл хуҗалыгы терлекләренә дә йогарга мөмкин.
–Авыру терлекләрдә ничек чагыла соң?
–Авыру хайваннар тыңгысызланалар, кешеләргә ташланалар, ашарга яраксыз предметларны да йотарга азапланалар. Аларның күп итеп селәгәе бүленеп чыга. 2-4 көннән соң ук чәйнәү һәм йоту мускулатурасы параличлана. Аннары аяклар йөрмәс була. Авыру терлек 3-6 көн эчендә үлә. Кайвакытта тыныч котыру очраклары да булырга мөмкин. Шуңа күрә терлекнең авыруын сизсәгез, кичекмәстән ветеринария табибларына мөрәҗәгать итегез. Котыру вирусы авыру йоктырган хайванның селәгәендә авыру билгеләре башланганчы 7-10 көн дәвамында барлыкка килә. Шуңа күрә кеше   тыштан караганда сәламәт күренгән хайван тешләсә дә, авыру йоктырырга мөмкин.
–Ә кешедә котыру авыруы билгеләре ничек була?
–Авыруның беренче билгеләре тешләнгән урында башлана. Ул урын кычыта, сызлап авырта. Авырулар баш авыртудан, хәлсезлектән зарланалар, үлүдән курка башлыйлар. Шуннан соң баш миенең зарарлану симптомнары барлыкка килә. Кеше судан, уттан курка. Яктылык, су тавышы яки күренеше дә приступларга илтә. Берничә көннән үк кеше сулыш параличыннан һәм йөрәге туктаудан үләргә мөмкин. Азынган котыру авыруын нәтиҗәле дәвалау чарасы юк.
–Котыру авыруыннан ничек сакланырга соң?
–Әгәр сезне хайван тешләсә, кичекмәстән яраны сабынлы су белән юыгыз, кырыйларын 70 процентлы спирт яки йода белән эшкәртегез. Һәм, әлбәттә, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез. Кирәк булганда табиблар дәва билгелиләр. Хайван тешләгәннән соң 14 көн эчендә антирабический вакцина яки иммуноглобулин белән ясалган 6 укол авыру йоктырудан тулысынча коткара. Шушы сроктан да соңрак мөрәҗәгать иткәндә антирабик ярдәмнең нәтиҗәлелеге кими. Әмма кагыйдә буларак кешеләрнең тормышын саклап калу мөмкинлеге саклана. Прививкалар курсы үзвакытында һәм тулы күләмдә ясалырга тиеш. Исерткеч эчемлекләр кулланган очракта аларның нәтиҗәлелеге гарантияләнми.
–Безнең районда эпидемиологик ситуация нинди хәлдә соң?
–Кызганычка каршы күп еллар инде безнең райондагы хәл киеренке булып кала. Ел саен терлекләрнең, шул исәптән кыргый хайваннарның (төлкеләрнең) котыру очраклары теркәлә.   Быел да Олы Елга һәм Олы Кульга авылларында төлкеләрнең котыру очраклары булды. Бу авылларда котыру авыруын профилактикалау максатыннан йорт хайваннарына вакцинация үткәрелде. Олы Кульгада кимерүчеләргә каршы тулы дератизация ясалды.
Ел саен безнең районда төрле хайваннар тешләгәннән соң мөрәҗәгать итүчеләр теркәлә. Агымдагы елның 7 аенда гына да 78, шул исәптән 32 бала килде. Нигездә, кешеләрне этләр, мәчеләр, аерым очракта төлкеләр тешли.
Котыру авыруын кисәтү максатыннан, йорт этләренең һәм мәчеләренең авыруына юл куярга ярамый. Котыруга каршы профилактик прививкаларны вакытында ясатырга кирәк. Хуҗасыз этләрнең һәм мәчеләрнең артуына юл куймагыз. Кимерүчеләргә каршы көрәш алып барыгыз!
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International