«Ура, без Кырымга барабыз!»

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
«Ура, без Кырымга барабыз!»
Менә 12 ел инде республикада “Созвездие-Йолдызлык” телевизион эстрада сәнгате фестивале уза. Анда республиканың 43 районыннан һәм Казан шәһәреннән вокал, хореография, конферанц номинацияләрендә балалар талантларын күрсәтәләр. Бу хәрәкәт елдан-ел үсә һәм киңәя.
Балык бистәсе балалар иҗат мәктәбе укучылары бу конкурста беренче ел гына катнашмыйлар һәм яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Ә конкуренция зур. 3 зона туры, 3 суперфинал туры узарга һәм гала-концертка кадәр барып җитәргә кирәк. Бу балалардан, педагоглардан, ата-аналардан зур хезмәт таләп итә. Көн саен репетицияләр үткәрергә, репертуар, музыка сайларга, костюмнар тегәргә кирәк.
Бер әңгәмә вакытында: “Соңгы өч фестивальдә сезнең район ирешкән уңышларны нәрсә белән аңлатасыз?” дип сорадылар миннән. Беренче чиратта район админстрациясенең ярдәме әлбәттә. Матур костюмнар уңышның нигезләреннән берсе. Республикадан хореография, вокал осталарын тарту шулай ук зур роль уйнады. Ә иң мөһиме, балаларның теләге җиңүгә омтылышлары әлбәттә. Зәринә Хәсәншина, Алмаз Сафин, Сергей Фалин, Алинә Җәләлова, Алинә Миннекаева исемнәрен районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр хәзер. “Созвездие-Йолдызлык”та С.Гаврилова җитәкчелегендәге “Рапсодия”, Ә.Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Кама йолдызчыклары” хореография коллективлары берничә тапкыр җиңделәр. Бу еллар эчендә өченче, икенче урыннар да алгаладык. Әмма беренче урынны алу зур хыял булып кала бирде. Һәм “Рапсодия” хореография коллективы бу уңышка иреште. Без авыл кыз-малайларының шәһәрнекеләрдән бер дә ким булмавын исбатладык. Бу җиңүебез өчен президент Р.Миннеханов Кырымга юллама белән бүләкләде. “Ура, без Кырымга барабыз!”. Тырышып эшләгәннән соң яхшылап ял итәргә дә мөмкин шул.
Менә 9 ел инде республиканың 200 талантлы баласы Кырымга, диңгезгә яңа дуслар, яңа тәэсирләр каршына баралар. Биредә балалар ял итәләр, су коеналар, кызыналар.
15 көн эчендә бик кызыклы чаралар үткәрелде. Балалар Севастополь шәһәрендә, Кара диңгез флотына Татарстаннан чакырылган моряклар алдында чыгыш ясадылар. Якташлар бу очрашуга бик шат булдылар инде. Симеиз поселогында да концерт зур уңыш белән узды. Татарстан балаларының иҗатын карарга 7 меңнән артык тамашачы килгән иде. Алар беренче тапкыр Кырым таулары, йолдызлы көньяк күге фонында чыгыш ясадылар. “Йолдызлык”та җиңүчеләр Артекта ял итүче балаларга да концерт бүләк иттеләр.
Бу концертлар барышында “Рапсодия”га Россия Федерациясенең Симферополь шәһәрендәге генераль консуллыгы Грамотасын тапшырдылар. Шулай ук Кырым автоном республикасының мәдәният министрлыгы Грамотасы, Кара диңгез флоты командующие Грамотасы белән бүләкләнделәр.
Концертлардан буш вакытта экскурсияләр оештырылды, балалар Ай-Петри тавында, Севастополь, Судак, Феодосия шәһәрләрендә булдылар. Балалар күңелсезләнеп утырмадылар, экскурсия, концертлар арасындагы тәнәфесләрдә башка төрле чаралар да оештырылды. Балалар иҗат иттеләр, хыялландылар, биеделәр, җырладылар һәм җиңделәр. Ә иң мөһиме яңа коллективлар белән дуслаштылар. Смена бик тиз узып китте. Әмма без озакка хушлашмадык. “Рапсодия” “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең кышкы сменасына чакырылды. Яңа уку елы да җитә, эшкә керешергә вакыт. Безнең яңа иҗат планнары көтә.
Республикабыз президенты Р.Миннехановның, Татарстан хөкүмәтенең даими ярдәмнәре, район башлыгы И.Валеевның кайгыртучанлыгы аркасында тагын да күбрәк балалар фестивальдә катнашу, җиңү, Кырымда ял итү мөмкинлеге алалар.
Талантлы балаларга уңышка юл ачып без аларга башкару осталыгын арттырырга мөмкинлек бирәбез. Яшь талантлар йолдызлыгы бөтен дөньяга яктылык, шатлык, игелек алып килсен.
Елена Фәсхетдинова,
Балык бистәсе балалар сәнгать мәктәбе директоры.
    Тормыш чәчкәләре бит алар
Махсус комиссия белән мәктәпләрне, балалар бакчаларын яңа уку елына хәзерлеген тикшереп йөреш иде.
“Исәнмесез, исәнмесез!” Котлы Бөкәш “Дуслык” балалар бакчасы каршындагы мәйданчыкта уйнап йөргән балалар әнә шулай дәррәү исәнләшеп каршыладылар безне. “Балалар тәрбияле икән”,–дип куйды комиссия әгъзаларының берсе. Бермәл ник килгәнне дә онытып дигәндәй рәхәтләнеп уйнап йөрүче самими сабыйларны күзәттек. Берсеннән-берсе матурлар, сөйкемлеләр, миңа калса, бик бәхетлеләр дә. Нәкъ менә “Дуслык” балалар бакчасында тәрбияләнүләре белән бәхетлеләр алар. 60 урынга исәпләнгән бакча 75 сабыйны сыендырган. Фәридә Мөхәммәтҗанова җитәкчелегендәге бу балалар бакчасы районда алдынгылардан санала. Менә бу яңа уку елына да яхшылап хәзерләнгәннәр, төзекләндерәсен төзекләндергәннәр, буйыйсын буяганнар, кухнялары да, балаларның йокы, уен бүлмәләре дә тәртиптә. Янгын куркынычсызлыгы инспекторы да, “Роспотребнадзор” вәкиле дә бәйләнер җир тапмады. Бер сөенечләре дә бар икән, бинаны газ белән җылытуга күчергәннәр. “Йолдыз” хәйрия фонды 4700 сумлык уенчыклар алып биргән.
–Ремонтны нигездә, үз көчебез, үз хезмәтчәннәребез белән башкардык инде, кемнәрдәндер ярдәм көтәр заман түгел бит,–ди Фәридә ханым.–Коллективыбыз бик тату, тырыш бит безнең. Тәрбиячеләребез барысы да махсус һөнәри белемлеләр. Зөлфия Кәримова, Миләүшә Задина, Венера Мингарипова, Нурзидә Сәлимова, Лилия Шаһиева, Гөлшат Сибгатуллина һәм башкалар үз эшләрен яратып, күңел биреп башкаралар. Балалар янәшәсендә башкача мөмкин дә түгел. Тормышыбыз чәчкәләре бит алар.
Тәрбиячеләр район һәм республика күләмендәге ярыш-конкурсларда даими катнашып киләләр. Мәсәлән, физик-тәрбия укытучысы Эльмира Минһаҗева Бөтендөнья җәйге универсиада-2013 кысаларында узган республика конкурсында катнашып сертификатка лаек булган, “Дуслык” тәрбиячеләре “Мәгърифәт” газетасы оештырган “Юллар имин булыр бергәләп” республика конкурсында беренче урынны яулаганнар.
Бакчаның яшелчә бакчасында кишер, суган, чөгендер, бәрәңге үстерәләр. Бу көндәлек менюны яшелчә белән баетырга, төрләндерергә мөмкинлек бирә. Ә берсеннән-берсе тәмле аш-суны тәҗрибәле пешекче Гүзәлия Шәйхиева хәзерли балаларга.
–30 ел больницада эшләгән идем, монда килгәнемә 6 ел. Балаларга ризык хәзерләү, аларның эчкерсез рәхмәтләрен ишетү күңелгә рәхәтлек бирә,–ди ул.
“Дуслык”та балаларны мәктәпкә хәзерләүгә, әдәп-тәртипкә өйрәтүгә зур игътибар бирәләр. Бигрәк тә урамда үз-үзләрен тоту, юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү күз уңында тотыла.
“Дуслык”ның исеме җисеменә туры килә инде. Балалар да, тәрбияче хезмәткәрләр дә дус-тату, куелган максатка ирешеп яшиләр биредә. Ә максатлары бер генә, һәр яктан камил шәхесләр тәрбияләү кебек олы эшкә оеткы салу инде.
Илгиз ҖАМАЛИЕВ.
 
 
 
 
 
Укытучыларны социаль яклау чаралары
Мәгариф турында”гы Россия Федерациясе законының 55 нче маддәсе нигезендә авыл җирендә, эшче поселокларда (шәһәр тибындагы поселокларда) яшәүче һәм эшләүче педагогия хезмәткәрләре торак биналар җылыту һәм яктырту өчен түләү чыгымнарына компенсация алырга хокуклылар. Педагогия хезмәткәрләренә социаль яклау чаралары бирелү тәртибе һәм шартлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары (20.04.2005 ел, №192 һәм 7.06.2005 ел, №251) белән билгеләнә.
Алда күрсәтелгән норматив актлар нигезендә педагогия хезмәткәрләре торак, җылыту, яктырту өчен чыгымнарны 100 процент күләмендә субсидия, льгота алырга хаклылар. Субсидия торак мәйданның социаль нормалары чикләренә бәйсез рәвештә бирелә.
РФ торак кодексының 154 маддәсендә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү структурасы билгеләнгән. Аның буенча “Җылыту” хезмәте күрсәтү дигәндә җылылык белән тәэмин итүне, шул исәптән мич белән җылытыла торган йортларга ягулык кайтаруны күздә тотарга кирәк.
Моннан тыш гражданнарга коммуналь хезмәтләр бирү турындагы кагыйдәләрнең 6 нчы пунктында һәр коммуналь хезмәткә билгеләмә бирелгән. Бу кагыйдәләр буенча җылыту дигәндә җылылык челтәренә тоташтырылган торак бинада аерым температураны тәэмин итүне аңларга кирәк.
Гамәлдәге законнар нигезендә педагогик хезмәткәрләргә газ белән тәэмин итүгә түләгән өчен социаль яклау чаралары каралмаган. Бу шул исәптән торак бинаны җылытуга да кагыла.
Югарыда сөйләнгәннәрне йомгаклап шуны әйтергә мөмкин, авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче педагогия хезмәткәрләренә электр белән тәэмин итү һәм җылыту өчен түләүгә субсидия-льготалар бирелә. Ә газ белән тәэмин итү өчен шул исәптән, торакны җылыту өчен субсидия-льготалар бирелми.
Вера Малакаева,
   профсоюз оешмалары советы рәисе.
 
 
 
 
 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International